поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.03.2017 Шоу-бизнес

Айрат Ихсанов: «Әлеге авиафаҗигане төшемдә күрдем” (ВИДЕО)

Мәхәббәт, әти-әни, туган җир темалары татар эстрадасында киң таралган һәм бу җырларны барыбыз да яратып кабул итәбез. Әлеге темалар сәнгатьтә үзенә күрә классика булып тора. Тормышта барган төрле вакыйгаларга игътибар итүче иҗатчылар да бүгенге көндә үз чыгышларын тәкъдим итә.

Яр Чаллы җырчысы Айрат Ихсанов үзенең күңел әрнүен салып, һәлак булганнарның якты истәлеген мәңгеләштерү максаты белән махсус Синай ярымутравында булган фаҗига хакында җыр язган.  Дөрес әлеге җырга төрле караш булды, ләкин мондый вакыйгаларга да игътибар юнәлдерелгән җырчыларны хөрмәтләүчеләр дә шактый җыелды.

— Айрат, “Яңгыр яумый, күкләр елый” җырын язарга нәрсә этәргеч ясады?
— Бу җырның иҗат ителүе һич тә гаҗәп түгел. Әлеге җыр шундый зур авиафаҗигадә һәлак булган башка милләт вәкилләренең якты истәлеген мәңгеләштерү һәм аларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу максаты белән иҗат ителде. Әлеге очкыч һәлакәтендә татар кешеләренең булмавы башка милләт вәкилләренең бәхетсезлегенә битараф булырга тиеш дигән сүз түгел. Чит ил паспортлары күбебезнеке диярлек бар, диңгез ярларында ял итүне үзебезгә рөхсәт итә алабыз, шуңа да очкычта татар кешеләре дә булырга мөмкин иде. Кемдер бу кайгы үз гаиләсенә кагылмагач, артык игътибар да бирмәскә мөмкин, ләкин һәлакәттә вафат булган бик күп балаларның яшьли якты дөнья белән хушлашуы бигрәк тә аянычлы. Алар, бәлки, буйга җиткәч тә чит илләрне күрергә өлгергән булырлар иде, тик “Кайда егыласымны белсәм, алдан салам түшәр идем”, — дип юкка гына әйтмиләр бит. Язмыштан узмыш юк шул. Мин бу авиафаҗигане төшемдә күрдем, үзем төтен белән тулган салонда кешеләрнең куркудан кычкырган тавышларын, балаларның елавын ишетәм имеш. Очкыч аска ыргылганда мин ул авиафаҗигадә вафат булганнарның эчке кичерешләрен үземдә сиздем, әмма бәрелгәнче уянып киттем. Җырны язырга этәрүче бер сәбәп булды бу. Шулай ук әлеге рейсның иң нәни пассажиры Дәринә исемле кызчыкның тәрәзәгә кулларын куеп төшкән фотосын күз яшьләреннән башка карау мөмкин түгел. Кемнеңдер күзендә яшь, ә минем күңелемдә җыр туды һәм иң беренче кушымтасын язарга безнең якларда туктамыйча яуган көзге яңгырлар да булышты. Мәңгелек рейста адашып, күкләргә юл алган 224 ватандашын сагынып, күкләр елады да елады.
— Тамашачы мондый аянычлы җырларны ничек кабул итә?
— Җырны күп тамашачы якын итте. Күпләр: «Күз яшьләре белән тыңладык», — диделәр. Кайбер чараларда шушы җырым белән чыгыш ясагач, «Бигрәк йөрәккә үтеп керә торган җыр язгансын, рәхмәт» — дип килеп әйтүчеләр дә булды. Битараф калмаучылар күп булды, ләкин тәнкыйть сүзләре дә килмәде түгел. «Елына ике-өч мәртәбә ял итәргә йөреп, акчаларын кая куярга белмәгән байларны нигә җәлләп утырасың?!”, — дигән кискен фикерләр дә ишетергә туры килде, әмма башларында бары тик “Без өйгә кайтабыз” — дигән уй булган сабыйлар  барысы да шулай аяныч төгәлләнер дип күз алдына да китермәгәннәрдер. Мин аларның якты истәлеге югалуын һич теләмим. Күп тамашачыларым моны аңладылар, шуңа да зур рәхмәт аларга.
— Иҗатыңның башына әйләнеп кайтсак, анда “Ләззәт”  төркеме нинди роль уйнады?
