|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2017 Спорт
![]() Милли районда - милли көрәш23 мартта Кызыл Октябрь районы Уразавылда өлкәбезнең данлыклы спортчылары, атказанган тренерлары, югары квалификацияле хөкемдарлар яшь, өметле егетләрнең көрәшенә җыелдылар, аларның теоретик һәм физик әзерлекләрен бәяләделәр. Кайберәүләр өчен кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы кубогы турнирында чыгыш ясау дебют булса, тәҗрибәле көрәшчеләр өчен бу ярышны киләсе сабантуйлар сезонына әзерләнү этабы дип әйтергә мөмкин. Алда әле күп көрәш турнирлары, сабантуйлар булыр. Сәләтле егетләребезнең бөтен көчләрен, дәртләрен, осталыкларын кулланып, медальләр белән бергә халык данына да ирешүләрен телибез. Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы кубогына милли көрәш турниры район мәдәният йортында үтте. Аны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мәгариф бүлегенең спорт секторы һәм район администрациясе белән берлектә оештырды. Спорт бәйрәмен җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, район мәгариф бүлеге урынбасары Равил Арибҗанов ачып җибәрделәр, Яшьләр палатасы рәисе Фәнис Сабиров көрәшнең тарихына кагылып үтте. Судьялар коллегиясендә Марат Шиафетдинов, Рәмис Закиров һәм Рамил Мусин утырдылар. Мәрәдә хөкемдар вазифалары Камил Шәймәрданов, Әхмәр Закиров һәм Ханнән Мусинга йөкләнде. Җиде авырлык категориясендә бил алышырга Рбишчадан, Сафаҗайдан, Чүмбәлидән, Яндавишчадан, Петрякстан, Камкадан һәм Грибаннан 40ка якын егет килгән иде. Фаворитлар булып Рбишча һәм Сафаҗай көрәшчеләре чыкты, чөнки күбесе очракта алар беренче урыннарны үзара бүлештеләр. Тренерларның үз көрәшчеләре өчен дулкынланулары аеруча күзгә бәрелде. Алар һәр алымны эмоцияле кабул иттеләр, егетләргә мәрәгә чыгар алдыннан тиешле киңәшләр бирделәр. Абсолют батыр исемен Рамил Мусин кул астында осталыгын үстергән Сафаҗай егете Ханнән Камалетдинов яулады. Рафаэль Ильясов барлык команда¬ларга, оештыручыларга район адми¬нистрациясе исеменнән рәхмәтләрен белдерде һәм бу турнирны оештыру урынын киләчәктә үзгәртергә кирәк дигән фикерен дә әйтте. Көрәшчеләр һәм делегацияләр әгъзалары өчен “Идел” ашханәсендә төшке аш оештырылган иде. Фикерләр: - Һәр спорт ярышы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чарасы булып тора. Ә татарча көрәш милли традицияләрне саклап калуда да зур роль уйный. Катнашучылар җиңүгә көчләрен кызганмыйча ирештеләр. Шәхсән үзем берничә яңа алымны дә күреп алдым, тәрбияләнүчеләремә аларны өйрәтергә тырышырмын. Малайлар шунда үзара аралашып, яңа дус¬лар табалар, тәҗрибә туплыйлар. Көрәш турнирлары күбрәк булсын иде. - Иң мөһиме - милли көрәш буенча турнирлар ешрак узыдырылсын иде. Чөнки көч сынашканда гына көрәшченең дәрәҗәсе үсә.
Илнар САДЕКОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|