|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2017 Интернет
"Сезне бу төнге клубка кем чакырган?!" - Рөстәм Гайзуллин "Әннәги геннәги" кызларын яклап чыктыБерничә көн элек татар дискотекасыннан кызыклы видео элгән идек. Аны "Матбугат.ру" инстаграмына да урнаштырдык. Анда ул 40ка якын комментарий җыйды. Видеодагы күренешне яклаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды. Кызыклы комментарийларның берсен үзгәртүсез тәкъдим итәбез. Аны танылган шоумен Рөстәм Гайзуллин язган: Үтерәсез Сез... Кайчаннан бирле әле татар халкы ярымшәрә хатынкыз күрмәгән дә, кайчаннан бирле исерткеч эчемлек эчми башлаган...?! (Әлбәттә, төрлесе бар). Беребез дә әче су белән башын юмый... "Пантин про ви" кирәк, кайсыгыз чишмәгә,йә инешкә төшеп кер чайкый?! "Занусси килен" юа да, чайкый да керне! Озын толымнар да юк диярлек, чулпылар да... Күп дәвам итеп була бу сорауларны... Беләм, мин күпмедер дәрәҗәдә хаксыздыр, тик Сезне бу төнге клубка кем чакырган?! Кем килергә кыстаган?! Кем мәҗбүр иткән??? Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар! Кем әлеге видеоязманы интернет челтәренә элергә хак биргән??? Әгәр бу клубларга кеше йөри икән, димәк мондый күренеш аны кәнагәтьләндерә... Димәк мондый вәзгыять тә кирәктер, бәлки... Мактамыйм, әлбәттә, пропагандаламыйм да...Заманасы башка диләр иде әвәл... Кем тәгаен генә әйтә ала бу безгә хас түгел дип?! Бәзнең республика шәригать буенча яшәми..! Бөек Тукай заманында, Сез әйтмешли "хәшәрәтлек" булмаганмы??? Кемдер төңге клубка йөри, кемдер театрга; кемдер Илһамны тыңлый, кемдер Салаватны; Тямайны,Филүсне; Юльякшинны-Төхвәтуллинны... Сайлау мөмкинлеге, әйткәнемчә, дөресрәге язганымча, бихисап! Җәмәгать, сүз куертып, кирәкмәгән нотыклар тотып маташканчы.., файдалы эш белән шөгелләнегез!!! Менә Сез үзегез теләгәнчә, чын милләтчә, тәрәккый пәвәрларча кичәләр үткәрегез, үрнәк күрсәтегез... Шуннан файда булыр, ә гәеп эзләп утыру ул иң җайлысы... (орфографик хаталар булса кичерегез) Моңарчы язган идек: «Әннәги геннәги» җырына "почти" стриптиз (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|