18.03.2017 Язмыш
Үзен детдомда калдырып киткәннәрен ишеткәч, баланың күзләре шар булды... (ЯЗМЫШ)
Мин сиңа гашыйк булыр идем... Бу сүзләрне Балык Бистәсендә яшәүче Фәридә ханым Шәриповага улы Руслан туган көне белән котлаганда әйткән. Дөрес, аның “әгәр син 11 яшьтә булсаң” дигән шарты да бар, чөнки малайга 12 генә яшь. Русланның әнисенә ничек итеп бүләк алганын да сокланып, яратып искә төшерәләр.
Мәктәптән кайтышлый чәчәк кибетенә кергән ул. Кибетче аңа яңа гына чәчәк ата башлаган бәләкәй гөл тәкъдим иткән. Малай: “Минем әнием шау чәчәктә утырган матур гөлгә лаек”, – дип кырт кискән. Монысы арзанрак бит аның дип акланган кибетче. Бала үз сүзендә нык торган. “Әниемә бернәрсә дә жәл түгел”, – дигән. Шулай әйтерлеге дә бар, чөнки ул акчаның кадерен белә, үзе эшләп таба. Әмма бу хакта соңрак. 12 яшьлек Русланның һәм абыйсы – 17сен тутырган Артурның шушы аз гына гомер эчендә башыннан үткәннәре гыйбрәтле дә, сокланырлык та.
Артур
– Үз балабыз булмады безнең, – дип искә ала Фәридә ханым. – Хастаханә юлын күп таптадык. Табиблар гел, барысы да әйбәт, дип әйтә килделәр. Тик фаразлары чынга ашмады. Күгәрчен авылында биш ел яшәгәннән соң Балык Бистәсенә күчендек. Тормышыбыз түгәрәкләнсен дип, ирем Илдус белән тәрбиягә бала алу турында уйлана башладык. Артурыбызны алып кайту шундый тиз булды, хәтта билгеле бер фикергә килергә өлгермәдек тә. Ирем очраклы гына районның ул чактагы опека бүлеге җитәкчесе белән очрашкан да кыяр-кыймас кына фикерен җиткергән булган. Валентина Ивановна тимерне кызуында сукты: иртәгесен иртүк: “Әйдәгез, бер бала күрсәтәбез”, – дип балалар йортына чакырды. Бардык. Биш яшьләр тирәсендәге бер малайны алып керделәр. Бик кызыксынучан. Бөтен әйберне тотып карый. Ирем шунда башкаларга сиздерми генә минем кулымны тотты да: “Алабыз”, – диде. Башка балаларны хәтта карап та тормадык. Валентина Ивановна: “Бу – бик яхшы гаилә”, – дип мактагангамы, зур ышаныч күрсәтеп, шул көнне үк “гостевой”га, ягъни танышырга биреп җибәрделәр.
Артурның машинага беренче утыруы икән. Юл шактый ерак. Йоклап китәр инде дип уйлаган идем. Кая ул! Черем дә итмәде. Аңа тәрбияче апасы: “Менә әти-әниең сине эзләп тапты”, – дигән иде. Юл буе күзен дә алмыйча әле мине, әле Илдусны күзәтеп кайтты. Шундук “әти, әни” дип әйтә башлады. Юньләп сөйләшә генә белми иде үзе. Икенче көнне кибеттән бер пакет кием алып кайттым. Аларны куярга шкафтан урын бүлеп бирдем. Киемнәрне тутырды да, ачып ала күрмәсеннәр дип, аркасы белән шкаф ишеген терәп утырды. Беренче көнне үк аяк киемнәрен, раковиналарны чистартып куйды. Икебезнең арага ятып йоклады. Икенче көнне уянып киткәч: “Мин сезнең белән йокладыммы әллә?” – дип сөенече эченә сыймады.
Шулай итеп билгеләнгән ун көн вакыт үтеп тә китте. Инде балалар йортына барып, документлар рәсмиләштерергә кирәк иде. Бу хакта ишеткәч, Артур сискәнеп китте. “Мин барып тормыйм”, – диде. Калдырырлар дип курка җанашым. Балаларга шоколадлар, йогуртлар алып, дусларыңа өләшерсең дип, көчкә ризалаштырдык. Барып җиттек. Инде машинадан чыкмый. Мин шушында гына утырып торам, ди. Балалар үзләре чыгып каршы алдылар. Артур сөенә-сөенә күчтәнәчләрне таратты. “Бу синең әтиең белән әниеңме?” – дип сорыйлар. Бик горур кыяфәт белән: “Әйе”, – дип җавап бирә. Балалар йорты директоры да: “Бала ун көн эчендә йөз процентка үзгәреп килгән”, – дип бәя бирде.
