поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.03.2017 Хәйрия

Йөрәгемне бирер идем, кызым гына авырмасын...

Кукмарада туып үскән Гүзәл Әхмәтшинаны сәламәтләндерү өчен якыннары ни генә эшлә­ми. Әнисе Гөлнур ханым бала­сы­ның ярдәм сораган моңсу күзләренә карап, ни дип тә әйтергә белми.
– Балаларымны берүзем аякка бастырдым. Кызымның шулай ки­нәт кенә авырып китәсен күз алдына да китермәдем.

Тик берни эш­ләп булмый икән шул. Кирәк икән, йөрәгемне бирер идем. Кызым гына авырмасын. Әгәр кибет­тән сатып ала торган әйбер булса, бар булган мөлкә­темне бирер идем дә кызыма саулык алыр идем, – дип өзгәләнә әнисе Гөл­нур ханым.
 
– Әтиебез бакыйлыкка күч­кән­дә миңа – 14, Гүзәлгә 8 яшь иде. Әле кечкенә энебез Равил дә бар. Без – өч баланы әниебез берүзе аякка бастырды. Өчебезгә дә югары белем бирде, – дип сөйли Гүзәлнең апасы Әлмирә. Гөлнур апа Казахстанда туып үскән. Казанга югары белем алырга килгәч, булачак ире бе­лән таныша. Гаилә коргач, бераз гына Казанда яши­ләр дә иренең туган ягы Кукмарага күченәләр.
 
Әлмирәнең дә, Равилнең дә – үз гаиләләре. Гүзәл дә, бәхетле булырмын, балалар үстерермен дип, кияүгә чыга. Озак та үтми, авырга уза. Тик бәхетенә күз тия аның. Карынындагы сабый үсми, җан бирә. Сабыен көтеп тә, кулларына тотып сөя алмавын ул бик авыр кичерә. Инде бу яралар онытылды ди­гәндә, ире белән аралары суынып китә. Шул вакытта Гүзәл хастаханәгә эләгә. 2016 елның 16 ноябрендә үзендә яман чир барлыгын белгән Гүзәл 16 декабрьдә ире белән аерылыша. Үзенчә иренең газаплануын теләмим дисә дә, ул бу хәлләрне бик авыр кичерә. Ярты ел саен медицина күзәтүе үтеп торган ханым баштарак авырып кит­кәне­нә ышанмый да. Әмма та­биб­лар эчендә сулы шеш барлыгын күреп ала. Операцияне тиз арада ясасалар да, никтер анализларны озак көттерәләр.
 
– Бер ай узгач, аптырап, табиб­лар янына үзем бардым. Баксаң, сеңлемдә яман чир икән. Кү­кәй­лекләрендәге чир башка органнарына күчәргә өлгергән. Без аны тиз генә химия курслары алырга дип хастаханәгә салдык. Әмма күпме генә дәваланса да, алар Гүзәлгә килешмәде. Шуннан соң ярдәм итә алырлык хастаханә эзли башладык. Мәскәү табиблары сеңлемне дәваларга ризалашты,– ди Әлмирә.

Гүзәл савыксын өчен бер бел­мәгән кешеләр дә матди ярдәм күрсәтә икән. Башкала табиблары да өметне өзми. Алар Гүзәл­нең тереләсенә ышандыра. Әмма моның өчен акча кирәк. Дәвалау курслары һәм операция өчен 2 миллион сумнан артык акча сорыйлар. Танышлары, дуслары, туганнары, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бу сумманың яртысын җыйганнар инде. “Моңа кадәр Җир йөзендә шуның кадәр күп игелекле кешеләр бардыр дип уйламый идем. Сеңлем авырып киткәч, дөньяга башкача карый башладым. Безгә ярдәм ит­кән кешеләргә мең рәхмәт. Гүзәл­нең элеккеге иренә дә булышып торганы өчен рәхмә­темне җит­керәм”, – ди апасы Әлмирә.

