поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.03.2017 Әдәбият

Хан хәзинәсе сере (ХИКӘЯ)

Әмир ага Җәббаровны Самарада белмәүчеләр бик аздыр, мөгаен. Ул үзе Башкортостан якларында туып үссә дә, инде күп еллар Самарада яши һәм үзен самаралылар исәбенә кертә. Үткән җәйне аңа 90 яшь тулып узды. Шулай булса да, Әмир абыебыз егетләрчә төз һәм җитез, бер намазын гына да калдырмый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Ул әле “Бердәмлек”нең актив хәбәрчеләренең берсе дә бит. Басмабызга аның чыга башлаган беренче көннәреннән алып хәзергәчә үзенең күләмле язмаларын, хикәяләрен һәм парчаларын җибәреп тора. Күпләрегез аның бу язмаларын яратып укыганыгыз, һичшиксез, бардыр. Әмир ага күбрәк ахлак темасына яза, аның чын мәхәббәткә багышланган язмалары да шактый. Ә менә безнең ветеран-авторыбызның бу әсәре татар халкы тарихы, аның әлегә кадәр табылмаган хәзинәләре турында.

“Казан ханлыгы хәзинәләре хакында матбугатта йөзләгән язмалар басылып чыкты инде. Ләкин берсендә дә дәлилле хәбәр юк. Шуларны укып, ата-бабаларның риваятьләрен ишетеп, мин бу турыда укучыларыбызга үз язмамны тәкъдим итәргә булдым”, - дип яза Әмир ага үзенең кереш сүзендә.

Аның бу язмасы да башкалары кебек төрле маҗараларга бай, гади тел белән язылган, детектив кебек бик җиңел укыла. Кайбер монда сөйләнгән вакыйгаларга баштанрак бик ышанып бетмәсәң дә, тора-бара ничектер бу реаль тормышта булган кебек тоела башлый. Кем белә бит, бәлки, бардыр ул хәзинә дигәннәре һәм яшереп куелган урынында үз вакытын көтеп ята гына торгандыр.

Ил байлыгын саклаучылар

Бу хәлләргә 1550 - 1552 еллар тирәсе булырга тиеш. Авылның мөхтәрәм кешеләренең берсе Зәкиулла абзыйның уллары абыйлы-энеле Вәлиулла белән Галиулла ел саен Сабан туйларын шатланып, көтеп алалар иде. Йөгерүдә, көрәшүдә, ат чабышларында катнашып, бүләкләр дә алып кайта иделәр. Үсеп җиткәч, башка авылларда да беренче булып чыкканнары булды.

Хан фәрманнарын үтәүче аерым атлы төркем башлыгы Салихҗан төрле урыннарда үткәрелгән Сабан туйларында йөреп, үзенең төркеменә җитез, батыр егетләрне сайлап ала торган иде. Ул Вәлиулла белән Галиулланы да ике ел күзәткәннән соң, аларга үз төркеменә керергә тәкъдим ясады. Тик Галиулла риза булмады. Гаиләдә төпчек бала булганлыктан әти-әнисен ташлап китә алмый иде ул. Ә Вәлиулла, гаиләң белән яшәргә аерым йорт бирәбез дигәч, ризалашты.

Аларның төркеме башка яклардан килгән илчеләрне ханлык чигенә барып, каршы ала, аннан хан сараена китерә һәм кире озатып та куя. Төрле өязләрдән җыелган керем-ясакларны да саклап алып кайталар, шулай ук кара төндә барып, кемнәрнедер кулга алып, төрмәгә тапшыралар. Гомумән, хан фәрманнарын җиренә җиткереп үтиләр.

Хезмәт итү урынына беренче мәртәбә баргач, Вәлиулла бик нык гаҗәпләнгән иде: моңа кадәр аның бер тыкрыктан икенче тыкрыкка кадәр сузылган мондый озын йортны бер генә дә күргәне юк иде әле. Анда буйдаклар өчен тору, ашханә, намаз уку, ат сбруйларын төзәтү һәм саклау һәм башка бүлмәләр булып, зур ишек алдын өч яктан йөзләп ат асрарлык абзар-лапаслар әйләндереп алган.

Ишек алдында оланнарны кылыч-кинжалдан ничек кулланырга өйрәтәләр. Чапкан атның ялыннан эләктереп атланалар, аннан сикереп төшеп тә калалар. Атларны кирәк вакытта ятырга йә торырга өйрәтәләр.

Вәлиулла яңа хезмәтенә бик тиз күнекте. Соңрак Салихҗан аны төрле җирләргә башлык итеп тә җибәрә башлады.

