поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
30.11.2009 Спорт

ХОККЕЙ КӨРӘШНЕ КЫСРЫКЛЫЙ

Көрәш – ата-бабаларыбыздан калган мирас. Сабан туеның төп күрке. Аны карар өчен бүген дә халык күп җыела, көрәш бетү белән мәйдан бушый, кеше тарала. Татарлар батырларны зурлый да, данлый да белгән. Бу гадәт әле дә сакланып килә дип әйтергә нигез бар. Ни дисәңдә, соңгы елларда татар көрәшенә игътибар нык үсте. Казанда ел саен республика чемпионатлары, Русиякүләм бәйгеләр зурлап уздырыла, татар батырлары исемнәре яңгырый. Татарстан буенча гына түгел, Русия төбәкләрендә дә татарча көрәш секцияләре оештырыла, федерацияләр булдырыла. Универсиадага да, үҗәтләнеп булса да, бу спорт төрен кертә алдылар. Казанда Көрәш сарае ачылды.

Шулай да, бу өлкәдә дә хәл ителәсе мәсьәләләр юк түгел. Республиканың татар-башкорт көрәше федерациясенең башкарма комитеты җитәкчесе Наил Хөснулла улы Хәмидуллин белән Татарстандагы көрәш үсеше, универсиадага әзерлек ничек баруы, татар көрәшен хоккей һәм футболның кысрыклавы турында сөйләштек.

 

– Шушы көннәрдә татар-башкорт көрәше буенча чираттагы республика чемпионаты узды. Алга китеш бармы?

 

– Татар көрәшенең тарихы 3 меңел белән исәпләнә. Көрәш физик яктан чыныктыру, гаскәрне әзерлектә тоту өчен төп шөгыльләрнең берсе була. Моңа тагын таш ыргыту, уктан ату кебек күнегүләр өстәлгән. Бабаларыбыз сугышмаган, ә бил алышкан, кем кемне ега дип, бер-берсен имгәтмичә дусларча көч сынашкан. Татарча көрәш – спорт төре генә түгел, ул милләтнеңяшәеше.

 

Татар көрәше буенча республика беренчелеге беренче тапкыр 1961 елда узган. Анда 15-16 команда катнашкан. Бүгенге белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Әлбәттә, алга китеш бар.

 

Татар-башкорт көрәше республика федерациясе белән 10 елдан артык ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкли. Авылларда көрәш секцияләрен оештырып җибәрү өчен матди база булдыру өстендә эшли башладык. Финляндиядән сыйфатлы көрәш келәмнәре кайтарылды, 453 данә таратылды, балаларга күнегүләр үткәрергә үзебез уйлап чыгарган манекеннар җитештерелде. Югары Осланнан тыш бөтен районда көрәш серләренә төшенәм дигәннәргә җиһазлар бар. Әкренләп бу эш шәһәрләрдә дә җәелдерелә, ләкин әлегә тиешле дәрәҗәдә дип мактана алмыйбыз.

 

Форма мәсьәләсе дә Марат Әхмәтов ярдәмендә хәл ителде. Яшел, кызыл футболка, шундый ук төстә сөлгеләр, куе зәңгәр чалбардан торган махсус кием булдырылды. Ул ныклы чыдам трикотаждан тегелә, тукыма Германия, Польшадан кайтарыла. Районнарның җыелма командаларын киендерү өчен ел саен 800 мең сумнан артык акча кирәк. Көрәшчеләрне бүләкләү дә тиешле дәрәҗәдә куела. Беренчелекне яулаучыга 30 мең, икенче урынга – 20 мең, өченчегә – 15, дүртенчегә 10 мең сум бирелә.  

 

Көрәшнең дәрәҗәсе үсте. Быелгы чемпионатка 53 районнан команда килде, һәрберсендә унар спортчы. 530 көрәшче хәтта дөнья чемпионатларында да сирәк күренеш. Бу – зур күрсәткеч. 15-20 команда зур физик әзерлекле, составларында спорт мастерлары шактый.

 

– Татар-башкорт көрәшендә спорт төре буларак ата-бабалардан мираска калган көч сынашуның бар элементлары да сакландымы, әллә үзгәрешләр кертелдеме?

