поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
07.04.2017 Милләт

Хуш килдең, Нәүрүз!

Нәүрүз - төрки халыкларының Яңа көн дип аталучы, язгы чәчүгә әзерләнү алдыннан үткәрелә торган бәйрәме. Аны никадәр күңелле, мул өстәлләр белән каршы аласың, шулкадәр ел уңышлы була, диләр. Шуңа да март ахырында Хворостянка районы үзәгендә казах халкы тарафыннан уздырылган “Нәүрүз-2017” бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен күп көч куелган, минемчә.

“Йолдыз” мәдәни ял итү үзә¬ге хезмәткәрләре иртүк көез тирмәләр кую белән мәшгуль иде. Шул арада Мәскәүдән, Тольяттидан, өлкәбезнең төрле районнарыннан кунаклар да килеп җитте. Самарадан өлкә Халыклар дуслыгы йорты, региональ “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре дә чакырылган иде.

Кунаклар халык иҗаты һәм фотоэкспозицияләр күргәзмәләре белән танышып йөргән арада “Виктория” спорт комплексында мини-фут¬бол буенча ярышлар башланды. Ә янәшәдәге паркта “Россиянең көче - халыклар бердәмлегендә” девизы астында парад оештырылган иде. Һава торышы кинәт кенә начарланып китү сәбәпле казахча көрәшне, армрестлингны һәм башка бәйгеләрне һәм уеннарны янәшәдәге спорт мәктәбе бинасына күчерергә туры килсә дә, ярышлар бик кызу һәм мавыктыргыч узды.

...Мәйданның бер читендә урнаштырылган тирмәдән, борыннарны кытыклап, тәмле аш исләре чыга башлады.  Андагы зур өстәлләрдәге табында  ниләр генә юк иде! Бавырсак дисеңме, бишбармак, казылык дисеңме? Барысыннан да аз-аз гына авыз иткәннән соң халык мәдәни ял итү үзәгенә юнәлде. Анда кунакларны искиткеч бәйрәм концерты көтә иде.

Алып баручылар якташларын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, өлкә губернаторы администрациясенә, өлкә мәдәният министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына һәм Хворостянка районы ад-министрациясенә рәхмәтләрен белдереп, мөхтәрәм кунакларны сәхнәгә чакырдылар.

Өлкә администрациясе каршындагы җә¬мәгатьчелек  фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Оси¬пова, өлкә мәдәният ми¬нистр-лыгының территория¬ара ресурслар белән тәэмин итү идарәсе консультанты Мария Пошехонова һәм башка мөхтәрәм кунаклар да матур теләкләрен җиткерделәр. Өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Өлкә азәрбайҗаннар лигасы” рәисе Ширван Керимов,  региональ “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев та сәхнәгә күтәрелеп, кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм Хворостянка җиренең тагын да чәчәк атуын, киләчәктә дә өлкәбездә төрле милләт халыкларының дус яшәвен те¬ләделәр.

Ә өлкә “Ак жол” казах милли-мәдәни автономиясе президенты Есмухамбет Нуржановны хворостянкалылар кунакчыллылык, тынычлык символы - яңа гына пешкән күмәч белән каршы алдылар. Хворостянка районы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Адоевский киләсе елда казах халкының өлкә Нәүрүз бәйрәме үтәчәк Большая Глушица районының иҗтимагый мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Елена Славинскаяга бәйрәм символын - алтын белән йөгертелгән домбраны тапшырды.

Чарада бүләкләүләр дә күп булды. Казах телен һәм мәдәниятен  үстерүгә һәм сак¬лап калуга, регионда халыкара дуслыкны ныгытуга  зур өлеш кертүче  өлкә “Ак жол” казах милли-мәдәни автономиясенең “Елемай” Большая Глушица районы филиалы җитәкчесе Мос¬тафа Туружбаевка, “Йолдыз” мәдәни үзәге җитәкчесе Жексен Мөхәмбәткалиевка губернатор Николай Меркуш¬кинның Мактау грамоталары тап¬шырылды.

Бәйрәм бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Самарадан килгән “Айгөл” халык бию ансамбленең кече төркеме чыгышы, Елена Кос¬тырева җитәкчелегендәге “Улыб¬ка” эстрада бию ансамбле башкаруындагы “Дуслык поезды” биюе аеруча ис¬тә калырлык булды. Кинель рай¬онының “Еркемай”, Кинель-Чер¬кас¬стан “Чародеи” халык бию ансамбльләрен дә халык кай¬нар алкышларга күмде. Ә Ай¬гөл Җәлелова җитәкләгән Са¬мараның медицина университы каршында эшләп килүче “Жемчужина” ансамбле искиткеч “Малазия чәчәкләре” бию¬ен күр¬сәтте. Концерт Казахстан Рес¬публикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре Салават Солтанов башкаруында “Ватан” җыры белән тәмамланды. Ә күңел ачулар Хворостянкада әле кичкә кадәр дәвам итте.

Сергей КАЛАБИН,
“Чагринские зори” газетасы хәбәрчесе.
(Язма “Бердәмлек” газетасы өчен махсус әзерләнде).
Хворостянка районы.
Автор фотосурәтләре.
 


---
Бердәмлек
№ --- | 07.04.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы