поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.11.2009 Җәмгыять

ДӨНЬЯ ЧҮПКӘ БАТМАСМЫ?

Кешелек дөньясы эволюцион үсеш – техник прогресс эпохасына аяк басты. Тик бер яхшылыкның бер яманы дигәндәй, революцион күтәрелешнең тискәре ягы да бүселеп чыкты: Җир планетасы сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларыннан, бүленеп чыккан газлардан һәм агулардан тончыгып үлү куркынычы астында. “Шыттыра инде бу”, – дияр кайберәүләр. Юк, җәмәгать, шыттырмыйм. Бергәләп кайбер саннарга күз салсак, моның шулай икәнлегенә инанырсыз.

Иң элек, каты көнкүреш калдыклары (ТБО) дигәннәренә тукталам. ТБО ул – инде кулланырга яраксыз, әмма шулай булса да товар. Кагыйдә буларак, аны чүп категориясенә кертеп, махсус төзелгән полигоннарга саклау һәм утильләштерү өчен ташлыйлар. Бу бигрәк тә Русия шартларында шулай. Интернет мәгълүматларына ышансак, дөнья буенча чүплекләрнең күләме ел саен 3%ка арта. БДБ дәүләтләре елына 100 миллион тонна чүп түгә, шуның 27 млн тоннасы Русия өлешенә туры килә. Бүген илдә ТБО полигоннарының гомуми мәйданы 2 мең квадрат километрдан артып китә һәм ул ел саен 100 квадрат километр яңа җирләр таләп итә. Бу әле рәсми полигоннарга гына кагыла торган саннар, ә рәсми булмаганы – кешеләрнең стихияле рәвештә чокыр-чакырларга, су буйларына, урманнарга ыргытканнары күпме.

 

Русия, дөньяның артта калган илләре кебек үк, көнкүреш калдыкларыннан “котылу”ны әлегә ТБО полигоныннан башка күз алдына китерә алмый. Әгәр ошбу системага үзгәрешләр кертелмәсә, Гринпис мәгълүматлары буенча янә 8 елдан иксез-чиксез империянең эре шәһәрләре чүп астында тончыгачак.

 

Миллиардлар – аяк астында

 

Газета-журналлар, кибетләргә сатуга чыгарылган товарларны төргән тартмалар һәм кәгазь эшләнмәләр; пластмасс шешәләр һәм савытлар, азык һәм үсемлек калдыклары; кара, төсле металл, пыяла; текстиль; агачтан ясалган эшләнмәләр һәм башкалар – болар барысы да көнкүреш калдыклары. Аларның һәммәсен бер өемгә бутап, полигонга яисә башка җиргә алып барып ташласаң, ул – бер файдасыз чүп! Ә инде аерым урналарга җыеп (фәнни телдә селектив җыю дип атала. – Ф.Х.), икенчел эшкәртү уздырсаң, бусы инде – файда, чималны янга калдыру һәм акча эшләү. Русиядә (аерым алганда, Татарстанда) әлеге ысул яралып кына килә. Бу уңайдан, ничек кенә сәер тоелмасын, эре шәһәр чүплекләрендә казынучы бомжлар дәүләтнең торак-коммуналь хуҗалык (ТКХ) системасына караганда, күпкә уңышлырак эшли. Алар чүплекләрдә актарынып, аннан кара һәм төсле металл, кайбер гамәлгә яраклы эшләнмәләр табып, криминалитетка (криминал элементлар ТБО полигоннарының төшемле бизнес икәнлегенә күптән төшенгән. – Ф.Х.) түбән бәягә тапшыра. Тегеләр, үз чиратында, аннан яхшы гына акча эшли. Юк, бу калдыклардан котылуның үтемле юлы була алмый, әлбәттә. Җаваплы чиновниклар көнкүреш калдыкларын селектив җыю һәм икенчел чимал итеп эшкәртүгә теләр-теләмәс алына.

 

Русия, цивиль дәүләтләрдән аермалы буларак, калдыклардан котылуның ансат юлын сайламакчы. Мәсәлән, Мәскәүдә ТБО калдыкларын яндыручы 3 завод өстенә яңадан шундый 6 завод төземәкчеләр. Моның планетадагы башка бер генә мегаполиста да булганы юк әле. Чөнки ул финанслар ягыннан да, экологик яктан да зыянга гына (завод морҗаларыннан чыккан төтен катлы-катлы фильтрлау үтсә дә, агулы матдәләрне атмосферага тарата). Алдынгы Европа илләре һәм Япония калдыкларны эшкәртүгә Zero Waste методын кулланып, инде бернинди калдыклар калдырмау дәрәҗәсенә ирешкән. Һәм Җир шарында көнкүреш калдыклары бизнесындагы акча әйләнеше 500 млрд долларга җитә. Ә безнең ил бу өлкәдә, ким дигәндә, аяк астында аунап яткан 30 млрд сум акчасын югалта.

 

Алабугада хәл ничек?

 

Битарафлыгы аркасында үзенең түккән чүпләре астында күмелеп калу чигенә якынлашкан җәмгыятебезнең Алабуга шәһәре һәм районы авылларында яшәгән өлеше көнкүреш калдыкларыннан ничек котылуын белергә теләп, тиешле хезмәтләрне йөреп чыгарга ниятләдем. Иң башлап, коммуналь хуҗалыкның идарә бинасына кагылдым. Хисап-икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итүем уңайсыз тәмамланды – андагылар: “ТКХның баш инженеры Эрот Бадиков барлык сорауларыгызга җавап бирер, журналистлар һәм телевидение хезмәткәрләре белән ул аралаша”, – дигәч, аның хозурына кердем. Русчадан башканы белмәгән ир заты шактый дорфа кабул итте. Минем: “Глобаль әһәмияткә әверелеп баручы проблеманы хәл итүнең юлларын бергәләп эзлисе иде”, – дигән сүзләремне ишетергә дә теләмәде. “Җитәкчебез – Ринат Бикинеев, аның әмере булмыйча торып, сезгә берни дә сөйләмәячәкмен”, – дип кырт кисте. Начальниктан фатыйха алмыйча эш майтарып булмасын чамалап, аның кабинетына юнәлдем. Кабул итү бүлмәсендәге кыз Ринат әфәнденең әлегә бүлмәсендә түгеллеген әйтте, теләсәгез, алдан шалтыратып белешегез, дип телефон номерын бирде. Кызганычка, 2-3 көннән соң телефоннан шалтыратуым да, янә берничә көннән кабат әлеге оешмага килүем дә уңай нәтиҗә бирмәде. Соңгысында сәркатип: “Бикинеев авырый, теләсәгез, аның исеменә рәсми хат язып калдырыгыз”, – диде. Югыйсә рәсми хат кирәклеген беренче визитым вакытында ук әйтергә була иде. Бу оешмадан үземне кызыксындырган сорауларыма юньле-рәтле җавап ишетә алмаячагыма төшенеп, тәкъдимнән баш тарттым.

 

Роспотребнадзорның Алабугадагы оешмасы җитәкчесе Хайсаров исеменә быелның 3 октябрендә рәсми хат белән мөрәҗәгать итүемә 8 октябрь белән даталанган җавап алдым. Тулаем ничек эшләүләренә бәя бирә алмасам да, оператив җавап бирүләре игътибарга лаек.

 

Хатта берничә сорауга җавап бирүләрен үтенгән идем.

 

1. Сезнең хезмәткәр ТБО полигоннарын карап торуда нинди роль башкара?

 

2. Калдыкларны саклауда һәм утильләштерүдә инструкциядән тайпылышлар күзәтеләме?

 

3. Эпидемия кабыну очраклары булганы юкмы?

 

Җавап: “ТР буенча Роспотребнадзор территориаль бүлеге идарәсенең Алабуга районы һәм шәһәре җирлегендә көнкүреш калдыклары ташлана торган полигоннарны тикшерү чаралары 26.12.2008 елда кабул ителгән 294нче Федераль Закон нигезендә өч елга бер тапкыр үткәрелә. ТКХның көнкүреш калдыклары полигоны соңгы тапкыр 2009 елның апрелендә тикшерелде. Көнкүреш калдыклары полигоны урыны һәм аны карап торуга булган гигиена таләпләрен бозу очраклары ачыкланды.

 

2009 елда полигонда кагыйдәләрне үтәмәү аркасында йогышлы авырулар таралуы күзәтелмәде”.