Руслан
Артурның укырга кергән елы иде. Кинәт кенә: “Миңа энекәш кирәк”, – дип аптырата башлады. Бу хакта башыбызга да килмәгән иде әле. Шуңа да: “Икегезне бергә ярата алмам шул мин. Син дә бәләкәй бит әле”, – дип үгетләргә тырыштым. “Мин савыт-сабаларны үзем юам, өйне дә җыештырам”, – ди бу. Аннан соң, бәлки, сеңелкәш алырбыз, дигән тәкъдим ясап карадык. Артур үз сүзендә нык торды. Шулай итеп, бердәнбер көнне Казанга, махсуслаштырылган балалар йортына юл алдык. Шәфкать туташы ике яшьлек бер малайны күтәреп чыкты. Кил әле, дип чакыргач, шундук кулларыма үрелде. Шәфкать туташы: “Шундый кыргый бала иде. Сезгә ничек барды соң бу?” – дип гаҗәпләнде. Шул сүз җитә калды, ахры. Беренчесендәге кебек, башка баланы карап та тормадык. Бала бәләкәй булганда, гаиләгә бирер алдыннан хастаханәдә ун көн тикшерәләр икән. Теләгегез булса, сез дә калыгыз, диделәр. Калдым. Монда мине шактый гына сюрпризлар көткән булып чыкты. Бала аякларына баса алмый. ДЦП диагнозы белән туган икән. Кулына кашык тотып ашый да белми. Йөрәгендә кимчелек тә бар, диләр. Аякка бастыра алмам, дәваларга көчем җитмәс дигән уйлар да килә башка. Әмма калдырып та китә алмыйм. Хастаханәдә тәрбиячеләр юк бит. Малай миннән башка беркемгә дә бармый. Бер кулга ияләштергән баланы ташлап китсәм, Аллаһы Тәгалә каршында ни дип җавап бирермен дип, гөнаһысыннан да куркам. Шундый мең төрле уйлар белән Илдуска шалтыратам. Ул икеләнергә ирек куймады, сүзе бер генә булды: “Алабыз!”
Алып кайткач, баланы машинадан төшерә алмый азапландык. Җилдән дә, кояштан да курка. Калтырый ук башлады. Урамга чыгарулар мең бәлагә әйләнде. Шуннан Илдус бу эшне үз кулына алды. Бервакыт карыйм шулай: комлыкта уйнап утыралар. Башта массажга йөрттек. Шуннан соң аяк очларында гына йөреп китте. Барыбер өч тапкыр операция ясатырга туры килде.
Әни, әрләмә инде
– Аллага шөкер, бик дус яшиләр, – дип дәвам итә Фәридә ханым. – Артурга 18 яшь тулды. Агротехник көллияттә укый. Мәктәптә чагында да эшне бик яратты, әллә ни укыйсы килмәгән иде. Шулай да хәзер азрак тартылды, белем алырга теләге уянды кебек сизәм. Бәлки укуын дәвам да итәр. Ә менә Руслан яхшы билгеләргә генә укый. Берәр мәшәкать килеп чыкса да: “Минем әле дәрес әзерлисем бар”, – дип, өстәл артына барып утыра. Бәләкәе бигрәк тә нечкә күңелле. Мәктәптән җыелыштан кайтканны каршыга чыгып көтеп ала торган иде. Абыйсы начаррак укыгач, без сүз әйтәсен сизә бит. Шул вакытларда: “Әни, абыйны әрләмәгез инде, яме, ачуланмагыз инде”, – дип артыбыздан ияреп йөри иде.
Авыр вакытлар бик күп булды инде. Андый чакларда, шөкер, Аллаһы Тәгаләгә сыендым. Намазларымны да калдырмыйм. Балаларымны рәнҗетергә, кимсетергә бик куркам. Әмма шулай да иң авыры Артурның мәктәптән дөреслекне ишетеп кайткан көн булды бугай. Көтеп яшәсәк тә, без моңа әзер түгел идек әле. Улым ул көнне мәктәптән бик кәефсез кайтты. Нигә икәнен шундук аңладык. “Улым, әйдә, сөйләшик әле, – дим. – Син ничектер миңа үпкәләгән кебек. Мин үземне гаепле итеп сизәм”. “Юк, әнием, минем белән сөйләшергә кирәк түгел. Бар да әйбәт”, – диде Артур. Шуннан документларны чыгарып күрсәттем, барысы хакында да сөйләп бирдем. “Әгәр әти-әниеңне күрергә теләсәң, без сиңа ярдәм итәбез”, – дип тәкъдим дә ясадым. Артур баш тартты. Шунда туйганчы кочаклашып еладык. Русланга әйтикме икән дип киңәш-табыш кордык. Артур, кирәкми, белмәсен, дигән иде дә, Илдус белән озак кына уйланып йөргәч, чит кешедән ишеткәнче, үзебез әйтик дигән карарга килдек. Үзен бала табу йортында калдырып киткәннәрен ишеткәч, Русланның күзләре шар булды. “Ничек алай була ала инде ул?” – дип ышанмыйча торды. Төшенгәч, бу бит нинди зур гөнаһ, калдырып киткән кешеләр өчен миңа бик оят, дигән нәтиҗә ясады. Бераздан: “Ник әйттең инде, әни, белмәгән дә булыр идем”, – дип үкенеп тә куйган кебек булды. “Бу хакта башкалар беләме соң?” – дип кызыксынды. “Беләләр, улым, туганнар да, укытучылар да белә”, – дигәч, тагын бер кат гаҗәпләнде. Аннан: “Әтием-әнием, бик зур рәхмәт сезгә. Сез нинди изгелек эшләгәнсез бит”, – дип, елый-елый рәхмәт әйтте.