Менә бүген дә Салихҗан аңа кайтып китмәскә кушты. Караңгы төшкәч, атларга атланып, хан сарае ягына таба киттеләр. Ерак та бармыйча, бер урамга борылдылар һәм Салихҗан бер йорт капкасын какты. Шуны гына көткәндәй, теге яктан берәү капканы ачты. Ул кеше Салихҗан белән кул биреп исәнләште дә чыгып китте.

-    Вәлиулла, бирегә ялчылары белән өч кеше килергә тиеш. Әгәр капка шакысалар: “Кем кирәк?” – дип сора. “Салихҗан энекәш”, - дисәләр, керт, башкача: “Салихҗан дус йә агай” , - дисәләр, кертергә ярамый, тиз генә килеп, тәрәзәне шакы, - диде Салихҗан. – Атларын менә шунда бәйләп куйсыннар. Алар киткән вакытта, яисә көтелмәгән хәл килеп чыкса, койманың менә бу кисәге ачыла, шуннан чыгып китсеннәр. Ул юл арттагы урам тыкрыгына чыга. Килгән кунакларның ялчылары белән сөйләшмә, алар - менә монда, син капка төбендә утырырсың.
... Аз гына яктыртылган бүлмәдә дүрт кеше утыра. Берсе – илнең мөлкәте белән идарә итүче хан вәзире, икенчесе – казна хуҗасы, өченчесе – аның ярдәмчесе, дүртенчесе – Салихҗан.

Вәзир: “Биредә әйтелгән сүзләр бу йорттан чыгарга тиеш түгел, чыкса, башларыбыз киселәчәк. Барыгызга да билгеле, соңгы вакытта илебезне кысрыклый башладылар.

Үтәмеш белән Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәндә, киңәшмичә казна акчасының бер өлешен биреп тә җибәрделәр. Вәзирләр, тарханнар, морзалар, дин әһелләре арасында ызгышлар бара. Илебезнең казнасына касыймлылар да, кырымлылар да, нугайлылар да кул суза. Руслар муенга үреләләр. Киләчәктә безне бик тә зур куркыныч көтә. Казнаны бөтенләй таратып бетергәнче, бер өлешен башка яшерен җиргә күчерергә кирәк. Ә бу турыда бик аз, бик ышанычлы кешеләр генә белергә тиеш. Мин - казна караучысы, ә бу минем ярдәмчем Касыйм була. Күчерү эшләре Салихҗанга тапшырыла. Тик ул үзе генә моны булдыра алмаячак. Ташырга, урнаштырырга тагын ике кеше кирәк. Аларын үзең табарсың, Салихҗан. Иртәгәдән башлап атыңның ияр капчыгына сыярлык итеп ярты пот чамасы алтын-көмеш  салып, шәһәр читендә урнашкан бер йортка илтеп җыярга тиешсең. Билгеләнгән бер көнне аларны Касыйм әйткән җиргә яшерергә кирәк булачак.

 ... Икенче көнне Салихҗан Вәлиулланы чакырып алып, үзенең аңа ышануын белдерде, тагын бер тапкыр зур сер итеп, хан хәзинәсенең бер өлешен бер урыннан икенче урынга күчерергә кирәклеген әйтте. Мич кырыендагы идән тактасын күтәрде дә: “Менә монда, күн капчык эчендә ярты пот чамасы алтын-көмеш булыр. Көн саен өеңә кайтыр алдыннан, кеше күрмәгәндә генә шуларны алып чыгып, ияр капчыгына салырсың да өеңә алып кайтып яшерерсең. Кайда яшергәнеңне син генә белергә тиеш. Бүген эштән соң синең өеңә барырбыз”, - диде.

Вәлиулла ике атна буе, бер көн дә калдырмыйча, шул капчыкларны өенә кайтарып, келәт артындагы бер җайлы урынга җыеп куя торды.
Салихҗан: “Боларны күчереп урнаштырырга тагын бер кеше кирәк булачак, туганың Галиуллага ышанырга ярыймы?” – дип сорагач, Вәлиулла: “Әлбәттә!” – дип җавап бирде.

Байлыкны күчерү көнен киләсе җомга көненә билгеләделәр. Салихҗан: “Моннан 70 чакрымда урнашкан бер авыл тирәсендә ике елга кушылган урыннан ерак түгел тау тишеге бар. Байлыкны шунда илтәчәкбез. Туганың атна кич биредә булсын, иртән-иртүк кузгалырсыз. Хәзинәне ике төпле арбага яшерербез һәм юлдагы беренче авылга кереп, 5-6 капчык колмак төярбез. Юлда туктатып сорасалар: “Чуваш авылына сатырга илтәбез”, - диярсез.

Аллаһы бирсә, кояш батканчы барып җитәрбез. Мин алдан йә арттан сезне күзәтеп барырмын. Анда безне Касыйм исемле кеше көтеп торыр. Байлыкны кая илтергә, куярга ул белә, кая кушса, шунда илтербез.

