|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2017 Әдәбият
"Әминә чишмәсе" (ХИКӘЯ)Башкортстанның Илеш районында яшәп иҗат итүче Мәрьям Шәмсиеваның әсәрен тәкъдим итәбез. "Җибәрелгән хикәяләрне күрсәтү һәм аларга анализ ясау "Матбугат.ру"да зур үсеш алган. Мин дә сезгә бер хикәямне тәкъдим итәргә булдым, - дип яза безгә автор, - Газеталарда хикәяләрем даими рәвештә басылып тора. Кыюлыкны сездә дә сынап карамакчы булдым". Укыйбыз: -Тукта инде Әминә, тукта инде азга гына, кая ашыгасың шулай? Таһир белән Әминәнең мәхәббәт сукмаклары шушы су юлыннан башланды да инде. Аз гына вакыты булдымы кызый чиләк – көянтәсен алып килеп чыккан була. Күршедә генә яшәүче Таһир Әминәнең чыкканын гына көтә диярсең, ялт килеп чыга Әминәсе янына.Берсендә инде егет түзмәде, йөрәгендә йөреткән күптәнге серен әйтеп салды сөйгәненә.” Беләсеңме Әминә, бу чишмәне сиңа бүләк итәм мин.Әминә чишмәсе дип атыйсым килә бу чишмәне. Ризасыңмы син, Әминә? Ничекләр риза булмыйсың, моннан да зур бүләкнең булуы мөмкинме соң? Әйе, бу аларның, Таһир белән Әминәнең чишмәсе , ишетәсезме,кешеләр! Аларның йөрәгендә мәхәббәт уты кабызган чишмә бит ул, ишетәсезме!Килегез чишмәгә, эчегез тәмле суын Әминә чишмәсенең! Мәңгегә тормыш сукмакларын бергә бәйләргә дә шул чишмә буенда вәгъдәләштеләр алар. Ап –ак туй күлмәге кигән кызның ерак чишмәдән бизәкле чиләкләре белән су юлыннан кайтуын авыл халкы сокланып каршы алды. Йөгерә- йөгерә сыйлады яшь килен әти- әниләрен, авылдашларын тәмле чишмә суы белән.Китте шуннан соң авылда бер матур йола. Килен төшергән егетләр барысы да яшь киленне су юлы күрсәтергә тик “Әминә” чишмәсенә алып барыр булдылар. Чишмә янындагы агач елның - елында киленнәр бәйләгән аллы - гөлле тасмаларга күмелеп торыр булды. Матур тормыш юлы үттеләр Таһир белән Әминә.Чишмә юлында тапкан мәхәббәтләренә бөртек тә тузан кундырмыйча яшәделәр алар. Була бит бер - берсенең күзләренә генә карап торган, берсен –берсе бер сүздән аңлап, гомер буе мәхәббәттә коенып яшәгән парлар.”Эчәр суым,сулар һавам сез ,“- дип сөенеп кайтты көндә эштән Таһир гаиләсенә.Булгандыр, табак – савыт шалтыратулар да булгандыр, ансыз гына тормыш булмас, булгандыр. Инде балалар да канат ныгытып төрлесе - төрле якка таралдылар. Балалар, оныклар тормышы белән,бер- берсенә бирешмибез, яшибез әле бу тормышта матур итеп дигәндәй, гомер көзләренә дә аяк атладылар алар.Үз авылларында дөнья корып яшәп яткан төпчек уллары Фәнил килгән саен әти – әнисен шаяртып көлгән була;” Сезгә карап торулары күңелле.Кайчан карама чөкердәшеп кенә торасыз әй, нинди бетмәс мәхәббәт сездә?Әни киленеңә дә өйрәт әле шул мәхәббәт серләрен!” Әминә серле генә елмаеп бабаена карап алган була. Беркөн Таһиры ашыга- ашыга кайтып керде әле.” Беләсеңме Әминә, безнең чишмәгә Фазыл карт суга китеп бара әле.Бәләкәй генә чиләк тотып алган.Бик каты чирләгәч , белемчегә барган икән ул.Шул белемче әйтеп җибәргән моңа.Чирең бик көчле бабай, тик дәвалап була.Әгәр дә авылыгызда үзегезгә ерак чишмәдән җәяүләп көн саен эчәрлек су алып кайтып эчсәң, тереләсең дип әйтте ди. Менә бер ай инде шул савыт белән сезнең чишмәгә суга йөрим, файдасы тия алай дигән була. Әминәкәй әйдә әле бездә икәүләп көн саен шул чишмә буйларын урап кайтыйк әле.