поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.12.2009 Җәмгыять

"УТЛЫ" КҮРШЕЛӘР

Бу күршеләр инде кырык елдан артык сугышып яши, чын мәгънәсендә. Егерме биш ел буе судлашалар...

“Җүләр булгач мине үтерсә дә ярыймы?!”

 

 Шәмсегөл апа редакциягә берничә тапкыр чылтыратты. Елый-елый зарын сөйләде: “Туган ягым – Саба районының Тимершык авылында гомерем буе балаларга белем бирдем. Менә хәзер кеше көлкесенә калдым. Зинһар, килегез инде. Бер генә таяныр кешем дә юк. Күршем Закирә гүргә кертә бит. Көн саен мыскыл итә, кыйный. Малларымны үтерә. Закирәне берничек тыймыйлар. Күп тапкырлар судка да бирдем. Җүләрлеккә белешмәсе бар диләр дә, шуның белән бетте. Суд эшне ябып куя”. Шәмсегел апа Сәфәргалиева Тимершык авылында математика, физика фәннәрен укыткан. Киләсе елга өлкән укытучыга җитмеш яшь тула икән. Кияүгә чыкмаган. Авыру әнисе белән яшәгән. Шәмсегөл апаның йорты, үзе әйтмешли, “болын кадәр”. Йортын пенсиягә чыккач эшләп бетергән. 

 

– Гомерем буе ике сыер, бозаулар, сарыклар, казлар асрадым. Ике бакчам – илле сутый. Бәрәңгесен дә утырттым, печәнен дә үзем чаптым, утынын да ярдым. Кешедән ким яшәмәдем, Аллага шөкер. Хәзер булмый инде. Узган ел сыерларны бетердем. Хәер, ике бозавым, казларым, чебешләрем бар. Малларсыз яши алмыйм. Шулар дип иртән йокыдан торам. Бар куанычым шул бит, кызым”,- диде ул. 

 

Шәмсегөл апа бик бетеренгән. Куллары, аяклары шыр сөяк кенә, бөкресе чыккан. Икенче группа инвалид. Сул як күршесе Закирә апа да өлкән яшьтә икән, җитмеш биш яшен тутырган.

 

 – Икегез дә намаз укып, тыныч кына яшисе әбиләр икәнсез бит. Нәрсә бүлешә алмыйсыз соң? – дидем Шәмсегөл апага.

 

Шуннан Шәмсегөл апаны алыштырып куйдылар диярсең! Кызу-кызу сөйләп китте:

 

– Ничек тыныч кына яшисең аның белән?! Урамга чыгар хәл юк, теләсә нәрсә кычкыра. "Ана эт, сихерче, б...т" – бу сүзләрне ишетмәгән көнем юк. Инде аларына күндем. Берәр җиргә барасы булсам, каршыма чыга: “ ... эзләп киттеңме? (Мәгълүм сәбәпләр аркасында ул сүзне язмыйм -- Р.Р.) Сиңа шул гына кирәк, сөйрәлчек”, – дип кычкыра. Бик хурланам, сеңлем. Минем намусым чиста, ул әйткән әйберне гомеремдә күргәнем юк. Берәү белән дә чуалмадым. Авыл кешеләре белә. Ә бу алдын, артын чәбәкли дә: “Менә сиңа, менә сиңа!” – дип сикеренә башлый. Әллә ничә тапкыр кыйнады инде. Чебиләремне, казларымны үтерә. Миңа нишләргәдер, белмим. Җүләр белән җүләр булма, диләр. Закирә башкаларны алай мыскыл итми, чөнки башкаларның яклаучысы, ирләре, балалары бар. Ә мин ялгызым. Шуны аңламыйм: Закирәгә барысын да эшләргә ярый, янәсе, ул җүләр. Нәрсә, җүләр булгач мине үтерсә дә ярыймы?! Адәм көлкесенә калдым бит, кызым. Авыл гына түгел, бөтен район белә хәзер безнең хакта. Гомер буе балаларга белем биргән кеше мин. Нишләргә?! Рәхәттән шулай йөрмим бит. Закирәне күрсәм, аяк буыннарым калтырый башлый. Авыруга сабышып беттем. Шуны аңлаучы да күрүче дә юк...

 

Укытучының өен күзәтәм: бөтен җирдә чисталык. Газы, суы кергән заманча йорт. Бәдрәф, душ та өендә. Җитмешкә җиткән ялгыз карчык йорты дип һич кенә дә әйтмәссең. Шәмсегөл апа елап алып бераз тынычлангач, сөйләшүне дәвам иттек.

 

– Авыл советы, милиция бар. Алар бу хакта беләме?

 

– Белмәгән кая! Милициягә язган гаризаларым Ленин томы кадәр булды инде. Судка бир диләр. Тик ни файда? “Эшне туктатырга” дигән карар чыгаралар да куялар. Закирә авыру икән. Нишләп ул зыян салырга дигәндә авырмый соң? Һәм ни өчен мине генә мыскыл итә?

