поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2017 Хатлар

“Казлалны улламасалал, ит асал идек”

Иртән торып, тиз генә камыр куйдым, чөнки мәктәптә укучы оныгым Камилә кичтән үк: “Әби, камыр куй әле, иртәгә мәктәптә бәлеш пешерергә өйрәнәбез”, – дигән иде. Камыр, он биреп, аны мәктәпкә озаткач, кухнядагы телевизордан музыкаль каналны кабызып, камырдан пәрәмәчләр, вак бәлешләр ясап, газ миченә тыктым.

Беренче табадан төшкәннәрен залда телевизор караучы ирем, үз бүлмәсендә дәрес хәзерләп утырган оныгым Булат алдына куйдым да, йөгереп кенә күршемә дә кертеп чыктым. Өйдәгеләрне ашатып, пешерәсен пешереп бетереп, үзем дә чәй эчәргә утырдым. Өстәлем тулы кунак сые, тәм-том. Ни җитми? Баянчы Ренат Вәлиев Шамил Шәрипов көйләрен уйный. Моң дулкыннары җаннарны-йөрәкләрне айкап, туган авылыма, болын-тугайларыма, бала чагыма алып кайтып китте.

“Кечкенәм, аркама терәлеп ят әле”
...Авылыбыз – Олы Казаклар Биектау районының төньягында урнашкан. Гап-гади татар авылы, ләкин ул минем өчен Мәскәү дә, Париж да! Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас, диләр шул. Әтием Низаметдин белән, әнием Шәмсенаһар сугыш башланганда Мәскәүдә яшәп, эшләгән, яшәгән җирләре бомбага тотылып, коточкыч авырлыклар күреп, бер балалары ачтан үлгәч, әти контузияләнгәч, үсмер ике балалары белән Олы Казакларга кайтып егылалар. Берәүләрнең иске генә бура абзарын сатып алып, мич чыгарып, шунда яши башлыйлар.

Әти-бәгърем бигрәкләр дә рәхәт күрми инде! Башта үги ана кулында, аннан 13 яшеннән Мәскәүгә чыгып китеп, байларда приказчик булып эшли. Чукрак, чирле килеш Суслонгер лагерьларының да “тәмен татырга” туры килә. Кем өчен, нәрсә өчен җибәргәннәрдер инде? Әнием аны шуннан ярыммәет хәлендә алып кайта. Шуннан, пенсия алу өчен, әтием ярты ел саен медкомиссия үтеп йөри. Актык баруында: “Бүтән барасы юк”, – дип, сөенеп-куанып кайта. Үзенә соңгы юлга билет биреп кайтаруларын белми, мескенкәем. Үлгәнче иза чикте, авырудан газапланды, гел туңды. Җәйләрен түзәргә була, җылы, ә кышларын салкын фермада каравыл торып, салкын өйгә кайтасы... Ферма үгезе сөзеп, көч-хәл белән аякка басса да, бик бетереште.

Өебез суык, әтигә дә, безгә дә җылы кирәк. Беләк юанлыгы агачлардан укмаштырылган бура абзарга җылы кайдан килсен дә, ничек саклансын?! Әни көз көне абзарның бүрәнә араларын тыштан кызыл балчык белән сылый, ә әти биек итеп, тәрәзәгә кадәр балчыктан нигез сала. Өебезнең ике якка караган ике тәрәзәсе бар. Ул да тыштан кибәк тутырылган капчык белән кадаклана, бары өстән элгеләре генә кала. Яктылык шуннан төшә. Өй эчендә сәке, яз көне аның астында ояда каз йомырка басып утыра. Шул тирәдә йөрсәң, башын сузып, аягыңны кан чыкканчы чукып ала. Бөтенебез шул сәкедә йоклыйбыз. Әти-әни ике кырыйда, ә без энем белән – уртада. Мин әти кырыенда, энем әни янында. Әти, мескенем, туңа: “Кечкенәм, аркама терәлеп ят әле, аркам бик туңа”, – ди (әтиебез, безне яратып, миңа “кечкенәм”, ә энемә “матур егетем” дия иде). Иртән дер калтырап торасың, идәндә чиләктәге су катып бозга әйләнгән була. Әни чүмеч белән бәрә-бәрә ватып, бозлы су салып, самавыр куя. Чәй эчеп, мин мәктәпкә китәм, әти – эшкә.

