|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2017 Спорт
![]() Якташыбыз Эдуард Латыйпов Сочида хәрби уеннар чемпионы булдыСочида узган III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннарында Россиянең җыелма комадасы капитаны булган биатлончы Эдуард Латыйпов һәм аның командасы - Алексей Корнев, Матвей Елисеев һәм Сергей Клячин чемпион исеменә лаек булдылар. Алар 20 километр дистанцияне үткәндә өч урында туктап, винтовкадан атырга тиеш иделәр. Командадагы ике чаңгычының таяклары сынуга карамастан, егетләр сынатмадылар, тиз йөгерделәр, төз аттылар, нәтиҗәдә Франция һәм Австралия командаларын узып, беренче килделәр. Камышлыда туып үскән якташыбыз Эдуард Латыйпов 2013 елдан бирле Уфада яши, һәм аны тренер Виктор Никитин тәрбияли.
Эльвира РӘФЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|