 

Авыл советы рәисе Нуршат мин сөйләгәннәрне тыңлый да, китеп бара. “Син эндәшмә, тыныч бул”, – ди. "Закирә авыру" -- бөтен кешедә бер сүз. Мин дә авыру бит! Төннәр буе йоклый алмый ятам. Нервыларым бетте. Ике сүзнең берсендә: “Мин сине барыбер үтерәм! Өеңә ут төртәм!” – дип яный. 

 

 Көндәлектәге  язмалардан

 

 Шәмсегөл апа көндәлек алып бара икән. Менә аннан кайбер юллар:

 

 “13 сентябрь, 2005 ел. Тагын Закирә мыскыллый. Казларымны әйбер ыргыта-ыргыта куа иде. “Кума”, – дидем. Урамнан тал чыбыгы алды да, миңа сугарга тотынды. Мәсгутъ (Закирә апаның ире – Р.Р.) капкасын яртылаш ачып карап тора. Шуннан Закирә җирдәге сыер тизәген алды да , минем биткә тондырды. Бөтен чәчләрем, муеным гел тизәк булды. Шул арада битемә китереп сукты, борынымнан кан ага башлады. Аннан Мәсгутъ арага керде. Күрше медсестрага кердем. Бу халәтемне ул да күрде”.  "22 апрель, 2006 ел. Бүген Динар белән баздан бәрәңге чыгардык. Өйгә кереп барганда Закирә кычкыра: “Җитмешкә җиткәч тә шул малайга биреп ятасың, кабәхәт!” – ди. И, мыскыл итә дә..".

 

"21 сентябрь, 2007 ел. Кичке сәгать 18.40. Авыз ачарга вакыт җитте. Закирә урам тутырып: “Ач тәре, хәерче тәре, ашарга да пешереп ашамыйсың!”- дип кычкыры. Тынычлап авыз ачарга да юк, и Ходаем..." 

 

 "3 август, 2009 ел. Көндезге сәгать бер. Капка төбендә каз бәбкәләрен ашатканда, Закирә кайтып килә иде. Мине күрде дә, “лач” итеп төкерде. “Кабәхәт!” – дип, арт, ал ягын чәбәкләп өенә кереп китте".

 

 "9 август, 2009 ел. Өч көн үз алдына гына мыгырдап йөри Закирә. Кычкырмый, дуламый. Рәхәт, иркенләп сулый башладым". Шәмсегөл апа көндәлекне укытучыларга хас пөхтәлек белән язган. Иң аянычы, көндәлектә һәр җөмлә саен “Закирә” сүзе бар. Шаккатмалы! Кырык елдан бирле шундый тормышта ничек яшәргә кирәк? Зур дәүләтләр уртак фикергә килә, ә монда ике күрше аңлаша алмый. 

 

 “Хәзер мин сезне... ”

 

 – Без алар белән тәмам аптырадык, – диде Тимершык авыл җирлеге җитәкчесе Нуршат Вафина. Әле берсен тынычландырабыз, әле икенчесен. Судка гына ничә бардык инде. 

 

– Ә кайсы судка бирә?

 

– Шәмсегөл апа. Аңлыйм, Шәмсегөл апа хурлана, рәнҗи. Тик Закирә апа бөтен кешегә дә шундый сүзләр әйтә. Үз акылында түгел бит ул. Быел көзен Закирә апаны Казанга алып бардык. Җүләрләр йортыннан сәламәт түгел дип кәгазъ бирделәр. Закирә апа шулай кызып ала да, тынычлана. Минем үземә дә әллә ничә тапкыр сукканы бар. Алар инде дистә еллардан бирле сугыша. Әле берсе, чебиемне, бибиемне үтергән дип үлгән чеби, биби күтәреп килә, әле икенчесе. Мин әйтәм, маллар үлмичә тормый, бер-берегезгә яла якмагыз дим. Аңламыйлар, нишләтик. Шәмсегөл апа үз акылында. Ул акыллырак булырга тиеш тә бит. Юк. 

 

Нуршат апа белән Закирә апаларга киттек. Капкалары һәрчак эчтән бикле була икән, арттан – бәрәңге бакчасыннан кердек. Ләкин монда да йозак. Тәрәзәне шакый торгач, өй эченнән тавыш ишетелде. Тавыш дисәң дә тавыш бу! 

 

– Мин сезне хәзер... – Һәм китте төзеп “матур” сүзләрен. “Нишләп арттан кердегез! ...” – дип төрткәләргә үк тотынды. Минем аяк буыннарыма кадәр калтырый башлады. Нуршат апа батыр. Закирә апаның кыланмышларына исе дә китмәде. Тәки тынычландырды кызу канлы әбине. Ни өчен килгәнебезне Мәсгутъ абыйга аңлаттык. “Тагын котыра башлый икән Закирә, ну”,– дип куйды бабай. Өйгә кердек. 