Өебезнең дүрттән бер өлешен зур мич алып тора. Ягасың-ягасың, барыбер җылынмый. Ягарга утыны булса иде әле! Әтиебездә бронхит чире, көне-төне буыла-буыла йөткерә. Җәй буе тимер көпчәкле “уфалла” арбасы тартып урманнан коры-сары ташый. Юньле, утынга яраклы агачны кисәргә ярамый. Көз көне, тал яфраклары коелгач, әни тал кисә. Ул вакытта таллары да бармак юанлыгы гына иде, гел кисеп торгач үсәргә өлгермәгәннәрдер инде. Колхоз салам бирсә, аны вак көлтәләргә бәйләп, кышын мичкә ягарга өеп куялар. Әнием менә шул “дирбия”ләрне ягып, өйне җылыта, казан астына ягып аш пешерә, ипи сала. Кичтән берәр чиләк бәрәңгене юып, кыргычта кыра да, аңа арыш оны кушып, камыр басып калдыра. Салкын өйдә камыры да юньләп кабармый аның, көчсез генә ягылган мичтә ипие дә чиле-пешле булып пешә (сигезенче классны тәмамлаганчы бәрәңге кушылмаган ипи ашаганымны хәтерләмим).

“Казлалны улламасалал, ит асал идек”
Күршебездә Гани абый белән Нәгыймә апа тора, өч балалары бар. Гани абый тегермәнче. Яшьтән урман кисеп, утын әзерләп үскән Нәгыймә апа җор телле, зур гәүдәле, ирләрнеке кебек калын тавышлы, таза беләкле хатын, безнең ише бала-чаганың арт сабагын укытырга да күп сорамый. Безгә кергәнен көтеп алабыз, чөнки ул әллә ниләр сөйләп, көлдереп бетерә. Керә-керешкә: “Шәмси, чүбек чәйнәп елап утырма, җыен, иртәгә утынга барабыз!” – дип кычкыра. Икенче көнне иртән Нәгыймә апа үзләренең савым сыерларын җигеп, әни чана тартып, утынга китәләр. Урманда бөтен кешене зар елаткан каравылчы Салих очраса, беттең, йә чанасыз, йә балтасыз каласың. Әни әйбәтрәк утын алып кайтса, әти аны мактап куя. Урманнан кайтып, казан астына ягып, аш пешерергә кирәк. Су салып, казан астын тергезеп җибәрүгә, каһәр суккан, кырык ямаулы казан тишелеп ага башлый. Битеңне сыпырып “әппәр” әйтәсең дә, ач корсак белән йокларга ятасың.

Иртән, чиләк ярымлы, корымга каткан казанны куптарып (ямауга иске көрәк тапсаң, бәхет инде), әни тимерчегә чыгып китә. Тимерче дә сине көтеп тормый әле, вакыты булгач кына ямый. Әйткән вакытка барып, казаныңны алып кайту гына түгел, кыш икән, аны сыларга кызыл балчык табу – үзе бер бәла. Казанны кабат үз оясына урнаштыргач, анда быгыр-быгыр умачлы аш пешә, “ите” – сыздырылган сызык. Ит булса, бәйрәм инде, тик анысы сирәк эләгә.

Тәрәзә каршында казлар өчен читәннән үргән лапас бар. 9 баш казыбыз шунда төн куна. Беркөнне караклар шунда тавыш-тынсыз кереп, казларны урлап, су буенда суеп, башларын гына калдырып киткәннәр. Ике казыбыз ни могҗиза беләндер качып калган. Әни иртән елый-елый казларны чакырып, эзләп йөрде. Көзге сугымыбыз шул – ике каз һәм җиде каз башы булды. Энем Фәритнең теле ачылып килгән чак иде: “Әни, казлалны улламасалал, ит асал идек”, – диде. Безнең кебек хәерче, ач-ялангач кешеләрнең казлары каракларның тамакларыннан ничек үтте икән?! Укытучы Мәсгуть абый Камалов: “Шул мескеннәрнең казларын суйганчы, минем сарыгымны урлап суйган булсаларчы”, – дигән. Ул көзне күпләрнең бозауларын, сарыкларын, казларын урлап, башларына җиттеләр.
Соңыннан бурларның эзенә төшеп, хөкем иттеләр.

“Тыңлагыз! Колхоз радиоузелы сөйли”

1956 ел. Авыл урамнарында чокырлар казып, баганалар утырталар. Халык гөж килә... Йортларга радио кертәселәр икән. Баганаларга чыбык сузып, йорт саен радио нокталары-розеткалар куеп чыктылар. Кибеткә радиолар кайтты. Әни акча бирде, мин дә һөд-һөд кошы тоткан кебек “Северы” радиоалгычы тотып, очып өйгә кайттым. Радио эчендә башта нидер шытырдады-чытырдады, аннан: “Тыңлагыз! Тыңлагыз! Колхоз радиоузелы сөйли”, – дигән тавыш ишетелде. Безнең шатлык эчкә генә сыя торган түгел – урамга, бер-беребезнең өйләренә йөгерешеп кердек. Авыл кайнады... Кайсыдыр радиосын кибеткә кире китерде: “Миңа урысча гына сөйли торганын саткансың”. Радио иртә-кич кенә сөйли, ә ял көннәрендә көндезләрен дә татарча тапшырулар була иде.