Барсы да ул әйткәнчә булды: Салихҗан иртән үк ат җигелгән арба белән килеп җитте. Аның ике төпле арбаның өске ягын ачканын күреп, ике туган гаҗәпләнде. Кояш чыкканда йөкне төяп бетереп, өстен ябып, беркетеп куйганнар иде.

Аятел-көрси догасын укып, юлга кузгалдылар.

Юлда андый-мондый хәлләр очрамады. Барып җитәр алдыннан чуваш авылына сугылып колмак капчыкларын шунда калдырдылар. Касыйм аларны көтеп тора иде инде. Ул дилбегәне үз кулына алды. Бераздан бер татар авылын үтеп, тау ягына үргә менә башладылар. Тау тишегенә килеп җиткәндә караңгы төшкән иде.

Сумалага манган пумаланы шытыр-шытыр яндырып, күн капчыкларны күтәреп, тау тишегенә керә башладылар. Бераз баргач, Касыйм туктарга кушты. Үзе баштан сул якка кереп чыкты. Капчыкларны шунда калдырып, башкаларын да китерергә әмер бирде. Вәлиулла белән Галиулла хәзинәне кайда яшергәнне күрмәделәр. Барын да урнаштыргач, ерак түгел арада урнашкан (Касыйм шунда туып үскән икән) авылга кереп кунып, икенче көнне генә кайтып киттеләр.

Бер-бер артлы айлар уза торды. Вәлиулла күбрәк чит ил вәкилләрен каршы алу һәм озату белән шөгыльләнә иде. Моннан ярты ел элек аның икенче баласы туган иде инде. Энесе Галиулла да өйләнде. Үткән көзне аның туена барып кайттылар. Ләкин соңгы вакытта шомлы хәбәрләр ишетелә башлады.

Бер көнне Салихҗан Вәлиулланы чакырып алды да:
-    Мәскәүлеләр Идел аръягында 100 мең кешелек гаскәр җыйганнар. Касыймлылар да шул кадәр үк гәскар белән русларга Казанны алырга ярдәм итәргә җыеналар икән. Көзгә кадәр сугыш башлануы да бик ихтимал.

Казна караучылар арасыннан берәү Касыйм ханлыгына качкан икән, ә ул хәзинәнең кайда күчерелүе турында белергә мөмкин. Шуңа күрә хәзинәне Касыйм әйткән башка урынга күчерергә булыр. Кояш баер алдыннан Галиулла белән син дә теге тау янында булыгыз. Ташлы җирне казырга көрәкләр һәм башка кирәк-яраклар да алып килегез, - диде.

Билгеләнгән вакытта ирләрне Салихҗан белән Касыйм тау янында көтәләр иде. Атларын калдырдылар да, кояш баеган якка таба киттеләр. Бераз баргач Касыйм туктады, тирә-якны җентекләп карап чыкты да: “Менә шушында казыгыз!” – диде.

Кояш баеп, караңгы төшә башлаганда, тирәнлеге күкрәктән булган баз әзер иде инде. Бераздан Салихҗан ат ияренә аркылыга салган беренче капчыкны китерде. Икенчесен алар Касыйм белән алып килделәр. Капчыкларны төрле зурлыктагы өч сандыкка бушаттылар. Шул чакта Вәлиулла: “Сандыкларга бушаткан капчыкларда ниләр булды икән?” – дип уйлап та куйды.

Бәләкәй сандык куярлык итеп баз төбен тирәнәйттеләр. Баштан анда шул кечкенә сандыкны, ә аның өстенә калган ике сандыкны куеп, зурысын иң өскә урнаштырдылар. Аятел-көрси догасын укыганнан соң, базны күмәргә тотындылар. Эшне тәмамлаганда караңгы төшкән иде инде.

Салихҗан Касыймга: “Иртән, яктыргач ук, килеп җирне тигезләрсең, ә өстенә коры туфрак сибәрсең, бер эз калмаслык булсын”, - диде. Икенче көнне егетләр белән саубуллашканда Салихҗан аларга хәзинә күмелгән җирне беренче атналарда Касыйм күзәтәчәген әйтте.

-    Ә инде соңыннан бу эш сезгә йөкләнә. Моның өчен сезгә бу авылга күчәргә туры киләчәк. Икегезгә дә йорт сатып алырбыз, - диде. – Бигрәк тә яз, җәй, көз көннәрендә хәзинә күмелгән урынны күзәтеп торырга кирәк булачак... Тагын бер нәрсәне онытмагыз: без Касыйм белән тау тишегеннән базга хәтле 440 адым санадык, шуны онытмагыз. Кем белгән алда нәрсәләр буласын, - дип тә өстәде ул.
Барсын да Салихҗан кушканча эшләделәр. Бер-ике атна эчендә бу авылга Казаннан Вәлиулла килеп урнашты. Аннан Галиулла да күченеп килде.