 

– Закирә апа, ни өчен Шәмсегөл апаны яратмыйсың? – дим. 

 

Әби, алдын, артын чәбәкләп: “Менә аңа, менә аңа!” – дип сикереп куйды. Аннан сабыйлар кебек я бер көлеп, я елаган булып, күршесеннән зарланырга кереште. 

 

– Күрше апа үлгән иде. Шуның өстенә кергәч, миңа бер сум сәдака биреп маташа. “Мин сиңа хәерче түгел, үзеңә булсын бер сум акчаң!” – дидем дә, акчасын тондырдым. Дуслашмакчы була ул минем белән. Менә аңа! (Тагын артын чәбәкләргә кереште). 

 

Закирә апа белән сөйләшеп торудан мәгънә булмаячагы аңлашылды... – Нәрсә бүлешә алмый соң алар?-дип Мәсгутъ абыйдан сорадым.

 

– Кем белгән инде аларны. Ничә еллардан бирле...

 

Ул ара Закирә апа: 

 

– Шәмсегөл белән йөри ул, карап кына торам алар артыннан,  – дип куйды.

 

– Мине Шәмсегөл янына йөрисең ди. Булмаганны, – диде Мәсгутъ абый.

 

Шулай да саубуллашканда Закирә апа күршесенә бүтән әшәке сүз әйтмәскә вәгъдә биреп калды. 

 

 “Туктамыйбыз!”

 

 Казанга кайткач әлеге вакыйгалар турында озак уйлап йөрдем. Әйе, Закирә апа авыру. Ләкин мин аны җүләр дип әйтә алмыйм. Дүрт баласының кайда яшәвен, нәрсә эшләвен белә. Авылдашларын, аларның балаларын да таный. Без кергәндә өч казын суеп, каз йоннарын киптерергә куйган иде. Барысын да белештереп сөйли. Тик күршесе Шәмсегөл апа турында сүз чыккач кына “саташа башлый”.

 

 Авыл кешеләре әлеге вакыйгага елмаебрак карый. “Шәмсегөл Закирә белән булышмасын”,–диләр. Чыннан да, булышмаска кирәктер, бәлки. Ләкин, икенче яктан карасаң, гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы ни өчен әле картлык көнендә шундый сүзләр ишетеп яшәргә тиеш? Шәмсегөл апа үзе әйткәнчә, нахакка.  Әлеге вакыйгага Закирә апаның кызы нокта куймасмы дип Фәльянур апага чылтыраттым. 

 

– Мин моны болай гына калдырмыйм! Шәмсегөлне Казан суды юлында йөртәчәкмен, җаны чыксын! – диде ул. Авылның участок милиционерларын да судка бирәм, эшләмәсеннәр! Көзен әнине авылдан кулларын бәйләп алып киткәннәр. Минем малай департаментта эшли, кәгазьләр артыннан ул йөри. 

 

– Фәльянур апа, сезгә суд нигә кирәк? Суд белән генә хәл итеп буламы? Сез бит акыллы, сәламәт кеше. Шәмсегөл апа сезнең укытучыгыз, сыйныф җитәкчегез булган. Бәлки булышмассыз карт укытучы белән. 

 

– Хәзер! Булышмаган кая! Әнигә кыен булган саен алты йөз сумымны түләп авылга йөгердем. Шәмсегөл генә әнине шул хәлгә җиткерде. Түккән акчаларымны Шәмсегөлдән кайтартачакмын. Минем исәнлегем җитә. Әни генә бер нәрсә белештерми ул. 

 

 *** 

 

Әлеге вакыйгага бәя биреп, адвокат Зөбәйдә ханым Яхина болай диде: “Бу очракта, чынлап та, суд бернинди карар чыгара алмый. Җүләрлеккә кәгазе булган кеше, авыр җинаять кылмаса, аны мәҗбүри дәвалауга җибәреп булмый. Ләкин, авыру әбинең балалары әниләре өчен җаваплы. Тиешле дәлилләре булса, Шәмсегөл апа күршесенең балаларын җавапка тарта ала. Шулай да бу очракта ике як өчен дә иң отышлы як – уртак фикергә килү. Мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә кирәк”.  

 

Бездә менә шундый кызык һәм кызганыч гуманлы законнар. Димәк, ике күрше бер-берсен үтермичә торып, бу хәлгә закон нигезендә нокта куеп булмый дигән сүз?!  Нәрсә генә булса да, әлеге вакыйгада иң кызганычы – Шәмсегөл апа. Тынычлыкка тилмергән карт укытучының бер генә таяныр кешесе дә юк. Һәм тагын: суд дигәннән, җиде дистәне тутырган күршеләрнең күпме гомере калгандыр. Бу яшьтә инде икенче "судка" – Ходай алдында җавап тотарга әзерләнә башларга вакыт... Закирә апаның балалары да шушы хакыйкатьне аңлар дигән өметтә калам.   


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 65 | 01.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»