— Укуны тәмамлаганнан соң Түбән Кама шәһәренә күчеп килдем. Анда бер танышым аркылы «Ләззәт» җыр һәм бию ансамбле җитәкчеләре — Флёр Гайнемхәммәтов һәм Ирек Гайнемхәммәтов белән таныштым. Башында әле танышып, ничек эшләгәннәрен, репетицияләрен карап кына йөрдем. Аларның төркеме мине бик җылы каршы алгач, бергәләшеп төрле кичәләр, халык ижаты йортындагы кичке уеннар, концертлар оештырып, чыгышлар белән дә йөри башладык. Бик күңелле була иде, тик ул вакытта җырлар язу турында әле уйламый да идем. Чаралардан буш вакытта вокал дәресләре алдым.  Елга бер тапкыр һичшиксез хисап концерты үткәрә идек. Иҗади өлкәдә танылуым, тамашачыларымны табуым һәм җыр ягыннан үсеш алган өчен мин “Ләззәт” ансамбленә чиксез рәхмәтлемен.
— Син үзең җырчы да, музыкант та, шагыйрь дә, композитор да. Һәрбер юнәлеш буенча иҗат итәргә ничек өлгерәсең?
— Әйе, мин җырчы да, музыкант та, композитор да, шагыйрь дә. Моны мактанып әйтмим. Бер юнәлештә генә эшләсәм миңа күңелсез дә булыр иде, чөнки алар бер-берсенә бәйле, бер-берсен тулыландырып торалар. Кош та сыңар канат белән генә оча алмый, минем дә шигырь язганнан соң, үзеннән-үзе көе дә иҗат ителә, ә җыр тугач күңел тулылана, яңа үрләргә омтыла башлыйсың. Дөрес, киресенчә, башта көен язарга да мөмкин. Синтезаторда көен уйнап утырганда сүз артыннан сүз күңелгә килә, аннары шуларны  рифмалаштырам. Ул чакта күңел ашкына, канатлар үсә башлый. Шуңа да, шигырь белән көй бер-берсеннән башка яши алмаганга, сыңар канатлы кош белән чагыштырдым да инде мин аларны. Җырлаганда гитарада да уйнап жырлыйм, шулай күңеллерәк, тик әлегә сәхнәдә түгел, өйдә генә. Сәхнәдә дә гитара белән җырларга исәп,  әмма күп очракта бик кызу җырларга гитара килешеп тә бетми. Хәзерге вакытта илледән артык көем бар, шуның егерме бишенең сүзләре дә көе дә үземнеке, башка авторлар белән дә хезмәттәшлек итәбез.
— Белүемчә, җырларны бары татар телендә генә дә иҗат итмисең?
— Татар телендә генә иҗат итмим, рус телендә дә берничә җырым бар, аранжировка көтеп ятканнары да җыелды. Бер дустымның туенда русча җыр башкаргач, миннән русча җыр язып бирүемне үтенделәр. Шуннан соң, чыннан да, “Нигә язмаска?” — дип уйлап куйдым. Шуннан соң Ринат Гибадуллин аранжировкасына язылган «Курортный роман» җыры туды да. Әлеге сәләтле Әлмәт егете миңа шулай ук бик күп минуслар язды. Аннары “Яңгыр яумый, күкләр елый” җырын рус теленә «Слёзы небес» дип тәрҗемә иттек. Алга таба да рус телендә җырларым чыгачак, инглиз телендә дә язарга исәп бар, шулай ук яхшы гына клип төшерергә ниятлибез.
— Үзең дә тәҗрибә туплаган артист буларак, бүгенге җырчыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, репертуарына карата нинди фикердә?
— Киемгә килгәндә татар эстрадасында һәркемнең үз зәвыгы булырга тиеш. Кием артистка килешә икән, теләгәнчә киенсен, чөнки һәркемнең дә үзенең стилистын булдырырга хәленнән килми, билгеле. Артист, гомумән, аңа ничек уңайлы һәм җанына хуш килгән киемне киеп, сәхнәдә чыгыш ясарга хаклы. Җырчы сәхнәдә костюм-чалбар киеп, классик образда гына чыгыш ясарга тиеш дигән төшенчә белән килешеп бетмим. Әгәр артист үзенең күңеле ятмаган кием белән сәхнәгә чыга икән, ул чыгышы турында уйламый, ә «Тамашачыга ошыймы икән? Миңа килешәме икән?», — дип борчылып торачак. Әллә ничә йөз меңлек костюмы булып та, чыгышы бер тиенгә дә тормагач, тамашачыга да, артистка да ни файда соң?! Ә җырчыларның, гомумән, сәхнәдәге тотышларына килгәндә, концертларда биюләр җитми, алар бик аз. Бии дә, җырлый да белүче артистлар сирәгрәк хәзер. Бию дигәч тә сикерә-сикерә бию дигән сүз түгел, килешле итеп, җырның ритмына туры килерлек итеп бию хәрәкәтләрен үзләштереп, сәхнәгә чыгу да җитә. Профессиональ хореографлар белән эшләү җитми шикелле. Сәхнәдә бит җырлау гына җитми, тамашачының күңелен «яндырырга» да кирәк. Ә репертуарга карата, минемчә, мәхәббәт, туган як темалары белән чиратлаштырып җырласалар һәм алар арасына ретро җырлар да кушсалар шәп булачак. Оста җырчылар күп, билгеле, мин аларга бары уңышлар гына телим. Гомумән, татар эстрадасы җырчыларына мөнәсәбәтем яхшы, ләкин үзем күрергә теләгән үзгәрешләрне санап үттем.