 

– Техника ягыннан камилләште. Кагыйдәләрдә дә үзгәрешләр бар. Кызыграк, активрак булсын өчен яңа элементлар кертелә, ләкин бу татар-башкорт көрәшенеңасылы югала дигән сүз түгел. Безнең бәйгенең нигезе – көндәшең никадәр көчле булуга карамастан, күтәреп алып, аркасына салу. Моныңөчен физик көч тә, җегәрлек тә, баш белән уйлау да, дөрес сулыш алу да кирәк. Спортчылар гадел җиңәргә тиеш.

 

– Көрәш – ул Сабан туеның төп мәйданы дип әйттегез. Аның традицияләре турында сүз барды. Наил әфәнде, элек-электән табигать кочагында бөтен халык алдында иң батыр егетләр көч сынашкан. Хәзер көрәш “цивилизацияләште”, ул спорт сарайларында уза. Махсус келәмнәр, көрәш формасы, аяк киеме, сөлге кулланыла. Шулай да, борынгы гадәтләрне саклар өчен ел саен табигатьтә элек ата-бабаларыбыз көрәшкән кебек дөнья чемпионатын уздырырга мөмкин булыр иде. Моңа нәрсә комачаулый?

 

– Сез әйткән тәкъдимдә уйланырлык, тормышка ашырып карарлык орлык бар. Моны изге Биләр җирендә оештырсак, тагын да мәгънәлерәк булыр иде. Бөтендөнья татар конгрессының җыелышларында мөселман төрки халыкларның көрәше буенча дөнья чемпионатын булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән идем. Моны исламны кабул итү датасына туры китерергә мөмкин булыр иде. Конгресс хуплый, ләкин дин әһелләре әллә ни атлыгып тормый. Төптәнрәк уйласаң, бу чемпионатлар ата-бабаларыбызның борынгы җыеннарын халыкка кайтаруга зур этәргеч булыр иде. Моныңөчен күтәрә алмаслык зур чыгымнар да таләп ителми.

 

– Универсиадага билбау төре өстәлде. Аны программага кертү җиңел булмагандыр, шуңа да дөнья стандартларына яраклаштырып билбау көрәше дип аталган. Ул татар көрәшеннән нәрсә белән аерыла?

 

– Татарча көрәш дигәнне дөньякүләм спорт федерацияләре, комитетлары аңламый, белми, аны кабул да итмәячәкләре көн кебек ачык иде. Ә билбау көрәше буенча берничә дөнья чемпионаты узды. Билбауның классик стиле аз булса да татар-башкорт көрәшенең кагыйдәләренә туры килә. Ул дзюдога якын, ак костюмнардан көрәшәләр, ирекле стильдә аяк чалулар рөхсәт ителә. Сөлге билгә бәйләнгән була, шуларга тотынып көрәшергә туры килә. Күпчелек илләрнең милли көрәшләре шуңа охшаш. Билбау көрәше безгә дә ят түгел. Бу спорт төре буенча батырларыбызның бишесе атказанган спорт мастеры дөнья чемпионнары исеменә лаек шәхесләр. Әлбәттә, ни кызганыч, меңнәрчә еллар көрәшеп, үз көрәш системабызны дөнья күләменә чыгара, таныта алмадык.

 

Универсиадага әзерлек бара. Үзебез кунак иткән спортчылардан кыйнатып тормабыз дип ышанасы килә. Егетләребезнең әзерлеге башкалардан ким түгел. Бу спорт төре буенча катнашучы илләр саны 50 дән артык булыр дип көтелә. Европа, БДБ илләре дә билбау көрәшендә беренчелеккә дәгъва итә. Хәтта Африка илләрендә дә көрәшкә зур игътибар бирелә башлады.

