|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2017 Мәдәният
Камал театры ЯҢА ПРОЕКТЫН матбугат чараларына тәкъдим итүгә чакыра29 мартта 12 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры яңа проект - "Дәрсе гыйбрәттер театр..." театраль сәяхәтен матбугат чараларына тәкъдим итүгә чакыра. Камал театры республикада беренчеләрдән булып театр буенча сәяхәт формасында спектакль куя. "Дәрсе гыйбрәттер театр..." дип исемләнгән масштаблы проектта труппаның күп өлеше катнаша һәм ул татар театрының 110-еллыгына махсус әзерләнә. Идеянең авторлары - Фәрит Бикчәнтәев һәм Нияз Игъламов, текст авторы - Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер - Илгиз Зәйниев. Беренче тапкыр театр репертуарына сәхнәдә түгел, ә тамашачы аягы басмаган театрның төрле почмакларында күрсәтеләчәк әсәр кертелә. Сәхнәдә һәм фойеда, хезмәткәрләр өчен буфетта һәм оркестр чокырында, балконда һәм трюмда театр тарихыннан күренешләр, кызык һәм кызганыч хәлләр - труппаның беренче кыюсыз адымнарыннан һәм татар телендә спектакль башкару өчен цензорлардан рөхсәт алудан башлап, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге триумфаль гастрольләр, Колумбия һәм Кытайда узган фестивальләргә кадәр булган тарих күрсәтелә. Алып баручы тамашачыларны театраль легендаларда чагылган, илебезнең һәм татар халкының тарихы аша уздыра. Әмма барлык вакыйгалар да чын, геройлар - реаль, охшалыклар да очраклы түгел.
--- |
Иң күп укылган
|