— Син продюсер белән эшлисең. Бүгенге көндә күпчелек кешедә, хәтта артистларда да бу турыда тискәре фикер яши. Үзегезнең артист белән продюсер мөнәсәбәтләрен ничек бәяләрсез?
— Бөтен җырчылар да никадәр сәләтле булуларына карамастан, үз-үзләрен камилләштерә, концертларын, чыгышларын оештыра алмыйлар. Кая барсалар да зур танышулар, элемтәләр кирәк. Сабантуйларда, шәһәр көнендә, мәҗлесләрдә җырлап йөрү ул бер нәрсә, ә үзеңә гастрольләр оештыру икенче мәсьәлә. Кайбер җырчыга гап-гади авыл клубында тамашачы җыю да авыр. Менә шундый очракта продюсер ярдәме кирәк тә инде, әмма аларның күбесе хәзерге заманда саллы гына күләмдә акча сорый. Мин үзем дә продюсер белән эшлим. Дөресен әйткәндә, төрле вакыт була, бәхәсләшәбез дә, дуслашабыз да, чөнки мин үзем иҗатка килгәндә бик үҗәт кеше, күп очракта үземчә эшләргә яратам, ул өйрәткәннәрнең барысы белән дә килешеп бетә алмыйм, чөнки җырларымны үзем язам, ә ул кайбер вакытта җырның сүзләренә, музыкасына, аранжировкасына төпченергә ярата һәм үзгәртүне сорый. Мин, билгеле, моңа үземнең канәгатьсезлегемне белдерәм. Сәхнәдә үз-үземне тотышыма, җырлау рәвешенә, киенүгә шелтә белдерсә, мин аны тиешенчә кабул итәм, ә менә язган җырымның сүзләренә, музыкасына төпченүен яратып бетермим. Шулай да андый мизгелләрдә уртак нәтиҗәгә киләбез. Чыгышлар алдыннан бәхәсләшеп алсак та, җырлап кергәч, ул минем кулымны кысып: «Молодец», — дип бәяли. Якын киләчәктә сольный концертымны оештыруны да күздә тотабыз.
— Артист тамашачы мәхәббәтен яхшы вокал белән генә яулый аламы?
— Әйе, яулый ала, әмма ул концертларга яшьләр бик аз йөриячәк. Хәзерге заман яшьләре бөтенләй вокал белән кызыксынмый диярлек, аларга күбрәк рэп кирәк. Яхшы, сыйфатлы музыка булса, кулларны өскә күтәреп, аякларны биетеп торсалар, сәхнәдәге рэппер аларның әти-әнисен һәм дә җиде бабасын сүксә дә аларга барыбер, «җыр»ның эчтәлегенә алар әһәмият бирми. Концертларга әзме-күпме яшьләр йөрсен өчен артист үзенең чыгышларында җыр аралаш булса да бию төркемен чыгарырга тиеш. Урта яшьләрдәге һәм олырак тамашачылар өчен җырлау осталыгы кирәк, алар җырны яратып, бирелеп тыңлый, аларга җырның эчтәлеге әһәмиятле. Яхшы вокал белән артист һичшиксез тамашачылар күңелен яулый ала, тик аңа иҗатын билгеле бер тамашачы төркеменә юнәлтергә кирәк.
— Иҗатыңда гаилә – илһам чыганагымы?
— Иҗатым белән гаиләне кушарга теләмим. Гаиләм янында мин иҗатым турында бөтенләй онытам. Илһам миңа табигать кочагында үзем генә булганда килә. Тик ни генә булмасын гаиләм өчен дә, иҗат өчен дә вакыт табам.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 31.03.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»