|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2017 Спорт
![]() “Спортта милләт, тән төсе буенча аерма булырга тиеш түгел"Мартның беренче көннәрендә Самарада көрәш буенча өлкә ярышлары узды. Алдагы елларда ул “Яктылык” татар мәктәбендә үткәрелеп килгән булса, быел өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр “Виктория” спорт комплексында җыелды. Аларның үлчәү категорияләрен күздә тотып, ярыш ун төркемдә оештырылды. 2010 елдан алып өлкәбезнең милли-мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте үткәреп килгән бу чара инде күптән зур спорт бәйрәменә әйләнеп, анда катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Ачу тантанасында моны мөхтәрәм кунаклар - өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да, региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та, өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүров һәм шәһәр татар автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да билгеләп уздылар. Ә өлкә администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова спортчыларны, килгән кунакларны сәламләгәннән соң, губернатор Николай Меркушкинның тәбрикләү хатын укып узды. Анда бу турнирның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкара дуслыкны ныгыту чарасы буларак та зур мәгънәгә ия булуы билгеләнгән иде. Чарада катнашкан 120дән артык спортчы арасында чынлап та татарлардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп иде. Тольяттиның “Свежий ветер” иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Семен Сапинов: “Спортта милләт, тән төсе буенча аерма булырга тиеш түгел. Безнең клубта да төрле милләт балалары шөгыльләнә, тренерыбыз Руслан Даниуллов һәрвакыт: “Келәмдә - көндәш, тормышта - дус!” - дип, безне гел тату яшәргә өйрәтә. Бу - безнең төп кагыйдәбез”, - дип сөйләде. Финалга чыккан спортчылар арасында бу клуб вәкилләренең шактый күп булуы, монда көрәш белән җитди шөгыльләнүләре турында сөйлидер, мөгаен. Берничә авырлыкта икенче-өченче урыннар да нәкъ аларныкы булды. Камышлы районында да көрәш алымнарын өйрәнергә теләүчеләр шактый гына икән. Бу көнне аннан 6 көрәшче килгән иде. Күптән түгел Тольяттида үткән көрәш буенча Россия чемпионатында үз авырлы¬гында беренче урын яулаган бу егеткә өлкә ярышында да җанатарлары күп өмет баглаган иде. Тик, финалда судья белән ризалашмыйча бәхәсләшкән өчен, спортчыны турнир таблицасының иң аскы рәтенә төшерделәр һәм Кәрим көндәше – ЦСКА Самара клубы Владимир Сивковка беренчелеккә чыгарга юл бирде. Бу көнне кайсы гына төркемне алма – җиңүчеләр исем¬легенең шактый өлешен Са¬мараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче көрәш секциясендә шөгыльләнүчеләр биләде. 35-40 килограмм авырлык категория¬сендә беренче урын Ленар Сафинда булса, 50 килограммга кадәр авырлыкта Камил Әхмәтвәлиевка тиңнәр табылмады. Усанбой Сәидрәхманов (55 килограммга кадәр), Равил Шәмшетдинов (55-60 килограмм авырлыкта) һәм Әбдекәрим Шаралиев (70 килограммга кадәр) та көндәшләренә беренчелекне бирмәделәр. Икенче-өченче урын¬ны яулаучылар арасында да “яктылык”лылар шактый булды. Монда инде аларның тренерлары, Руслан Йосыповның да өлеше зур. - Секциябез - бүгенге ярышларның яшьтәше, нәкъ җиде ел элек эшли башлады. Анда 7 яшьтән 17-18 яшькәчә балалар бушка шөгыльләнә. Аларның барысы да югары уңышларга ирешмәсә дә, балаларның сәламәтлеген ныгытуны, урам йогынтысыннан тартып алуны, аларда татар халкының милли горурлыгы булган татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияләүне, аларны көрәш элементлары белән таныштыруны күздә тотабыз. Ә бүгенге кебек турнирлар көчле көрәшчеләрне сайлап алу мөмкинлеген бирә, - дип сөйләде тренер. Грек-рим көрәше буенча Россиянең һәм көрәш буенча спорт мастеры исемнәренә лаек булган Руслан Йосыпов җиде ел инде өлкә ярышларының хөкемдары вазифасын да үти. Гадел, тырыш булганы, спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен аны тантаналы рәвештә Самара шәһәре Думасының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган спорт бәйрәме әкрен генә ахырына якынлашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм чараның төп иганәчесе, Самараның Промышленность районы администрациясе башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңелү ачысын татыганнар да үпкә белдермәделәр, “Икенче елга беренче урыннар безнеке булыр, күрерсез әле”, - дип, көндәшләре белән дусларча кул биреп саубуллаштылар. Өлкәбездә үткәрелгән мондый очрашулар, беренчедән, көрәшчеләрнең осталыкларын арттырырга, үзләрен сынап карарга, башкаларның көрәш алымнарын күзәтергә ярдәм итсә, икенчедән, күңелләрдә әйбәт тәэсир, кызыклы хатирәләр калдыра.
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|