|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2017 Криминал
Татарстанда явыз бәндә 17 сум акча өчен баланың бугазына ябышкан29 март кичендә 12 яшьлек кызның әбисеннән кайтып килеше була. Урам буйлап барганда аның янына билгесез ир килә һәм көтмәгәндә бугазына ябыша, кызның 17 сум акчасын ала. Кыз артыннан өенә кадәр бара. Ишегалдына җиткәч, кызны кар көртенә этеп ега һәм 1000 сум акча алып чыгып бирергә куша. Кыз ничек тә явыз бәндә кулыннан ычкынып, өенә йөгерә. Бу хәл Чистай шәһәрендә була. 34 яшьлек, Балык Бистәсе районында яшәүче ир кулга алына. Гаебен таный, кайтыр юлга акчам калмаган иде, дип аклана.
--- |
Иң күп укылган
|