Нәкъ шул елны илебездә зур афәт башланды. Урыслар Казан шәһәрен камап алып, канга батырдылар. Өч көн буена байлыкларны талап, ир затларын үтереп, хатын-кызларны көчләп йөрделәр.  Соңрак шәһәр урамнарында таралып яткан меңләгән мәетләрне Идел буена ташып, салларга төяп, агызып җибәрделәр. Шулай итеп, илебез бәйсезлеген югалтты. Халкыбыз күңеленә караңгылык төште... Шулай, ел артыннан еллар үтте... Гасырлар алмашынды...

Дөньяда 1583нче ел бара иде инде. Вәлиулла бабабыз соңгы вакытларда сәбәпсез борчыла башлады. Йорт эшләре белән шөгыльләнүнең, мал-туарлар карауның кызыгы бетте. Бәлки картаюдыр. Әнә бит балалары үсеп бетте, оныклары инде шау-шу килеп йөгерешеп йөриләр. Хәзер ул еш кына утыра да үткәннәрне күз алдыннан кичерә башлый...

Урыслар илебезне басып алганга өч дистә ел узып та киткән инде. Шул чакларда Казанда, башка шәһәрләр, зур авылларда булган хәлләрне ишеткәч, чәчләр үрә тора, аларга ышанып та бетмисең. Имеш, авылларда һәр йортның хуҗаларын куып чыгарып, бер җиргә җыеп, кылычлар белән куркытып, чукындырганнар. Һәр ир затка яңа кушамат – фамилия биргәннәр. Күзләре нәрсә күрә, шуны әйткәннәр: Гусев, Петухов, Уткин... Күккә караганнар да Воробьев, Воронин, Орлов дип кушканнар, тирә-яктагы әйберләргә охшатып Телегин, Конев, Дубин дип атаганнар. Башка нәрсә тапмагач, Головин, Глазов, Носов дигәннәр. Кайбер җирләрдә хәтта оятсыз исемнәр кушарга да тартынмаганнар. Фамилияләрен онытмаганнар микән дип урамнан узган кайбер ир-атлардан: “Как фамилия?” – дип кычкырып сорый булганнар. Җавап булмаса, андыйларга камчы белән сыдырганнар.

Урыслар бирегә беренче килгәндә бу авылны да таладылар, мәчетне яндырып, муллаларны үзләре белән алып киттеләр. Әллә авыл бәләкәй булгангамы, олы юлдан ерак урнашкангамы, бәлки, бу тирәдә яткан ил байлыгын Аллаһы Тәгалә үзе саклагандыр. Башкача зур бәла-казалар күренмәде. Чукындыруга халык нык каршы торды, бирешмәде. Күп очракларда ир-атлар урманга кача иделәр.

Авылда бердән-бер русча белүче кеше, чатан Гыйльмуш чакырылмаган кунакларны кире озатканда арбага аякларын бәйләгән икешәр сарык салып: “Моя знаком, твоя знаком. Моя обижай нет, моя обижай нет”, - дип тегеләргә үзләренчә аңлаткан, ялагайланган.

Вәлиулла бабай бүген тагын юньләп йоклый алмыйча торды. Атна буе кемнәрдер: шайтаннармы, әллә фәрештәләрме аңа: “Үләрсең, вакытың җитә. Әнә, энең Галиулла да авырып тора. Сез китсәгез, ил байлыгы турындагы сер кемгә калыр? Оныкларыгызга, нәселләрегезгә яшерен хәбәр җибәрегез, Аллаһы Тәгалә кушса, бәлки, барып җитәр”.

Нинди яшерен хәбәр? Байлыкның кайда күмелгәнен әйтергәме? Әллә башканымы?

Ишек алдында уйнап йөрүче оныкларының берсенә ул:
-    Улым, Галиулла бабаңны чакырып кайт әле. Тик озакка сузмасын, - дип, йомыш кушып җибәрде. Тегесе, ярты сәгать узмагандыр, килеп тә җитте. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, Вәлиулла бабай аңа: “Әйдә, туган, эчке бүлмәгә кереп икәү генә сөйләшик әле”, - диде.

-    Менә, Галиулла туган, бирегә күчеп, ил байлыгына күз-колак булып яшәвебезгә 30 ел вакыт үтеп китте инде. Аллаһыга шөкер, һәр елны чиратлашып, хан хәзинәсе күмелгән урынны гел күзәтеп тордык. Әлегә бу серне белүчеләрнең берсеннән дә хәбәр булмады. Салихҗан күптәннән мәрхүмдер инде. Касыйм бик елгыр кеше булса да, каядыр китте дә югалды.