Җәйге челләдә янгын сүндерүчеләр мич ягарга рөхсәт итмиләр. Морҗадан төтен чыкканны күрсәләр, килеп, мичеңне җимереп китәргә дә күп сорамыйлар, чөнки шул елларда безнең колхозга кергән Матмыр авылы тулысынча янып бетә язган иде. Берзаман Зарифа апа кача-поса гына мичкә ягып, ипи пешерергә җыенганда гына, радио кинәт сөйләп җибәрә. Курыкканга куш, коерыгы белән биш – Зарифаттәй куркуыннан “лып” итеп артына утыра. Аннан: “Пожар!” – дип кычкыралар дип торам, син икәнсең, ләгънәт!” – дип, кисәве белән радионы тетеп бетерә.

Мин өченче класста укыганда, берәүләрнең иске өен сатып алып, әтиләр икенче өй салырга уйлыйлар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ул йорт бик черек була. Әнинең: “Акчаны суга салдык”, – дип, ачынып елап йөргәне хәзер дә күз алдымда. Колхоз, эшләгәннән тотып калу хисабына, чи усак бүрәнәләре биреп, теге иске өйнең бүрәнәләрен кушып, кечкенә генә өй “сипләп” керәләр.

Әти-бәгърем шул өйдә кышлады. Үләренә берәр атна кала йөткерүеннән туктады. “Их, берәр ай гына шулай яшәргә иде!” – диде. Күп тә түгел, бары бер ай гына! Әтиебез 57 яшендә, апрель аенда, газапларыннан котылып, безне ятим итеп, бакыйлыкка күчте. Аның өчен мин “кечкенәм”, энем “матур егетем” булсак, авыл халкы өчен “Чукрак Низами балалары” идек.

“Атадан бала яшь кала, бик күп эшләр башкара”

Әти үлгәч, тормыш йөге үзебезгә генә калды. Беренче язда ук кулыма көрәк тотып, бәрәңге утыртырга туры килде. Әнием яшелчәчелектә эшли. Кан басымыннан интегә. Елына берничә тапкыр сырхауханәдә ятып чыга. Колхозда юньләп эшләүчесе, ир-аты булмагач, колхозчыларга икмәк аз тия. Алган ашлыклар язга инде ашалып бетә. Әни иртән колхоз идарәсенә аванска он сорарга менеп, берәр пот арыш оны кайтарып калдыра да, үзе эшкә китә. Өйдә үзебез генә, ашыйсы килә... Онны ашап карыйбыз, авызга алуга тамакка тыгылып, пырык-пырык йөткертә, ашап булмый... Җәй буена бөтен эшебез – ашарга эзләү. Кәҗә сакалы, сәрдә, кыр суганы, кузгалак, балтырган, каен, җир җиләге, чикләвек эзләп, урман-кырларны, бакча башларын, Ашыт буйларын айкап чыгабыз. Безнең очта гына 25-30 бала. Көтүебез белән борчак басуына китәбез. Ә анда каравылчы Шәүкәл бабай басу кырыена да китерми, таяк белән куа. Билгеле, сакламасаң, ач күзле, буш корсаклы, саранча көтүе кадәр бала-чага борчак басуын дүрт-биш көндә кара җиргә калдырачак. Бөтен дөньяны айкап, үзебезнең инеш буена кайтып егылабыз.

Чәч аралары ком, балчык белән тула. Зәңгәрләнеп-күгәреп беткәнче су коенабыз. Тишек кәрзиннәргә камыш тутырып, ыштаннарыбыз белән балык сөзәбез. Усалрак малайлар ул арада йә күлмәк җиңеңне, йә ыштан балагыңны юешләп, төйнәп куялар. Судан чыгып, дер-дер калтырап, елый-елый тешең белән “каз боты” кимерәсең.

Кыш буена нинди генә этлекләр эшләп бетермибез. Хәзерге вакыт булса, билләһи, көтүебез белән полициядә учетта торыр идек. Әби-чәбиләргә аеруча күп зыян кылдык. Тавык ояларыннан йомырка чәлдереп, аны сагызга алыштырулар, комган тоттырып, салкын мунчага җибәрүләр, яз көннәрендә юлга бер-бер артлы сулы батыргычлар ясап, әни чәй эчәргә чакырды дип, “шахтер кәлүшләре” кигән әбиләрне шунда батырулар... Беркатлы, мәрхәмәтле әбиләребезнең рухлары безне кичерсен инде, Ходаем.