Өйдә дә артык эш күренми.Теге матур чиләкне генә алыйк та!”.Бер дә юкка әйтми Әминәсенә бу сүзләрне Таһир.Әллә ни эшләп бик йончып китте әле Әминәсе бу араларда. -” Бармый буламы соң инде картым синең белән.Үзем дә сиңа шуны әйтим әле дип йөридер идем,”- дип картына тутырып бер карап алды ул. Яллар итә- итә бик озак йөреп кайттылар чишмәдән.Кайткач бик тәмләп суын эчтеләр.Әминәнең йөзләре алланып китте хәтта. Хәлләре артык яхшыдан булмаса да картыннан калышмыйча барган була чишмәгә Әминә көн дә.Тик бер көнне Әминә моңсуланып кына: -”Таһир, әллә үзең генә барасыңмы бүген суга,”- дип картының күзенә карамыйча гына әйтеп куйды. Аңлады аның хәлен Таһир.Бердә юкка зарлана торган хатын түгел аның Әминәсе. Кочаклап алды ул аны, күзеннән тәгәрләп төшкән ике бөртек күз яшен аңа күрсәтмичә генә сөртеп алды да,чиләген алып ялгызы гына чишмәгә китте. Йөгерә - атлый бара суларга Таһир, йөгерә - йөгерә кайта Әминәсе янына.Чиләк тоткан картының суга киткәнен ян тәрәзәдән күздән югалганчы карап озатып кала Әминә, озаграк юлдан күренмичә торса, тыны белән тартып алырдай булып тәрәзәдән күзен дә алмыйча көтә ул аны. Менә бүген тагын Таһир суга җыенды.”Әллә бүген бармый торасыңмы карт, хәлем дә бик яхшы күренә,”- дигән булды Әминә. ”Хәзер тиз генә урап кайтам Әминә, син аз гына черем итеп ал, ятып тор,”- дигән булып чыгып китте чиләген алып. Белә бит ,Әминә ул кайтканчы күз дә алмыйча ян тәрәзә буенда аны көтәчәк.Әйе куллар болгап озатып калды аны Әминә, үрелеп өстәлдән стакан белән кичәге суны эчеп куйды, азак чишмә юлыннан йөгерә - атлый китеп баручы бабае артыннан бик озаклап карап торды.Таһир карт бүген бигрәк тә тиз йөреп кайткан кебек булды.Әллә ничек күңеле тыныч түгел бүген аның. Әминәсе бик тә моңсу озатып калгандай булды аны.”Карчык., карчык менә суның бигрәк шифалысын бирделәр әле бүген,”- дип сөйләнә- сөйләнә өйгә керде ул. Өй эче тып -тын. Башын сузып ян тәрәзәгә карады. Шунда утыра аның Әминәсе, кая булсын.”Әминә мин кайттым бит, нигә эндәшмисең, Әминә,”- йөгереп барып кулларыннан тотып алды.Тик Әминәнең, Әминәнең куллары җылы түгел иде инде.... Таһирның күзләре стакан төбендә калган бер тамчы суда катып калды. Гүя Әминә соңгы тамчы суны да карты белән бүлешеп эчәргә теләгәндәй бер йотым су калдырган стакан төбендә. Катып калган Таһирны бары тик кулыннан төшеп челпәрәмә килеп түгелгән су тавышы сискәндерде. “ Әминә.нигә алай иттең, Әминә, бу дөньяда мин бит бары син дип кенә яшәдем...” Чишмә юлыннан таякка таянган бер бабай бара.Сагынды ул Әминәсенең чишмәсен. Барып җитте акрын гына чишмәгә.Челтерәп аккан су тавышын тыңлап торды.Чишмә буенда эшләп арып ял итеп утырган улына шунда гына күзе төште аның. Фәнилнең бу араларда көннәр буе кайдадыр югалып торганын искә ала иде, менә кайда булган икән ул.Чишмә киртәләнгән, су аксынга торба куелган, коймага агачтан бизәкләп ”Әминә чишмәсе” дигән язу беркетелгән.Сүзләр кирәкмидер кебек монда. Кояш сүрелгәндә эскәмиядә бер - берсенә бик якын булып терәлешеп утырган әти белән улы янына бизәкле чиләкләрен күтәреп килгән киленнең килеп басуы - бу чишмә юлы- мәхәббәт юлы булып мәңгелеккә халык күңеленә кереп калыр дигән кебек, чишмә челтерәп акты да акты...
--- |
Иң күп укылган
|