поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2017 Язмыш

“Миңа бит 16 яшь кенә, бер аяк белән кемгә кирәгем булыр?”

Мин Нурлат районының Якты күл авылында туып үстем. Иң якын дустым Әлфия белән бала чактан бергә идек. Менә 1972 елның августында да, җәйге ял вакытында, без аның белән колхоз амбарында эшләдек.

Ул вакытта бункерлы йөк машиналары бар иде бит. Алар ашлык төяү өчен махсус механизм белән җиһазландырылган. Әлфия белән без чиратлашып машина өстенә менәбез дә тулган ашлыкны тигезлибез. Бу көнне дә шулай эшләдек. Менә иптәш кызым мине алмаштырып, кузовка менеп басты да бункердан бертекләрне алып тора. Кинәт Әлфия: “Аягым кысылды бит, аягым!” - дип кычкырып җибәрмәсенме!  Без, астагылар, югалып калдык. Икенче мизгелдә өлкәннәрнең берсе машинаны сүндерергә  ташланды, икенчеләр ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга йөгерде. Әлфияне әкрен генә машинадан төшерделәр, аның бер аягы төздән тапалган. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә иптәш кызымның хәле бик авыр иде.

Аңа операция ясадылар, наркоздан айныгач, ул гарипләнеп калганын күреп, өзгәләнеп елады. “Миңа бит 16 яшь кенә әле, бер аяк белән кемгә кирәгем булыр икән?” - дип ачынды. Әле алдагы кичне генә клубта бик матур итеп биегән идек бит, барысы да исләре китеп, карап тордылар, ә бүген иптәшем инде хастаханәдә ята.

Әлфиянең сөйгән егете дә бар иде. Тик ул кыз янына бер генә тапкыр килде дә бүтән күренмәде. Ахирәтем  аны бик көтте, аның турында миннән һәрвакыт сорашты. Аптырагач, Әлфиягә: “Аны башка районга командировкага җибәргәннәр”, - дип алдадым.

20 көннән Әлфияне өенә чыгардылар. Ул култык таягы белән йөри торган булып калды. Тормыш дәвам итте. Иптәш кызымны Бөгелмәгә, хисапчы һөнәрен үзләштерергә җибәрделәр, ә мин Нурлат мәктәбенә 10нчы сыйныфка укырга кердем. Хатлар язышып, бер-беребезнең хәлен белешеп тордык.

Тора-бара Әлфиягә протез куйдылар, ул йөри башлады. Укуын тәмамлап, туган авылыбызда үз һөнәре буенча эшкә урнашты. Бераздан ул әти-әнисе белән Нурлатка күченде, анда ике бүлмәле фатир алдылар.  Ә мин Казан педагогика көллиятенә укырга кердем. Бәйрәмнәргә, каникулларга кайткач, иптәш кызым белән очрашып тордык, клубка биергә, кинога бара, урамда йөри идек. 

Бераздан мин кияүгә чыктым, улым белән кызым  туды. Ә Әлфия гаилә кора алмады, “Эх, балам булса, бәхетле булыр идем!” - дип өзгәләнә иде ул. Шулай да иптәш кызым төшенкелеккә бирелмәде, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яшәргә тырышты.

Тик, ни кызганыч, ахирәтемнең гомере генә озын булмады,  30 яшендә ул бакыйлыкка күчте. Аягын югалтканнан соң аның исәнлеге какшаган иде шул.

Бүген сау-сәламәт, тормышлары җитеш булып та: “Мин бәхетсез”, - дип үзләрен жәлләтүчеләрне күрсәм, көр күңелле, тормыш сөючән иптәш кызымны искә алам. Мин андыйларга каһарман милләттәшебез Гакыйль Сәгыйровны  да үрнәк итеп куяр идем. 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аягы һәм куллары хәрәкәтсез калгач, ул каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган һәм моның өчен Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты исеменә лаек булган.  Бүген төрле сәбәпләр буенча инвалид булган кешеләр моны хөкем карары итеп түгел, язмышның бер сынавы буларак кабул итсеннәр һәм бернигә дә карамый яшәсеннәр иде. 

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.


---
Бердәмлек
№ --- | 07.04.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»