|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2017 Криминал
Казанда өч егет кеше күзе алдында ир-атны үтергәнче кыйнаган (ВИДЕО)Социаль челтәрләрдә өч егетнең җирдә яткан ир-атны кыйнау видеосы пәйда булды. Камерада бер мизгелдә кызлар да күренеп ала, әмма алар кыйнаучыларны туктатырга тырышмый. Искәртеп үтик, «Татар-информ» агентлыгы 7 мартта Җиңү проспектында өч аек булмаган ир-атның 32 яшьлек ир-атка һөҗүмен хәбәр иткән иде. Зыян күрүче хастаханагә китерелгән, ул анда берничә сәгатьтән үлгән. Шикләнеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарә хезмәткәрләре 19 яшьлек Альберт Сергеевны, Иван Курноскинны һәм Виталий Софронитскийны тоткарлаган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Идел буе районының тикшерү бүлеге тарафыннан «Хулиганлык нияте белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|