 

– “ТНВ”да татар көрәшен пропагандалаган “Батырлар” тапшыруы бар. Аның булуы яхшы күренеш, ләкин бу аз кебек. Тапшыруда төрле чемпионатлардан иң отышлы моментларны күрсәтү белән генә чикләнәләр. Футбол, хоккейны туры эфирга чыгарган кебек, татар көрәше чемпионатларыннан трансляцияне оештырып буладыр бит? Иң кимендә аны яздырып, көрәш мәйданындагы көч сынашуны төнгә каршы, прайм-тайм вакыты узгач, тулысынча күрсәтергә  булыр иде. Бу турыда “ТНВ” җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

 

– Дөресен генә әйткәндә, бу сорау белән шөгыльләнеп инде арыдык. “Батырлар”ны әзерләү, аны эфирга чыгаруга тәгаенләнгән акчаның яртысын Татар-башкорт көрәше федерациясе түли. Мәзәген дә ясыйбыз, акчасын да бирәбез булып чыга. Сез әйткән мәсьәләне күптән күтәрдек, депутатларга да ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Республика чемпионатының финал өлешен булса да “ТНВ” аша трансляцияләсәләр, күпме кешегә “Менә нинди батырларыбыз бар! Әнә татар егетләре нинди!” дип мактана алыр идек. Чит төбәкләрдә дә көрәш белән кызыксынучылар байтак. Кимсенеп сорап йөрү туйдырды.

 

Әйе, “Хәбәрләр” барамы, башка җитди тапшырумы – мөһим түгел, хоккей, футбол булу сәбәпле, алар кичектерелә, туп типкәнне карыйбыз. Автоузышларга да игътибарны кызганмыйлар, ә татар көрәшенә вакыт жәл. Тулы трансляцияне оештыру өчен федерациянеңдә казнасы төпсез кое түгел. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәр өчен иганәчеләр табылыр дип ышанасы килә. Үзебезнең сайт та бар иде, финанс ягыннан кыенлык кичергәнгә, аның эшен туктатырга мәҗбүр булдык.

 

Федерация – ул иҗтимагый оешма, бездә 19 кеше исәпләнә, барысы да диярлек дәрәҗәле шәхесләр, һәрберсе үз өлешен кертергә тырыша. Элеккеге көрәшче, эшмәкәр Рәшит Сәмигуллин 27 районда тренер штатын булдырды, үз кесәсеннән аларга хезмәт хакы түли. Аның эшчәнлеген бәяләп бетергесез, бу түгәрәкләргә яшүсмерләр йөри.

 

Республикада 35 мең бала тренерлар карамагында көрәш белән шөгыльләнә. Атнага өч тапкыр бу спорт төре серләренә төшенә, буш вакытларын шуңа багышлый икән, бу зур эш! Мәктәп балаларының көрәш мәйданында җиңү яулап бүләк алуы яңа үрләргә күтәрелү өчен зур этәргеч бит!

 

Саба якларында яшүсмерләргә аерым Сабан туенда көрәш үтә. Анда автомобильгә кадәр уйнатыла. 9 нчы сыйныфтагы малай Сабан туе батыры булып әти-әнисе янына җиңел машинага утырып кайтсын әле?! Мамадышта 13 яшьлек бер бала көрәшеп, 10 мең сум откач, әтисе: “Ел буе эшләп тә бу акчаны эшли алмас идем”, – дип, улының җиңүенә сөенеп елаган. Ир көрәштә тәрбияләнә, чыныга, олы тормышка әзерләнә. Мөмкинлегем булса, ир балаларны көрәштереп үстерер, ә гүзәл затларны нәфис гимнастикага тартыр идем.

 

– Соңгы елларда татар-башкорт көрәше, Сабан туе кебек, төбәкләрдә популярлашып китте. Балалар, яшүсмерләр өчен түгәрәкләр оештырыла, каратэ, дзюдо урынына үзебезчә көрәшсеннәр дип махсус келәмнәр сатып алалар. Төбәкләр белән элемтәдә торасызмы? Уңышлы эшләгән нинди регионнарны атый аласыз?

 

– 60-70 нче еллардан алып Башкортостан белән тыгыз элемтәдә, бер-беребезгә йөрешәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, өйрәнәбез. Күрше республикада классик, грек-рим көрәше алга киткән. Вакытында анда олимпия чемпионнарын булдырыр өчен дәүләт заказы буенча махсус мәктәпләр эшләде. Башкортлар арасында 2-3 ел саен көрәш мәйданында йолдызлар калкып чыга. Чиләбедә көчле көрәшчеләр бар. Пермь яхшы үсештә иде, ләкин тренерларына акча түли алмаганлыктан таркала башладылар.

