|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2009 Җәмгыять
ПРОМОУТЕР БУЛЫП ЭШЛӘП КАРАДЫМ ӘЛЕ...Эре сәүдә үзәкләре, урам чатларында сәеррәк киемнәргә төренгән яшь егет һәм кызларны еш күрәбез хәзер. Аларның берсе сиңа реклама кәгазьләре сузып төрса, икенче берләре махсус акцияләрдә катнашырга өнди. Ара-тирә йогурт, тәмәке, кофе таратып торучысы да очрый. Нинди генә булмасын алар барысы да реклама тармагында хезмәт куя һәм промоутер дип атала. Аерым бер вакыт аралыгында гына булгалый торган мондый эштә хезмәт хакы сәгатьләп түләнә, бәлки шуңадыр да күпчелек очракта промоутер булып студентлар эшли. Казандагы эш базарының торышын “тикшереп” йөргәндә, миңа да промоутер булып эшләп алырга тәкъдим иттеләр. Бу эш белән шөгыльләнүче махсус фирмалар аша түгел, турыдан-туры кибет хуҗасы белән элемтәгә кердем мин. Шуңа да акчасын эшләп бетерүгә бирәбез, дип вәгъдә иттеләр. Моңа кадәр әлеге һөнәр белән таныш булмаганлыктан, ризалаштым – бу тормышта барысын да татып карарга кирәк...
Минем эшем шәһәрнең эре сәүдә үзәгендә дүрт сәгать дәвамында махсус нәшер ителгән “листовкалар” таратудан гыйбарәт иде. Уч төбе хәтле әлеге “битчектә” кибет, анда сатыла торган товарлар хакында тулы мәгълүмат бар. Минем максат – икенче катта урнашкан әлеге кибеткә мөмкин кадәр күбрәк халык җәлеп итү. Ә кибеттә мунча, сауна өчен махсус товарлар сатыла. Биредә мунча себеркесеннән алып әзер саунага кадәр бар нәрсәне дә сатып алырга мөмкин. Әйтергә кирәк, әйберләре шактый кыйммәт. Шуңа күрә клиентлар да хәлле кешеләр.
Әйләнә-тирәдәге халыкның игътибарын җәлеп итү максаты белән булса кирәк, мине эшкә яллаучы “хуҗа” башыма мунчада гына кия торган эшләпә, өстемә махсус япма – килт кидерде. Шундый кыяфәттә мин ишек төбенә килеп бастым. Кулыма бер кочак кәгазь тоттырдылар да: “Теләсә кемгә бирмә – хәллерәк кешеләрне сайла”, – дип боердылар.
Беренче унбиш минут сизмичә дә үтеп китте. Кеше керә тора, мине күреп елмая – ә мин ул арада кулларына – шалт, кәгазь тоттырам. Ярты сәгать эчендә кулымда булган бар кәгазьне таратып та бетердем. Шул арада хуҗа төшеп җитте: “Кибеткә керүчеләр чыннан да күп, яхшы эшлисең – менә сиңа тагын бер “пачка”, – шул сүзләр белән китеп тә барды.
Шатлыгым эчемә сыймый – авызым да ерылды, кәеф тә күтәрелеп китте. Ул арада каршыма бер зур гәүдәле ир-ат килеп басты: “Мунча әйберләрен сатасызмени? Үзегез дә безнең белән мунчага барасызмы соң?”. Көтелмәгән мондый сөйләшүдән куркып куйдым. Тиз арада үземне кулга алып, учына теге кәгазьләрне тоттырдым да, ишек төбендәге сак формасын кигән егеткә таба борылып бастым. Шул арада теге абзый юк булды.
Инде моннан соң артык елмаймыйча гына, эшемне дәвам итәм. Бер сәгать үткәч тә, яныма компьютер кирәк-яраклары кибетенә ялланган минем кебек үк промоутерлар килеп басты. Чандыр гәүдәле ике кыз күземә карап: “Бу безнең урын. Монда без эшлибез”, – дип сүз куштылар. Хуҗа дигән кеше алар белән дус булырга кирәк, дип алдан ук кисәтеп куйган иде. Каршы килмичә генә мин читкәрәк бастым. Берникадәр вакыттан соң кызларның татарча сөйләшкәнен ишетеп, үзем дә аралашуга кереп киттем. Унбиш минуттан без көлешеп, кергән бер кешегә алмаш-тилмәш үз “листовкаларыбызны” тоттырып эшләвебезне дәвам иттек. Ике сәгать булгач та, бераз ял итеп алу максаты белән шунда ук урнашкан кафега чәй эчәргә кердек. Моны күреп алган хуҗа да каршы килмәде – ял итү кирәкле фал ул, дип кенә белдерде.
Соңгы ике сәгать беркадәр озаграк үтсә дә, артык арылмады. Соңгы кәгаземне кибеткә кергән бер апага тоттырдым да хуҗа янына киттем. Аның кәефе шәп – сату яхшы булган ахрысы. Миңа 320 сум акча (сәгатенә 80 сумнан) бирде дә рәхмәт әйтеп саубуллашты. Мин дә үз чиратымда рәхмәт әйтеп, китеп бардым.
Бер дә булмаганда ярый инде, бигрәк студентлар өчен уңайлы. Ял көннәрендә тулай торакта ятканчы, рәхәтләнеп акча эшләргә була. Әз булса да керем бит.
P.S. Бу ялларга тагын эшләп алырга чакырды әле, тик мин генә баш тарттым...
Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|