поиск новостей
  • 04.06 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 05.06 "Яратам! Бетте-китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.06 "Бәхет җайдагы"(Адыгея Республикасы Театр Берләшмәсе). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.06-07.05 "Мин кайтырмын"(Саха (Якутия)Республикасы Эстрада Дәүләт Театры). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.06 "Диңгез буеннан чапкан ала эт"(А. Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт Кумык музыкаль драма театры).К.Тинчурин театры. 18:30
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Июнь
  • Рәйсә Гәрәева - журналист
  • Ландыш Нигъмәтҗанова - җырчы
  • Лена Шагыйрьҗан (1945-2017) - шагыйрә
  • Эльмира Шәрифуллина - шагыйрә
  • Наил Алан (1963-2018) - журналист
  • Рифат Зарипов - шоумен
  • Динара Садретдинова - журналист
  • Ике булмэле квартиранын бер булмэсенэ бер кыз кертэм Кыска вакытка Сессиягэ килуче кыз булса да ярый. 89178930456 (ватсаптан языгыз)
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195
  • Куюкида 1 булмэле Яна квартира аренда на бирэбез 89196432874
  • Хозяйкадан озак вакытка гостинка студия или бүлмә снимать итәм. 89274823084
  • сниму СРОЧНО 2. Соблюдающая мусульманка. Без в/п Чистоплотная, платежоспособная 3.Комнату  в Советском районе, желательно недалеко от пр-та Альберта Камалеева 4. До 10-12тыс.руб. Или подселюсь к мусульманкам 89520445556 Эльнара
  • В бюджетное учреждение с. Актаныш требуется делопризводитель тел 32062
Архив
 
01.12.2009 Мәдәният

АВЫЗЫҢ ПЕШСӘ, ӨРЕП КАБАСЫҢ

Инде өч елдан артык төзелүче Тинчурин театрын өч айда өлгертәчәкләр. Кемнәрдер моңа ышанды, кемдер ышанмады. Шунысы хак: театр ачылганчыга кадәр эш барышы ныклы сак астына алыначак.

Шушы көннәрдә генә Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "кунак" булып кайтты. Кунак булу күп тапкырлар дәвам итәчәк әле. Разил әфәнде әйтүенчә, ишек тоткасы куйганчы биредә депутатларның эзе суынмаячак.

 

– Инде озакка сузылган ремонт эше турында Дәүләт Советы сессиясендә кат-кат сөйләнелде, – диде ул. – Уйлаштык та, болай булмый бит инде, эшне җиренә җиткерергә кирәк, дидек. Тугыз депутаттан торган төркем төзелде. Алар фәкать Тинчурин театрының төзелеше өчен җавап бирәчәк.

 

Исәп-хисап эшләрен, финанска кагылышлы мәсьәләләрне хисап палатасы үз канаты астына алачак. Ә театр җитәкчелегенә һәр тиен өчен җавап бирергә туры киләчәк. Инде ничә еллар буе саллы суммалар "имгән" театр төзелешенең тагын күпмегә төшәсен төгәл генә әйтүе дә кыен. Бюджеттан иң беренче чыгым 182 миллион тәшкил иткән, аннан – 26, соңрак 6 миллионнан артык...

 

– Бинаның шактый өлеше төзелеп беткән инде, алай ук зур акчалар кирәк булмас дип уйлыйбыз, – ди Разил Исмәгыйлевич. – Ачылышны тамашачылар түземсезлек белән көтә. Элек Тинчурин бинасына килеп керү белән үк искелек, черек исе борынга килеп бәрелә иде. Бу яңа бина татар халкының рухи халәтенә, күңел байлыгына тәңгәл килергә тиеш.

 

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренә караганда, Тинчурин бинасын баштанаяк төзекләндереп чыкканнар. "Коры стена гына иске театрныкы. Бинаның 90 процентын бөтенләе белән үзгәрттек", – ди җитәкче.

 

Сәхнә метр ярымга киңәйгән, янып-пешеп утырган тамашачыларга да уңайлыклар тудырылган: җилләтү системасы урнаштырылган. Кече зал, галерея, музей заманча җиһазлар белән баетылган. Сайт каталогом с девушками по вызову dosug-omsk.ru

 

Барыннан да бигрәк түшәмгә бизәкләр төшерү авыр булган. Аларны иске эскизлар ярдәмендә өр-яңадан яңартырга туры килгән. Директор әйтүенчә, 1953 елгы ремонттан соң бинадагы үзенчәлекле бизәкләрнең күбесе сакланмаган да. Аларны сакланган ярым-йорты кыйпылчыклары ярдәмендә төзекләндергәннәр.

 

Тамашачылар өчен машина кую урыны, цехлар, декорацияләр саклау өчен махсус бина төзеләчәк. Аның өчен театрга 30 сутый җир бүлеп бирелгән. Димәк, алга таба эшләргә дә эшләргә генә кала. Тимерне кызу вакытында сугу хәерле. Югыйсә икенче кризис агымы килеп җитәргә бик мөмкин.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 240 | 01.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar