|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2017 Матбугат
Алсу Хәсәновага бүген 39 яшь тулган булыр иде"Ватаным Татарстан" газетасында эшләгән танылган журналист, мәдәният һәм сәнгать темаларына язылган күпсанлы үткен материаллар авторы Алсу Хәсәнова, әгәр исән булса, бүген үзенең туган көнен бәйрәм итәр иде. Аңа бүген 39 тулыр иде... Алсу куркыныч авыруны җиңә алмыйча, 2015 елда арабыздан китте. Алсуның әнисе Миңзифа апа Шәледә кызының бүлмәсеннән музей ясаган. Күптән түгел безнең өчен кечкенә генә экскурсия дә үткәргән иде. Яшь журналистлар арасында үткәрелүче Алсу Хәсәнова премиясе дә булдырылды. Аның беренче нәтиҗәләре әле чыгарылмады. Якын арада хәл ителер, дип ышанып калабыз.
--- |
Иң күп укылган
|