Галиулла аны бүлеп: “Үткән айда сеңелесен очраттым. Казанда яшәүче чуваш милләтеннән булган танышлары: “Аны руслар җәзалап үтерде, үзем күрдем”, - дип әйткән”, - диде.

-    Шулай булгач, без икебез генә калганбыз икән бит.
-    Агай, мин дә бу турыда гел уйлап ятам. Бер-ике мәртәбә төштәме, өндәме күрдем, ул серне икегә бүлергә кирәклеген кемдер әйтте. Байлыкның кайда ятканын ярты хәбәрен синең нәсел, яртысын минем нәсел белсен. Аллаһы Тәгалә кушса, киләчәктә илебезгә кире аякка басарга бу байлык бик кирәк булыр. Кайчан да булса оныкларыбыз бергәләшеп бу байлыкны табарлар дип өметләник.
-    Менә бу яхшы киңәш! Ул хәбәрне оныкларыбызга дога кебек калдырмыйча укырга кушабыз. Әйдә, ул доганың сүзләрен эзли башлыйк.
Ике атна дигәндә байлыкның кайда яшерелгәнлеген аңларлык итеп яздылар да бу язуны икегә аерып, оныкларына ятлаттырдылар. “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә теләсәгез, сез дә балаларыгызга, оныкларыгызга өйрәтерсез”, - диделәр.

Фәнис бала чактан ук сизгер, кызыксынучан  булып үсте. Бигрәк тә тарих белән нык мавыга иде ул. Укытучыны да сораулар белән йөдәтеп бетерде. Мәктәп китапханәсендә тарих турында китапларны бер ел эчендә укып чыкты.

Урта мәктәпне тәмалагач, армиядә хезмәт итеп кайтты. Аннан район военкоматына эшкә урнашып, юридик институтта читтән торып укыды.
Чечняда сугыш туктагач, башкалар белән аны да шунда тәртип сакларга җибәрә башладылар. Нәкъ шундый командировкаларның берсендә ул минага эләгеп, нык яралана һәм ике ай госпитальдә дәвалана, аннан авылга энесе янына кайта.

Ниһаять, аягына баскач, ул архив оешмасында, аннан адвокатлар конторасында эшләп ала. Тик берсендә дә күңеле эшкә тартмый аның. Бигрәк тә адвокатлык эшендә ике йөзле булырга кирәк икән бит. Ә ул болай булдыра алмый, ярый пенсия акчасын җитәрлек кадәр түлиләр әле.

Авырап ятканда башына нинди генә уйлар керми иде. Белгәннәрен укып, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, догалар кыла иде. Үзе белән җиде буын ата-бабаларының исемнәрен кабатлый торган, әбисеннән калган Һәфтияк китабы битләре арасында сакланган тагын 8 буын бабаларының исемнәрен дә барлады ул. Шулай 15 буын нәселен белгәнгә , үзе дә нык гаҗәпләнде. Моңа хәтле игътибар биреп җиткермәгән әтисе өйрәткән доганы еш кына кабатлый иде.

“Йә, Раббым, илнең байлыгын сакла! Зәкиулла улы Вәлиулланың, аның туганы Галиулланың рухларын шат, урыннарын җәннәттә кыл! Аларның нәселен бәла-казалардан сакла! Илеш суын, 440 адым “мәгъриб” сукмагын имин кыл!”
Шул доганы укыганда “нигә ул елга суын һәм андагы 440 адым сукмакны искә алырга кушылган икән соң?” дип уйга калып торган чаклары да булгалады.

Әтием белән бертуган Әсгать агайдан да сораштырдым. Ул да бу доганы белә, тик 440 адымның нинди сукмакта икәнен генә оныткан иде. “Доганы өйрәтергә минем улым юк, шулай булгач, бу сүзләрнең серләрен үзем ачарга тиешмен”, дип үз-үзенә сүз бирде Фәнис.
Аякка баскач, әнисе әйткән ерак туганнарын табып, алардан әти-бабалары турында сорашып йөрде. Күрше авылларда, район үзәгендә ерак кардәшләре белән сөйләште. Ул доганы белүче өч гаилә генә табылды. Бер әби: “Андый доганы минем бабам энемә ятларга куша иде. Ә мин аны энемнән элегрәк ятлаган идем, һәм ул оныткан сүзләрен миннән сорый торган иде”.

Фәнискә дә әби бер дә ялгышмыйча доганы әйтеп бирде. Ләкин анда аерма бар иде. Беренчесендә Вәлиулла, Галиулла исемнәре алмаштырылып әйтелгән, икенчесендә – Илеш суы урынына Тәби суы диелгән, өченчесендә – “мәгъриб” сукмагы “хөҗрә” сукмагына әйләнгән.
Әбинең энесе бүген Яр Чаллыда яши икән. Фәнис адресы буенча аны эзләп тапты. Ул да картайган инде, шулай да йөри алмаса да, хәтерен югалтмаган әле - әбидән алган доганың бер сүзен дә үзгәртмичә әйтеп бирде, әтисенең икетуганы Салават әфәнде белән бу турыда сөйләшергә тәкъдим ясады.