 

Узган ел Русия чемпионатында катнашу өчен 32 төбәк килгән иде, бу яхшы күренеш, чөнки элек 5-6 регион гына командаларын тәкъдим итте. Милләттәшләребез күпләп яшәгән җирдә татар-башкорт көрәшенә кызыксыну артты.

 

Әлбәттә, көрәш татар милли-мәдәни мохтариятлар көчле булган җирдә үсеш ала. Татар мәктәпләре ачылса, татарча көрәш секцияләрен оештырырга ярдәм итәбез. Шулай да, эш әкрен бара, монда конгрессның көче тулысынча кулланылмый дип саныйм. Төбәкләрдә аның абруе зур, сүзенә колак салалар, эшкә ныклап тотынырга кирәк.

 

– “Ак Барс”, “Рубин” чемпион калгач, бүген күп балалар хоккей, футбол белән кызыксына. Бу спорт төрләренә булган зур игътибар, түгелгән акча районнардагы көрәш түгәрәкләрен кысрыкламыймы? Татарстанда көрәшкә иң нык игътибар биргән кайсы районнарны атый аласыз?

 

– Татарстанда көрәшчеләр зонасы – Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче. Ике ел рәттән җиңү кубогы Теләчегә китте. Кечкенә районда 14 мең кеше яши, ә нинди тырышлар! Көрәштә алар бервакытта да үзләрен сынатмый, бу спорт төрен профессиональ дәрәҗәгә җиткерделәр, аларның канына сеңгән, күрәсең, дип шаккатасың. Буа, Чүпрәле яклары бу яктан пассиврак. Тәтеш, Кама Тамагында да хәрәкәт бик әкрен бара. Бар районнар белән дә элемтәдә торам, кайда нинди хәл икәнен яхшы беләм. Әлмәт бу өлкәдә үсештә дип билгеләргә кирәк. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призын ике ел рәттән алар яулады. Ләкин шунда яшәүче Русия чемпионына бернинди игътибар юк, эшсез йөри. Спортчыга шартлар булдырылса, Әлмәтнең даны таралыр иде! Әнә Теләче үз көрәшчесеннән колак какмас өчен кулыннан килгәннең барысын да башкарган.

 

Әйе, хоккей, футбол көрәшне кысрыклый. Ике ел элек Актанышта Боз сарае ачылды. Көрәш сезоны башлангач, ни күрәбез, чемпион исемен йөрткән Актаныш җыелма командасы 22 нче урынга төшеп китте. Сәбәбен көрәшүчеләрнең тимераякка күчүендә күрдек. Яңадан тренерларны җыеп, егетләрне көрәштән читләштермәскә дип сөйләшкәч, актанышлылар әкренләп рәткә кереп бара. Хоккей да, футбол да кирәк. Ләкин бу командада Татарстанда үскән бер егет кенә булса иде ул?! Ә татар көрәшендә үзебезнекеләр катнаша бит!

 

– Сабан туенда хәзер ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да көрәшә. Кемдер моны кызык ди, кемдер тәнкыйтьли. Мондый күренешкә Сезнең карашыгызны беләсебез килә.

 

– Бер дә сокланырлык күренеш түгел. Мантыйкка сыймый. Ирләрдә нинди спорт төре бар, аны хатын-кызларга да кертеп җибәрделәр. Штанга, гер күтәрәләр, армрестлинг белән шөгыльләнәләр, бодибилдинг дип җенләнәләр... Хатын-кызгамы инде 160 килограммлы штанга күтәрү? Кычкыралар, аңнарын югалталар, карап тору куркыныч! Болай дәвам итсә, матур әниләр, нәзакәтле хатыннар калмас бит! Гүзәл затларны көрәштереп, мәзәк карап торучыларга аптырыйм. Хатын-кызлар көрәше спорт түгел, этешү-төртешү, бер-берсенә атлану белән генә чикләнә.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 22 | 26.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»