|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2017 Мәдәният
Халыклар дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» фестивале узачакIII Татарстан халыклары Съезды уңаеннан оештырылган милли-мәдәни эстафета кысаларында 5 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» («Жемчужные голоса») фестивале узачак. Сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе коллективлары чыгыш ясаячак. Алар арасында: «Сантош» һинд биюе, «Агыйдел дулкыннары» башкорт биюе һәм «Сакартвело» грузин биюе ансамбльләре. «Жемчуженки» күпмилләтле вокаль ансамбле үз юбилее уңаеннан махсус программа тәкъдим итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|