Ә ул бик тә абруйлы шәхес икән. Хәзер шәһәрнең зур “Чаткы” (“Искра”) берләшмәсендә генераль директор булып эшли. Бик тә милләт җанлы кеше. Туган авылында яңа мәчет салган, башка мәчетләргә ярдәм итеп тора.

Бу Салават Галиулла бабай нәселеннән булырга тиеш. Чаллыдан кайткач, Фәнис бик озак уйланып йөрде. Ни өчен догаларда аерма бар икән соң? Илеш елгасы бер авыл кырыеннан ага һәм 6-7 чакрым үткән Тибә елгасына кушыла. 440 адым “мәгъриб” сукмагы, 440 адым “хөҗрә” сукмагы дигәннәре нәрсәгә ишарә итә икән? “Мәгъриб” – көнбатышны аңлатса, “хөҗрә” – бүлмә, оя яисә тау тишегедер инде. Ике елга кушылган җирдән таулар башлана бит. Шунда күптән җимерелгән бер тау тишеге бар, дип сөйлиләр иде. Имеш, нәкъ анда хан хәзинәсе яшерелгән. Әле 1930 елларда шул мәгарәгә кереп тә кире чыга алмаган балаларны тапкач, шул тау тишегенә керә торган урынны шартлатып җимергән булганнар.

Хан хәзинәсе... Илебез байлыгы... Бәлки, тау тишегенә “хөҗрә” сукмагы белән “мәгъриб”кә – көнбатышка 440 адым барып, шул байлыкны табарга буладыр?

Көн аяз, матур иде. Фәнис машинасына утырды да шул якларны күреп кайтырга булды. Менә ул инде тау тишеге кырыенда басып тора. Аннан кояш баешына карап, саный-саный атларга кереште: 1, 2... 11, 12... 90, 91... 399, 400... Ул, 440 адымны үткәч, туктады да тирә-якны күзәтергә тотынды. Бер чакрым чамасы алдарак як-ягына каеннар үскән чокыр күренә. Аның артында урман башлана. Сул якта таулар сузылып киткән. Уң як әкрен генә түбәнәя бара. Астарак 4-5 чакрым арада Илеш елгасы ага. Аның икенче ярында Фәниснең туган авылы күренеп тора. Ә авылның бу ягына чакрым ярым гына арада авылның бер башын каплап, текә битле түгәрәк “Адашкан тау” утырган. Монголлар заманындамы, аннан элегрәк “яу”лар заманындамы һәлак булып калган бер ханны күмеп, өстенә зур итеп тау (“Курган”) өйгәннәр имеш, дигән хәбәрләр йөри.

Якын тирәдә башкача игътибарга алырлык бер нәрсә дә юк. Аяк астындагы вак ташлы, ярлы үләнле, бераз кырынрак җир, әллә кайларга хәтле җәелгән.

Ничек Фәнис уйлап чыгарган шул хан хәзинәсен эзләп, тикшереп карарга икән соң!? Бу эшне шул Салават дигәннәре ярдәм итсә генә эшләргә булыр кебек. Аның бабасының исеме дә безгә килеп җиткән әманәт догасында алынган бит.

Фәнис яңадан Чаллыга барып эшләгән офисны эзләп тапты. Тик ул үзе юк иде. Секретаре әйтүенчә, кайчан булачагы билгеле түгел, ул еш кына командировкаларга йөри икән. Ул: “Сез нинди эш белән килдегез соң, бәлки, ярдәмчесе хәл итәр?” дисә дә, Фәнис бу фикерне кире какты. Секретарь: «Кабул итә торган көне бар аның. Теләсәгез, киләсе дүшәмбегә сәгать 12гә язам”, - дигәч, моңа ризалыгын белдерде.
Билгеләнгән көнне, билгеләнгән вакытта ул анда иде инде. Салават әфәнде беренче карашка бик ягымлы кеше булып күренде. Танышып, сөйләшеп киттеләр.

