поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.11.2009 Язмыш

ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР

Татар җанлы Вараксин

 

Үземнең гармун белән эш барып чыкмады. Малай чакта абыйдан, әтинең бертуган энесеннән калган «Вараксин» гармунын әллә ниләр кыландырып бетердем. Телләренә тамга сугып та, бармакларымны бәйләп тә бактым, өйрәтүчеләр дә ялладым – барып чыкмады, үсмәсә үсми икән инде кычыткан арасында кыяр. Хет «Алмагачлар»ын да тарта алмадым. Колакка аю баскан булып чыкты минем.

 

Әмма гармунга гашыйк үзем. Өемдә күреге тартылмаган өр-яңа «сандугачым» бар. Аны Казан остасы Хәйдәр Искәндәрев ясап бирде. Ул гынамы?! Әле мин хәтта Казанның Суконный бистәсендәге «талчук» базарын үз кулында тоткан атаклы гармун барышнигы – Кылый Абдулла белән «бишне» биреп сөйләшкән кеше. Аның өздереп уйнавын, алу-сатуда арадашчы буларак, күреге чыжлап торган гармуннарны да сайратып, кешеләргә кыйммәт бәядән төртүен үз күзләрем белән күрдем. Оста гармунчылардан Арча ягы егете Вәгыйз, Дөбъяз тирәсендәге Әсән авылыннан Канәфиләр белән бер табында утырдык, парк-бакчаларны бергә урадык. «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесендә ел саен призлы урыннарны яулаган, инде мәрхүм Канәфинең Татарстан радиосы фондында шактый язмалары саклана, әледән-әле эфирдан яңгыратып торалар. Аларны югалтмаска иде. Аю гәүдәле Вәгыйз дустым гармунны Вараксинның үзеннән ясатып ала иде. Бусы, кем әйтмешли, язмага прелюдия генә...

 

Сүзем татар халкына җаны-тәне белән көн-төн хезмәт иткән Михаил Вараксин турында. Көн-төн диюем шуңа: Михаил Дмитриевич шушы һөнәр белән тамак туйдырды. Карт остага – карчыгы Мария Гавриловна, кияүгә чыкмый сазаган кызлары Маша булышты. Алар Куйбышев (хәзерге Пушкин) урамында, шагыйрь Һ. Такташ йортына каршы якта яшәде. Ни аяныч: шәһәр хакимияте олуг шәхесләр торган шушы ике йортны тарих өчен саклап калмады, теләмәде. Ояты үзләренә булсын!..

 

Мин Вараксин хакында, аның гармуннары белән дөньяны таң калдырган тиңдәшсез башкаручы Фәйзулла Туишев турында бер әсәремдә шактый күләмле итеп язып та чыккан идем. Өстәп шуны гына әйтә алам: М. Вараксин бик тә татар җанлы инсан иде. Яратты ул безнең халыкны. Аның музыкаль зәвыгын, мәдәниятен үстерүгә көчен кызганмады.

 

Вараксиннарның гармун ясау эшенә Михаилның әтисе Дмитрий Иванович нигез сала. Ә ул гармун ясау серләренә Вятка (хәзерге Киров) каласында Г. Федосимов дигән берәүнең фабрикасында өйрәнә. Пароходта Чистайга чаклы төшә. Андагы фабрикада беркадәр эшләгәч, Казанга килеп төпләнә. Татар халкының тальян уйнарга һәвәслеген күреп, милли моңга туры китереп, Дмитрий Иванович үз гармуннарын ясый башлый. «Вараксин» гармуннары остага дан китерә. Ул бу һөнәрен улы Михаилга мирас итеп калдыра.

 

Без белгән Михаил Вараксин менә шундый кеше иде. Гаҗәеп йомшак күңелле, һәрвакыт ачык йөзле, юмарт зат иде гармун остасы. Юмарт, дим, чөнки ул шулкадәр көч түгеп эшләгән продукциясен авыл агайларына арзан бәядән генә сатып бирә иде. Аның гармун телләрен нечкә җиз чыбыктан чүкеп ясаганын карап торган чакларым булды. Каторга хезмәте, мин сиңаәйтим. Михаил Дмитриевич гомере буе «Вараксин» гармуннары эшли торган үз фабрикасын булдыру хыялы белән яшәде. Кая инде ул заманда?! Өйдә эшләргә рөхсәт итүләренә дә рәхмәт!

