15.03.2017 Шоу-бизнес
Элвин Грейның 2013 елда чыккан интервьюсы (+ФОТОЛАР)
Радик Юльякшин яки тәхәллүсе буенча Элвин Грейга ничә яшь дип уйлыйсыз? Аңа күп дигәндә 18 яшь бирер идем. Тышкы кыяфәтенә караганда ул әле мәктәп баласы кебек, образы да шуңа тартым. Бу юкка гына түгел: Элвин Грей проекты 12-16 яшьтәге аудиториягә исәпләнгән. Ә чынлыкта Радикка 24 яшь икән.
Ә бит Радик Юльякшин Башкортостанда инде ун ел дәвамында популяр җырчы! Аның башкортча башкарган җырлары хит-парадлардан төшми. Соңгы елларда Радик Мәскәүне һәм Казанны яулап маташа. Ул җырларын башкортча гына түгел, урыс, татар телләрендә дә башкара. Аның “Семья” клибы хәтта Украина хит-парадларының беренче баскычында…
Туган урыны: Уфа
Туган көне: 17 май, 1989 ел
Белеме: Мәскәү дәүләт педагогика университетының икенче курсында белем ала
Ирешкән уңышлары: 2006 елдан бирле Башкортостанда иң популяр җырчы; 2012 елда “Туган тел — ел хиты” версиясе буенча гран-при; 2013 елда Русия күләмендә үткәрелгән “Сам талант” конкурсында җиңү яулаган
Гаилә хәле: өйләнмәгән
“КЫЮЛЫГЫМ БУЛЫШТЫ”
— Радик, ничә яшеңнән иҗат итәсең?
— 11 яшемдә җырлар яза башладым. Шуннан бирле илһамның киткәне юк, китәргә дә җыенмыйдыр дип ышанам. 14 яшемнән гастрольләргә йөри башладым. 2006 елда тәүге альбомым дөнья күрде.
— Мәскәү күз яшьләренә ышанмый, диләр. Кала сине ничек каршы алды, курыкмадыңмы?
— Мәскәү — рәхимсез шәһәр. Әмма монда шундук үземә ярдәм кулы сузарлык кешеләрне таптым. Булган бөтен кыюлыгымны учыма җыеп, иң беренче эш итеп Алена Высоцкаяны эзләп табып, бергә җыр яздырырга тәкъдим иттем. Ул исә артык кыюлыгыма шаккатты. Әмма яхшылап уйлагач, тәкъдимемне кабул итте. Параллель рәвештә аралашу сайтларының берсендә “Краски” төркеменең продюсеры Алексей Воронов белән элемтәгә кердем. Аның белән Мәскәү тамашачысы өчен беренче җырны яздырдык. Алена Высоцкая белән “Это любовь” дигән җырга клип төшереп, бик четерекле мәсьәләне күтәрдек: тулы булмаган гаиләләр турында ул. Беренче чирканчыкны әнә шулай алдым, ә алга таба инде тагын да кыюрак булып, Карнелия Манго белән таныштым.
— Мәскәүдә ялгызың яшисеңме?
— Әлегә фатир арендалыйм. Маркиз исемле песием, Оскар исемле бульмастиф токымлы этем, илледән артык балыгым бар. Тышкы кыяфәтем бала-чаганыкына охшаса да, инде күптән мөстәкыйль кешемен. Көнем менә болайрак үтә: душ, иртәнге аш, фитнес, бассейн, велосипедта йөрү, аннары студия. Концерт программасы өстендә эшлим, Яңа елга кадәр 40 лап шәһәр һәм районда концертлар куясым бар.
“ПАТТАЙЯ ГӨЛИЯГӘ ӘЙЛӘНДЕ”
— “Өфә кызы Гөлиям” җырын Татарстан туташлары өчен “Казан кызы Гөлиям” дип җырлый башлагач, башкортостанлылар сиңа үпкәләгән, дип ишеттем...
— Әйе, әлеге җыр күп бәхәсләр уятты. Дөресе болай: беренче тапкыр бу җыр тайча һәм урысча яңгырады. Ул “Паттайя” дип атала иде. Көе минеке түгел, Таиланд музыканты Боб Марилиныкы. Аңа үземнән нидер өстәп, сүзләр язып, аранжировка ясадым һәм дусларыма өләштем. Ә яр¬ты елдан соң Таиландка килеп төшкәч, күзем акайды: бу җырны бөтен почмакта яңгыраталар иде. Анда популярлык казангач, бездә дә тыңларлар дип, “Өфә кызы Гөлия” һәм “Казан кызы Гөлия”не яздырдым. Монда үпкәләрлек берни юк дип уйлыйм. Башкортостанны да онытмыйм: аена 2-3 тапкыр кайтам. Туган ягымда җаным-тәнем белән ял итеп киләм.
— Син башкорт гаиләсендә тәрбияләндеңме?
— Әйе, әти-әнием башкортлар. Кызганыч, әти миңа 11 яшь чакта ук якты дөньядан китеп барды. Шуннан бирле гаиләдә беренче ир-атка әйләндем. Хәзерге вакытта әнием дә, бертуган апам да Санкт-Петербургта яшиләр, икесе дә сату буенча менеджер булып эшли.
— Башкортостанда Радик Юльякшин буларак танылсаң да, Элвин Грей дигән тәхәллүс алгансың. Бу нигә кирәк булды һәм ни өчен нәкъ Элвин Грей?
— Башкалага килгәч, үземне Мәскәү шоу-бизнесыннан шулкадәр ерак кеше итеп тойдым. “Әллә нинди телдә җырлый, тышкы кыяфәтенә карасаң, аңлап та булмый: әллә бала, әллә карлик”, — диючеләр булды. Кыскасы, шактый җәфа чиктем. Уйладым-уйладым да, Элвин Грей булып куйдым. Элвинны “Элвин һәм борындыклар” мультфильмыннан алдым, кечкенә чагымда мине шулай үчекләделәр. Ә Грей — ул чит планетада яшәүче цивилизация. Башта Мәскәүдә үземне чит планета кешесе кебек хис иттем. Элвин Грей әнә шул уйланулардан, хис-кичерешләремнән туды.
P.S. Элвин Грейны “ВКонтакте” сайтында табарга теләүчеләр өчен шәхси “бите”нең адресы: vk.com/elvingreyаРадик