|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2017 Хәвеф-хәтәр
«Асылынсам әгәр, үлемемдә полицияне гаепләрсез…»Республика шәхси матбугатларының берсендә әлеге сүзләр катнашында дөнья күргән язманы Балтач халкы яхшы хәтерли булыр. Ул чакта Яңгул авылы егете Айрат Газыймҗанов районның полиция хезмәткәрләрен үзен кыйнауда гаепләде, Арчадагы тикшерү комитетына бу хакта гариза язды, сәламәтлегенә зыян китерүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартуны сорады. Вакыйга 2015 елның октябрь аенда булган иде. Ике полиция хезмәткәре Айрат Газыймҗановны өеннән килеп ала да, угърылык кылынган Түнтәр авылына алып бара. Биредә караклар «Өмет” кибетен баскан була. Аннан бүлеккә кайталар. Сорау алулар тыныч кына уза. Бүлектән егетне якыннары килеп алалар, һәм район үзәк хастаханәсенә алып баралар. Биредә егет бик нык эче авыртуыннан зарлана, полиция хезмәткәрләре кыйнады дип белдерә. Газыймҗановның тәнендә көйгән, бәрелгән җир барлыгы ачыклана, корсак тирәсендә , умыртка баганасында да сыдырылган урыннары була. Әлеге фактларга таянып, кемнеңдер “ярдәме” белән Газыймҗанов полиция хезмәткәрләрен гаепләп, Тикшерү комитетына гариза яза. Чыганак: Хезмәт
--- |
Иң күп укылган
|