 

  ...Юк ул хәзер чыңлап торган, тавыш үзгәрткеч биш планкалы «Вараксин» гармуннары. Мин шуларны сагынам!

 

Әбүгалисина

 

– Ә сез Әбүгалисинаны күреп беләсезме, аның белән кара-каршы торып сөйләшкәнегез булдымы?

 

Әлбәттә, юк. Сез бит моннан 1000 ел элек дөньяны шаулаткан тыйб фәне галиме Әбү Гали-Синаны күз алдыгызга китердегез. Ә бу безнең заман Әбүгалисинасы.

 

Инсанның фамилиясе Әбүзәров иде. Чын аты онытылган менә. Гел дә Әбүгалисина дип йөрткәнгәдер, мөгаен. Икенче бөтендөнья сугышына чаклы ук ул Казан университетында тарих, әдәбият фәннәрен укыткан. Дәрәҗәле белгечләрдән саналган. Сугышта яраланып, контузия алган, бераз гына «түбәсе авышкан». Ә белеме башында калган. Аны шул белдеклелеге өчен һәркем яратты, хөрмәт итте. Әбүгалисина дигән гыйльми кушамат тагылды үзенә.

 

Әбүзәровның сәламәт чагында язган романнары (кайбер әсәрләрен укып белүчеләр бар иде әле) югалган. Инде хәзер язганнарына игътибар итмәделәр. Ул аларны Язучылар берлегендә, редакция, нәшрият бүлмәләрендә калдырып китте. Болары да юкка чыга торды. Сәбәбе нәрсәдә? Кемгә бәйләнергә? Әлбәттә инде, Язучылар берлеге рәисенә. Ул чактагы рәис Ибраһим Гази белән коридорда чәкәшүләрен һич онытасым юк.

 

– Син тагын килдеңме?!

 

– Карак сез, минем әсәрләремне урлап бастырасыз.

 

– Хәзер үк күземнән югал, эзең булмасын.

 

Кем гаепле? Бер Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Ярлыкаучы да ул.

 

Шулай да бар иде бит Әбүгалисина-Әбүзәров, заманабыз Хуҗа Насретдине...

 

Маэстро

 

Борын-борыннан татар мәмләкәтен зыялылар тоткан. Татарның үзен дә милләт хадимнәре саклаган. Моны узгандагы яшәешебез, тарихыбыз күрсәтеп тора.

 

Дәүләт һәм милләт чәчәк атсын өчен бүген дә шушы затлар кирәк. Музыкаль сәнгатебезне үстерүгә күп көч куйган, күренекле татар дирижеры Фуат Мансуров турында әйтүем. Даны илләргә таралган шәхес. Дәрәҗәле исемнәрен санап бетерерлек түгел. Ф. Мансуров – Татарстанның һәм Казакъстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Шулай ук Россиянең халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе һәм башкалар.

 

Маэстро белән, болай концертларына килгәндә, төрле очрашуларда, кул бирешеп, исәнләшеп йөрибез. Ә менә үзем эшли торган «Татарстан» журналының 80 һәм 85 еллык бәйрәмнәрендә тәмам якынайдык үзе белән. Концерт залында узган тантанадан соң «Татарстан» ресторанында оештырылган бәйрәм табынына төштек. Гардеробта чишенәбез. Шул мәлдә, Ф. Мансуров, җиңемнән эләктереп, бер читкә әйдәкләде. Аптырап киттем.

 

–  Карале, дус, гафу ит мине, бер нәрсә сорамакчы идем синнән. Безнең татарда «гарб» сүзе бармы? – ди бу. Филолог диярсең, валлаһи!

 

Сүзнең яңгырашын абайлап бетермәгәнлектән, икеле-микеле генә җавапладым:

 

– Юк бугай...

 

– Ә менә төрекләрдә, казакъларда, үзбәкләрдә бар,– ди маэстро.

 

– Урысчасын әйтегез, – дим.

 

– Традиция.

 

– Соң, шулай диләр аны! Бездә гореф-гадәт дигән бик матур ике сүз белән белдерелә ул традиция дигәннәре.

 

Көлешә-көлешә «филолог» белән бәйрәм табынына уздык.

 

Маэстро булып калу гына җитмәгәнме адәм баласына?!


Госман ГОМӘР
Казан утлары
№ 11 | --
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»