 

Мин сәркатип кыздан бәяләмәне кем язуы белән кызыксынгач (гадәттә, бәяләмәне компетентлы хезмәткәрләрдән берәрсе яза, ә җитәкче имзалый – Ф.Х.), ул эксперт-белгеч Ришат Газизов бүлмәсенә төртеп күрсәтте. Шәһәр һәм район территориясендә эзләнеп йөри торгач, кайбер “яшерен” чүплекләргә дә тап булган идем. Алар турында өстәмә мәгълүматларны белгеч авызыннан ишетеп булмасмы дигән уй мине эксперт янына әйдәде.

 

Эшкәртүче завод кирәк

 

Рәшит Рәкыйп улы каядыр бик ашыга иде, кабинетыннан чыгып килгән вакытына туры килсәм дә, соравымны канәгатьләндерү йөзеннән, 10 минут вакыт табасы итте. Минем: “Стихияле рәвештә барлыкка килгән чүплекләрне тикшерәсезме?” – дигән соравыма ул кыска гына: “Юк”, –дип җаваплады. Бусы гаҗәп, әлбәттә. Ә бит андый чүплекләр шәһәр эче һәм яны, район территориясе буенча барлый башласаң, дистәләрчә һәм аларның һәркайсы теләсә кайсы вакытта эпидемия чыганагына әверелергә мөмкин.

 

М-7 номерлы Мәскәү–Уфа федераль трассасы янәшәсендә үк, Алабуга кирпеч заводы белән ике арада, заманында күп еллар чимал чыганагы буларак файдаланылган балчык карьеры бар. Хәзер инде ул ташландык хәлдә. Һәм соңгы 4-5 елда бу карьерны Алабуга ТКХсы рәсми булмаган чүп түгү полигоны иткән. Бу турыда кешеләрдән очраклы гына ишетеп белдем һәм биниһая зур мәйданны биләгән әлеге чүп котлованын үз күзләрем белән барып күрдем. Каланың коммуналь хезмәтләре көнкүреш калдыкларын утильләштерү өчен ансат юл тапкан икән шул: шактый күләмдәге калдыкларны Алабугадан 14-15 чакрымда урнашкан Малореченски авылы янындагы рәсми (бу полигонга барып, андагы кизүдән көненә шәһәрдән уртача ничә машина калдыклар китерүен сорашсам да, “белмим”нән башка җавап ала алмадым. – Ф.Х.) ТБО полигонына алып бармыйча, 4 микрорайонга терәлеп диярлек торган элекке ком базларына гына илтә башлаганнар. Нәрсә генә китермәгәннәр бирегә: рубероид калдыклары, шифр кисәкләре, пыяла ватыклары, пластмасс шешәләр, кәгазь һәм тагын әллә нинди чүп-чар. Хәтта 4нче микрорайон территориясе өчен мәйдан арчыганда төбе-тамыры белән йолкып алынган яшь нарат агачларына кадәр бар. Котлован кырына китереп аударылган калдыклар атна-айлар буе янар-янмас пыскаклап-төтенләп утыра икән. Янәшәдә генә кешеләрнең бакчалары бар, бер ханым: “Инде күптән бакчамдагы алмаларны һәм башка җимешләрне ашамыйбыз, чөнки алар төтен белән агуланган”, – дип зарланды. Кирпеч заводындагы йортларның берсендә яшәүче карт: “Калдыклар хәйран гына җыелгач, аларны бульдозерлар белән котлованга этеп төшерәләр”, – дип сөйләде. Мин карьерда булган ниндидер 15 минут вакыт эчендә бер “КамАЗ” машинасы әрҗәсенә төялгән чүпне бушатып китеп тә барды.

 

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Ришат әфәнденең әйтүенчә, ул һәм аның коллегалары Алабугада ТБО эшкәртү заводы булдыруны юллап инде дистә еллап йөрсәләр дә, нәтиҗә нуль диярлек. 2007 елда 1000 еллыгын билгеләп үткән, үскән вә яңарган калада икенчел чимал заводының булмавы гаҗәп хәл, әлбәттә. Югыйсә, заводның проекты эшләнеп, экспертиза үткәрелсә һәм аны тиешенчә финансласалар, чыгымнар берничә елда капланачак. Ник дигәндә, калдыкларның 40-50 проценты кабат эшкәртеләчәк һәм ул акча булып шәһәр казнасына кайтачак.

 

Бүгенге көн белән генә яшәп булмый, иртәме-соңмы чүплек проблемасы глобаль чишелеш сорап көн кадагына килеп басачак. Чиновниклар моны дөрес аңласа иде.


Фирдәвес ХУҖИН
Безнең гәҗит
№ 47 | 25.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»