Фәнис, сүзне озакка сузмыйча, аңардан: “Салават әфәнде, сезгә менә бу дога танышмы?” -  дип сорады. “Йә, Раббым, илнең байлыгын сакла! Зәкиулла улы Вәлиулланың, аның туганы Галиулланың рухларын шат, урыннарын җәннәттә кыл!” дигән беренче сүзләрне ишеткәч үк, ул: “Ничек, каян белдең син бу нәселләр тарихын?” - дип сораша гына башлаган иде, Фәнис: “Безгә икәү генә саф һавада очрашып, дога азагындагы 440 адым турында сөйләшәсе бар” дигәч, ул барсын да аңлады. Тик Салават әфәнде иртәгә Мәскәүгә китә, аннан берничә көннән  соң кайтачак икән. Шуңа күрә ул җомга көнгә хәтле Чаллыда калырга тәкъдим итте һәм аны кунакханәгә урнаштырырга булышты. Бүлмәдә бөтен нәрсә дә бар иде – телефон, телевизор, суыткыч... Фәнис рәхәтләнеп өч көн шунда яшәде. Көндезләрен шәһәрне карап йөрергә дә вакыт табылды.

Атнакич Салават үзе шалтыратып: “Мин кайттым, иртәгә төшкә хәтле офиста эшләремне бетерермен дә синең белән дачага китәрбез” - диде. Җомга көнне сәгать икеләрдә алар Салаватның дачасында иделәр инде. Тамак туйдырып алгач, чыгып виноград яфраклары белән әйләндереп алынган беседкага кереп, Фәнис үзе турында Чечняда булган хәлләрдән соң авыруы, чирләп ятканда ул үзенең шул 440 адым турында баш ватканы, Уфа, Казан архивларында 1850, 1917 елларда үткәрелгән переписьларда үзе белгән 15 буын нәселләренең исемнәрен тапканы, ике нәсел арасындагы догаларның аермаларын белгәч, шул урынга баруы турында да сөйләде.

Салават: “Минем дә бабаларым йөргән җирләрне үз күзләрем белән күрәсем килә”, - дигәч, шулай эшләргә булдылар. Икенче көнне үк юлга чыгып, өч сәгатьлек юлны сөйләшә-сөйләшә үтеп, шул җимерелгән тау тишеге янына барып җитүләрен сизми дә калдылар. Озакка сузмыйча көнбатышка таба 440 адымны санап үттеләр дә туктадылар.

Салават ике каен арасына басып: “Менә нәкъ шунда палаткабызны куярбыз, бик яхшы урын. Киләсе айда ике атнага Төркиягә барып диңгездә су коенып кайтырга уйлаган идем. Аның урынына бирегә килеп бер атналап ял итәрбез, хәзинәне дә эзләп карарбыз. Шулаймы, Фәнис туган?” - дигәч, Фәнис тә аның белән килеште.

Билгеләнгән көн дә килеп җитте. Салават белән сөйләшкәч, Фәнис әнисенә: “Иртәгә сәгать икеләрдә-өчләрдә бер ерак туганыбыз Салават белән кереп чыгарбыз. Ашарга берәр нәрсә пешереп куй”, - диде. Әнисе нәрсә өстәлгә куярмын икән, дип хафалана башлагач: “Ул бай кеше, аны бер нәрсә белән дә гаҗәпләндерә алмассың. Әгәр тары ярмасыннан сөтле ботка пешереп, кыстыбый ясасаң, башка бер нәрсә дә кирәкмәс. Аңа бик тансык аш булыр”, - диде.

Салаватка чыннан да кыстыбый бик ошады. Аннан чәйләр эчеп, догалар кылганнан соң, теге тау тишеге янына киттеләр. Сөйләшенгән урынга – ике каен кырыена палатка корып куйдылар, аннан караңгы төшә башлагач, бәләкәй газ учагында чәй кайнатып эчтеләр һәм йокларга яттылар.

Иртән алар уянганда кояш күккә ярыйсы гына күтәрелгән иде инде. Тиз генә иртәнге зарядка ясап, чишмәдә юынып алдылар да җиңелчә генә тамак ялгагач, өскә таба менеп киттеләр.

Менә алар икесе дә теге тау тишегеннән көнбатышка таба адымнарын саный башладылар. 440 адымда Салават туктап калды. Бу Фәниснекенә караганда 18 метрга алдарак иде. Шул аерма уртасына чөй кагылды. Алга, артка 20шәр метр үлчәп, килеп чыккан мәйданны тагын чөйләр белән билгеләп чыктылар.

Аннан соң Салават кулына металл эзли торган коралын тотып, эшкә кереште. Менә корал ике урында чыелдап куйды. Беренчесеннән ат дагасы табылды, икенчесеннән снаряд кыпылчыгымы, чүлмәк ватыгымы килеп чыкты. Билгеләнгән мәйданның тышкы ягына да чыгып тикшереп карадылар. Бер нәрсә дә табылмады.

- Безнең бабаларыбыз ул хәзинәне теләсә кайда күммәгәннәрдер. Ниндидер билге калдырганнардыр, дип уйлары белән бүлешеп алдылар. Тик бу билге җир өстендә булмаска тиеш, елга борылышының да үзгәрүе мөмкин. Минемчә, үзгәрми торган нәрсәләр алар – тау тишеге, таулар үзе, көнбатыш-көнчыгыш яклар...