Менә без дә үсеп җиттек, әни!
Энемә – 9, миңа 12 яшьтә колхозда эшли башладык. Энем Фәләхетдин абый белән дуңгыз көтүен көтә, ә мин болында печәнчеләр янында. Җиткән кызлар, киленнәр белән Ашыт буенда ир-егетләр чапкан печәнне таратабыз, кипкәч җыябыз. Печәнчеләр өчен зур казанда итле аш пешә, чәй кайный. Әбәт ашап, Ашытта су коенып, уйнап, ял итеп алгач, тагын эшкә тотынабыз. Печәннән кайтканда һәркем бераз печән алып кайтырга тырыша. Чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә көлтәлим. Өебез авылның иң түбән очында, болыннан өч-дүрт чакрым бардыр.

Беркөнне печән күтәреп кайтып, “ишегалдына” керүем булды, бригадир Кашаф абыйның ат белән безнең тыкрыктан төшкәне күренде: капка-койма юк, бөтен тирә-юнебез “җил белән” ябылган-тотылган. Печәнемне күтәреп, лапаска кереп постым. “Әнә, әнә, шунда кереп китте”, – дип, бригадир артымнан лапаска керде. Шулкадәр ерактан күтәреп кайткан печәнемне бирмәс өчен тарткалаша-тарткалаша еласам да, файдасы тимәде: бригадир аны ат арбасына салып, өстенә утырып китеп барды. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен шул...

Аннан авыл халкы кышка утын әзерли. Мин дә урман каравылчысы Гыйлемхан абыйга барып, рөхсәт алып кайтам. Бераз ашарга алып, иртән аңа ияреп урманга китәбез. Каравылчы безгә нинди агач-куак кисәргә яраганын күрсәтә дә, үз эшләре белән китеп бара. Без – 9 һәм 12 яшьлек ике бала, “урман кисәргә” тотынабыз. Ун көннәр чамасы биш-алты чакрым барып-кайтып, утынны әзерләп бетерәбез. Әле бит аны алып та кайтырга, моның өчен идарәгә барып, машина сорарга кирәк. Әнием бигрәк юаш, йомшак хатын: “Кызым, колхозда син эшлисең, үзең менеп сора инде”, – ди.

Кичке җиделәрдә идарәдә нәрәт вакыты. Бригадирлар, эреле-ваклы авыл түрәләре шунда җыела. Мин кемнән нәрсә сорарга белмичә, коридорда аягымны селкеп утырам. Сәгать тугызларда нәрәт бетеп, кайсы-кая таралыша, мин “күзле бүкән”не күргән кеше юк. Иң ахырдан колхоз механигы Габделхәй абый Каюмов яныма туктап: “Бала, нишләп утырасың монда, караңгы төшә бит инде?” – ди. Күзләремдә яшь, көч-хәл белән: “Абый, утын әзерләгән идек, машина кирәк”, – дим. “Иртәгә кичке якта булыр”, – дип, мин ятимәгә кош канатлары куеп, озата. Габделхәй абыйның яхшылыкларын гомеремнең соңгы көннәрендә дә онытасым юк. Әллә ничә тапкыр ярдәм итте ул безгә. Соңыннан, мин механизаторлар бухгалтеры булгач, үзе белән эшләргә дә насыйп итте әле. Әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын.

...Ренат Вәлиевнең гармун моңнары күңел түрендәге менә шушы хатирәләрне актарып ташлады. Безнең бала чак шулай узды. Хәзерге балаларны бернәрсә белән дә шаккатырып та, шатландырып та булмый. Без бер шакмак шикәрне дүрткә бүлеп, шул кисәккә дә шатланып туймый идек.

Әни-бәгърем, берни ашый-эчә алмыйча, тилмерепләр үлде. “Кызым, гөлләргә су сип, тилмертмә”, – дия иде.

Әнием, юашлардан юаш булсаң, беркемгә бер авыр сүз әйтмәсәң, гомер буе намаз укысаң да, Ходай сиңа авыр, яман чир насыйп итте шул. Син үлсәң, бөтен дөнья җимерелеп, асты-өскә килеп, үзем дә үләрмен кебек иде. Нишлисең, “башым ярылса – бүрек эчендә, кулым сынса – җиң эчендә” булды.

Сиңа догалар кылу өчен Коръән Кәримне гарәпчә укырга өйрәндем. Әнием-бәгърем, кылган догаларым, әлеге истәлекләрем дөньялыкта эчә алмаган суларың, ашый алмаган ризыкларың булып рухыңа ирешсә иде.

Филсинә СИБГАТУЛЛИНА. Кадыш поселогы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.03.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»