Әлегә Гүзәл Казанда яши. Ире белән аерылышкач, яшәр урыны калмаса да, туганнары, дуслары ташламый. “Әниемнең дус хатыны үзендә яшәтә. Гүзәлгә ярдәм итәр өчен әни Кукмарадан би­регә килде. Ничек тә сеңлебезне терелтә­себез килә. Аның исән-сау аякка басуын, сәламәтләнүен телибез. Әмма чит кешеләрдән дә ярдәм сорамыйча булмый. Безнең гаи­ләгә булдыра алганча матди ярдәм күрсәтсәгез иде”, – ди Әлмирә. Гү­зәлгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Карта Сбербанка: 4276 8620 2460 1561
(әнисе Әхмәтшина Гөлнур Нургаян кызы исеменә ачылган).
Яндекс деньги – номер кошелька: 4100 1502 443 7186
PayPal – posweetu@gmail.com
МТС смс на номер +79172471837 с текстом: #перевод СуммаПеревода
Например:#перевод100 (где 100 сумма перевода,может быть любой)
МЕГАФОН *133*сумма перевода* 9276727775#вызов
БИЛАЙН *145*9655985081*сумма перевода#вызов
 
Әнием генә исән булсын!
 
Казанда гына түгел, республикада узучы хәйрия чаралары­ның да күбесе Эльмира Бәйрәмовадан башка узмый. “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә әллә ничә тапкыр “Йөрәктән – йөрәккә” дигән концерт оештырганда да нык тырышты ул. Бер төркем җырчыларны бер­­ләштереп, бер йодрыкка төй­нәп тора. Элемтә юнәлеше буенча эшләсә дә, мәдәният өлкәсен үз итә. Күп кенә җыр­чыларга концертлар да оештырып бирә.

Без Эльмира Бәйрәмова оештырган күп кенә чараларда катнаштык. Газетага ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр өчен бергәләп хәйрия чаралары уздырдык. Эльмира бу эшләрне чын йөрәктән башкарып йөрде. Кайчандыр бик күпләргә булышкан кызның бүген үз әнисенә ярдәм кирәк.

– Кызганыч, 2017 ел безнең өчен кайгылы хәбәр белән башланды. Әнигә менингиома дигән диагноз куйдылар. Баштарак югалып калдык. Әмма табиблар безне тынычландырды. Бу – яман шеш түгел. Баш миенең мөһим органнарына зыян килмәгән,– ди Эльмира. Әмма шеш начар чиргә әйләнмәсен өчен кыйммәтле дәвалау курслары узарга кирәк икән. Эльмира сүзләренә караганда, аны Мәскәү­дә генә ясыйлар.

– Квота буенча бушка ясату мөмкинлеге бар, ләкин аны бер ел буена көтәргә кирәк. Бу вакыт эчендә шеш үсеп, баш миенә зур зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә без чират көтмичә, акча түләп ясатырга булдык. Ничек тә әнине саклап калырга иде. Дәвалану өчен 350 мең сумнан артык акча кирәк булачак. Әнигә багышланган “Йөрәктән – йөрәккә” концерты УНИКСта үтәчәк. Әнием­нең үз гомерендә сәламәт­ле­ген­нән зарланганы булмады, сирәк кенә салкын тидереп авырый иде, – ди ул. – Аңа 60 яшь кенә әле. Гомере буена заводта инженер булып эшләде. Үзебезнең гаилә өчен хәйрия концерты оештырырмын дип мәңге уйлап карамаган идем. Әмма язмыштан узмыш юк икән. Әниемнең яр­дәмгә мохтаҗ буласын бел­гәнгә, Аллаһы Тәгалә мине җырчылар белән таныштырып, игелек эшләргә өйрәткән, ахры, дип тә уйлап куям. Әниемнең савыгасына бик ышанам.

Эльмираның әнисенә матди ярдәм йөзеннән уздырылган хәй­рия концерты 4 май көнне 18.30 сәгатьтә УНИКСта узачак. Әлеге чарада бик күп җырчылар чыгыш ясарга теләк белдергән. Әле кайберләре: “Нигә безне чакырмадыгыз?”– дип үпкәләп тә шалтырата икән. Концертка килеп ял итеп, савап эшләп кайта аласыз. Билет алырга теләүчеләр редакциягә, 89872076910 номерына шалтырата ала.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.03.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»