поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2017 Авыл

“Бу конфетны алсам, коммуналка өчен түләргә акчам җитмәячәк”

Апрель аеның ачы жиле күзләрне кисә. Шуңа да карамастан, Шенталы базары гөр килә. Әйе шул, атна саен, пәнҗешәмбе көнне, биредә зур базар үтә. Чит җирләрдән килүчеләр аның олы мәйданына гына сыешмыйча, урамга тикле урнашалар.

Дөрестән дә, ниләр генә юк монда! Берәү әйтмешли, күгәрчен сөте генә юктыр. Ә товар сатып алу өчен бик күп акча кирәклеге беркемгә дә сер түгел.

Бераз басып, шушы шау-шуны карап торгач, мин азык-төлек  сатып алучы кешеләрне күзәтә башладым. Һәм шунда учындагы акчасын санап: “Бу тәмле конфетны алсам, коммуналка өчен түләргә акчам җитмәячәк”, - дип сөйләнүче олы яшьтәге бер апага күзем төште. Аның күңелсез, җитди йөзен күрүгә үк, барысы да аңлашылды. Мин дә түзеп кала алмадым, апага сүз каттым. Ә аның шуны гына көткәндәй, “буа¬сы ерылып китте”:
- Гомер буе азапланып, төрле авыр эшләрдә бил бөктек тә, хәзер менә тиеннәребезне санап яшәргә калдык, пенсиябез бик аз бит, - дип сөйләргә тотынды. - Алдагы көннәр турында уйларга да куркам, белмим, тагын нинди язмышлар кичерергә туры килер. Яшь чагымда, бөтен исәнлегемне куеп эшләгәндә, мондый көннәргә калырмын, дип уйламаган да идем, - дип тә өстәде апа.

Дөрестән дә, хәзерге заман пенсионерлары белән сөйләшеп торырга туры килсә, аларның барысы да дөньяга зарлана. Алны белми, ялны белми төрле пычрак эшләрдә хезмәт куючы кешеләрнең хезмәт хакы бик аз, ә чиста, матур киенеп, кулына портфель тотып, асфальт юлдан машинада яки автобуста җил-дерүче кешеләрнең хезмәт хаклары зур булгач, аларның пенсияләренең дә югары булуы беркемгә дә сер түгел, минемчә.

Без: “Һәр хезмәт мактаулы”, - дип әйтергә яратабыз. Юк, шул. Кызганыч ки, авырып, хастаханәдә дәваланырга баручы гади кешеләргә карата андагыларның күз карашы да аерым. Бичараларның кыйммәтле дарулар сатып алырга да, яхшы табиб күзәтүе астында дәвалану курслары үтәргә дә акчалары юк.

Ныклап уйлап карасаң, күп итеп терлек асраучы белән җир эшкәртүче һәм төзелешләрдә авыр хезмәт башкаручы кеше¬ләр булмаса, дөнья бармас иде.

Бер мисал китереп үтәм: безнең авылыбызда колхозлар гөрләп торганда эшләп, пенсиягә чыгучы сыер савучы апалар һәм гомере буе җир эшкәртүче механизаторлар пенсияләрен озак алып, рәхәтен күрә алмыйча, авырып, үлеп тә беттеләр. Картлар әйтмешли, машина да туза.

Бәлки андый хезмәттә чиләнүче кешеләргә икеләтә зур пенсия бирергә кирәктер?! Алдан әйтеп үткәнчә, бичара картлар ярый ла исәнлекләре булып, бакчаларында кышлыкка бәрәңге яки яшелчә үстерә алса! Шәһәрдә яшәүче, бүген-иртәгә эшен югалтудан куркып, ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр булган балалары яр¬дәм итәргә кайта алмаса, нишләргә?

Язмам ахырында, киләчәктә пенсия яшен арттыру турында кабул ителгән яисә әле ителәчәк карар турында уй¬ласаң, кемгә генә пенсия алып, аның рәхәтен күреп яшәү язылган икән, дип уйлап куюым турында әйтәсем килә. Чөнки, болай да статистика буенча адәм балаларының яшәү еллары кыскара бара. Белмим, кая бара икән бу дөнья?!


 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 05.04.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»