Чыннан да сул якта таулар сузылып киткән, алдагы урман артында офык тип-тигез, ә уң якта дулкынланып бара, авылның бу башы тирәсендә кинәт аз гына төшеп кире күтәрелә. Бәлки, ул ике тау арасыдыр яисә елга үзәнедер. Бу бит билге! Алдагы түгәрәк тауның битен, офыкның аска төшеп кире күтәрелеп киткән почмагын тигезләсәң, менә дигән билге килеп чыга ич.

Салават шул якка карый-карый, бер алга, бер артка йөреп үтте һәм: “Булса менә шул тирәдә булыр”, - диде. Бер якка таба барганда, корал нык чыелдап куйды. “Чөйләр алып кил”, - дип кычкырды Салават. Чыелдаган коралны әйләндерә-әйләндерә шул урынга 4 чөй кактылар. Фәнис шунда: “Таптык дип ышанасыңмы?” – дип сорап куйды. Йокларга ятканда, иртән 6дан ук торып, казый башларга, дип сөйләштеләр.

Иртән бөтен кирәк-яракларны алып, билгеләнгән урынга киттеләр һәм бисмилла әйтеп, догалар укып эшкә тотындылар.  Җирне тезгә хәтле казыгач, кайла нәрсәгәдер бәрелеп, башка тавыш чыгарды. Салават көрәк белән шул җирне чистарта башлады. Бу чыннан да тимер сандык капкачы иде. Аны ачуга чокыр яктырып киткән кебек булды. Сандыкка алтын-көмеш тәңкәләр, бизәкле төймәләр, бриллиант кашлы йөзекләр, алкалар... шыплатып тутырылган иде. Салават кулы белән тыгылып астарак ятканнарын тикшерде. Аннан барсын да кире урыннарына куеп, капкачны яптылар:
- Мондагы байлык бер миллиардтан да ким түгелдер, - дип аскарак казыгач, тагын бер сандык күренде. Салават утырып тирен сөртте дә: “Бу котычкыч нәрсә икән бит, мин моны көтмәгән идем, әле ышанып та бетеп булмый. Башым авырта башлады. Әйдә, туган, без моны кире күмеп куеп, бер-ике атна уйлашыйк әле”, - диде. Фәнис моңа: “Бәлки истәлеккә берәр алтын тәңкәсен алып калыйк”, - дип тәкъдим итте. Ә Салават: “Бабаларыбызның әманәт догаларында әйтелгән бит - “Я, Раббым, илебезнең байлыгын сакла!" Дөрестән дә, бу - ил байлыгы. Аллаһы Тәгалә алдында син бер тәңкәсен алсаң да, яртысын алсаң да, гөнаһы бер”, - дип аның фикеренә каршы төште.

Казылган җирне кире сандыклар өстенә ташлаганнан соң, аны ныклап таптап, чирәм кисәкләре белән каплап куйдылар. Палатка янына кайтып, эндәшмичә генә чәй эчкәч, табылган хәзинә турында киңәшә башладылар.

- Ярый әгәр намуслы хөкүмәт түрәләренә туры килсәң. Ә бит монда котычкыч зур байлык... Тикшерүчеләрнең иң беренче соравы: “Калганнары кайда? Үзеңә күпме калдырдың? Тагын кемнәргә бирдең? булачак. Тентүләр, сорау алулар үзеңдә генә түгел, якын туганнарыңда да башланачак. Ә бирегә килеп, бу байлыкны күргәч, үзеңне үтереп, шулай ук чокырга күмеп китүләре ихтимал. Аннан соң безнең бабаларыбыз саклап калган илнең байлыгы, хәзерге заманда урлашу, сатлыклык, зиначылык чәчкә аткан вакытта, хөкүмәт файдасына барып җитәчәк тә түгел. Әйдә, ятсын шунда илебездә тәртип урнашканчы!

- Бәлки, безнең нәселләрнең оныклары, безнең кебек тырышып, аңлап, бу хәзинәне яңадан табарлар...

Бераз эндәшмичә торганнан соң Салават:
- Бу дәһшәтле сер күңелебезгә каккан кадак кебек гел авырттырып торыр. Берүзең генә бу серне саклап булмас. Шайтанның күңелләребезгә, бер-беребезгә шик салып, безне акылдан шаштыруы да бар. Әйдә, Фәнис туган, яшәргә шәһәргә күч. Миндә юрист булыпмы, куркынычсызлык бүлеге башлыгымы булып эшләрсең. Көн саен бер-беребезне күреп, бәлки тынычланып яшәрбез, - диде.

Шуңа килештеләр дә. Һәм күңелләре ничектер тынычланып киткәндәй булды.


---
Бердәмлек
№ --- | 18.03.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»