|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2017 Милләт
Петрякста өлкә җыены узды (ФОТО)2 мартта барча татар авыллары администрацияләре белән җирле эшмәкәрләр арасында дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, мәдәниятне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу максаты белән Петрякс мәдәният йортында беренче өлкә сходы булып үтте. Чарадаавыл главалары һәм җирле эшмәкәрләр белән бергә Түбән новгород өлкәсе эчке сәясәт министрлыгы вәкиле, татарлар күмәк яшәгән район башлыклары да катнашырга тиеш иде. Кызганычка каршы, алар килмәде. Президиумга Түбән өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни оешмасы башкарма директоры Салихҗанов, аның урынбасары Илдус Абдуллин, өлкә иҗтимагый палата әгъзасы Валерий камальдинов, тарих фәннәре докторы, профессор Ольга Сенюткина, Пильна районы башлыгы урынбасары Светлана Сальникова, Петрякс авыл администрациясе җитәкчесе Ансар Садретдинов менделәр. Җыелышны Илдус Абдуллин алып барды һәм беренче булып сүзне Пильна районы вәкиленә бирде. Светлана Валерьевна кунакларны тәбрикләп, чараның зур әһәмиятен ассызык-лап үтте. Ә җыелышның максатын ачыклап, Әхмәт улы чыгыш ясады. - Сходның Петрякста уздырылуы тикмәгә генә түгел. Бу авыл бар¬ча торак пунктларга үрнәк булып тора, чөнки монда барлык социаль объектлар сакланган һәм алар җирле СПК белән үзара тыгыз хезмәттәшлектә торалар. Бу факт авыл үсешенә уңай йогын¬ты ясый, - диде ул. - Безгә акча сорап киләләр, ләкин милли оешма финанс ярдәм күрсәтә алмый. Без информатив ярдәм күрсәтә алабыз, сезнең пробле¬маларыгызны, тәкъдимнәрегезне төрле дәрәҗәдәге түрәләргә җиткерергә мөмкинлегебез бар. Менә бүгенге очрашу нигезендә тупланган сорауларны да Губернаторга юлларбыз, - диде рамил Әхмәт улы. Шулай ук ул узган елда чүмбәлидә атаклы рәис, Социалистик хезмәт герое Шәмил Юсипов исемен бер урамга бирү һәм аның истәлегенә такта куелу турында сөйләде. - Кирәкле, мөһим чара үткәрдек. Һәр авылда да дан казанган шәхесләр бар, чүмбәлилеләрдән үрнәк алып, башка авыллар да танылган авылдашлары истәлеген мәңгеләштерсә, әйбәт булыр иде, - диде рамил әфәнде. Ансар Садретдинов үзе җитәкләгән администрация эшчәнлеге белән таныштырды, Татар Моклоасы администрациясе башлыгы Салех Щегалев та шушы максат белән чыгыш ясады. Сергач район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе рушан Идрисов үз чыгышында узган елда Түбән Нов¬городта үткән Федераль сабантуйны оештыруда килеп чыккан җитешсезлекләргә аеруча зур игътибар бирде. - Безнең төбәктә узган Федераль милли бәйрәмебез тиеш¬ле дәрәҗәдә оештырылмаган иде. Анда районнардан килгән милли-мәдәни коллективларга, эшмәкәрләргә игътибар бөтенләй бирелмәде, - диде ул, зарын нижгар татарларының милли-мәдәни реги¬ональ оешмасы идарәсенә юллап. Дөрес тә, Түбән новгородта үткән Федераль сабан туеның дәрәҗәсенә туры килмәвен белгечләр дә ассызыклый, милли көрәш ярышларында туган бәхәсләр Татарстанда бүген дә киң тикшерелә икән. Фермерчылык хәрәкәте пробле¬маларын рбишча аграрие наил Алимов күтәреп чыкты. Аның тәкъдимнәренең иң мөһиме - җирле хуҗалыклар җитештергән продук¬цияне максатчан программалар яки башка система ярдәмендә реализацияләүне җайга салу. Россиянең атказанган физкуль¬тура хезмәткәре Зәки Валемеев мәгариф системасында барган үзгәрешләр турында сөйләде. Аеруча аны укытучыларны стимуллау чаралары юкка чыгуы борчый. Рамил Салихҗанов йомгак сүзендә бу чараның кирәклеген билгеләп үтте һәм сходта ачыкланган проблемаларны өлкә түрәләренә җиткерербез, диде, ә Валерий Камальдинов бу эштә ярдәм итәргә ышандырды. Сход Петрякс мәктәбендә чәй табыны белән тәмамланды. Әлбәттә, бу чара кирәкле, максаты изге, ләкин, форматы шик тудыра. Бу җыелыш мөһим проблемаларны чишү урынына, бер-беребезне кри¬тикалау чарасына әверелмәсен иде.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|