Улларым изгелек, гөнаһ кебек төшенчәләрне бик яхшы аңлыйлар. Мәчеттә оештырылган дини лагерьга йөргәннәр иде. Намазга ук басмасалар да, догалар укый беләләр, иң мөһиме, акны карадан аерырга өйрәнделәр. Балалар йорты дигән әйбер Русланны шактый йөдәтте әле. Башта ул: “Әни, зур үскәч, әйбәт эшләсәм, акчаны детдомнарга да бирер идем”, – дигән фикергә килде. Аннан: “Миңа детдомнан бала бирерләрме икән?” – дип аптыратты.
Гаиләдә ни күрсә...
Сүзебезне әнисенә бүләк алырга җыелган акчадан башлаган идек бит әле. Бүген “Бәләкәч” балалар бакчасында завхоз вазыйфасын алып баручы Фәридә Вазыйх кызы белән төзелештә прораб булып эшләүче Илдус Мөхәммәт улы гаиләсендә бу яктан да тәртип. Акчаның кайдан һәм ничек килгәнен белеп үссеннәр дип, әтиләре кечкенәдән эшкә өйрәткән. Бер көтү казны, мәсәлән, Руслан үтенече белән үстерәләр икән. Ул аларны карый, ашата. Вакыты җиткәч, әҗере дә була. Акчаны кирәк-яракларына тотып, киләсе елга бәбкәләр алырга да калдыра икән. Кыскасы, чын бизнес, әйләнештә акча йөри. Ә олы улларының эше дә олырак. Ихатадагы җиде бозауның берсе – аныкы. Ул да үз акчасына алган. Дөрес, терлек карау эшләрен бергәләп башкаралар. Әмма үзеңнеке булу күңелне җылытып тора бит. Былтыр шул акчага укып, права алган. Планшетлы да булганнар.
Йорт эчендәге, ишегалдындагы чисталыкка, пөхтәлеккә карасаң, монда җиде бозау түгел, бер тавык та яшәми кебек тоела. Әле теплицадагы гөмбәләрне онытып торабыз икән. Шәриповлар инде дүрт ел гөмбә үстерү белән мәшгуль. “Кызык бит, үзләре нинди матур”, – ди Фәридә ханым, елмаеп. Шулаен шулай да, күпме вакыт, күпме мәшәкать дигәндәй. “Иртә белән бөтен эшләрне Илдус карап китә, кичләрен егетләр белән үзем чыгам”, – ди Фәридә ханым бу җәһәттән. Аның өчен, әйтерсең, барысы да җиңел генә. Балаларын мәктәпкә йөртер өчен машина йөртә башлавы да, “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашып, җиңеп чыгуы да, 8 Март бәйрәме уңаеннан Президент белән очрашуга баруы да, балаларның хоккей, футбол, баскетбол командаларында уйнап, призлы урыннар алуы да, Русланны аякка бастыруы да...
Балам-багалмам
Әлбәттә инде, тирә-юньдә ярдәмчел, хәерхаһлы кешеләр булмаса, мондый уңышларга ирешеп тә булмас иде. Бу җәһәттән район башкарма комитетының опека Һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Баһаутдинова менә ниләр сөйли:
– “Балам-багалмам” оешмасы тәрбиягә бала алган һәм күп балалы гаиләләрне берләштерә. Алар белән гел элемтәдә торабыз. “Яхшы эшләр атналыгы”нда агачлар утыртабыз. “Шатлыклы елмаю көннәре” дә бик күңелле үтә. Спорт чараларында да балалар бик актив катнаша. Гаиләләрне концертларга, театрларга билетлар белән дә тәэмин итәбез. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина оешманың гимнын да язды. Үзе җырлый, без кушылабыз. Йөрәкләрне сискәндерерлек җыр... Барыбызга да кагыла ул.
Минем әле игелекле
Башкарасы эшем бар.
Бик күпләрнең күңелләрен
Дәваларлык көчем бар.
Балам, балам-багалмам,
Йөрәгемнең яртысыннан,
Үз җанымнан яралган.