поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.03.2017 Криминал

Скинхедлар Казан сәүдә үзәгендә атыш оештырырга планлаштырган

Февраль аенда Казанда Африкадан килгән студентны үтергән кешеләр табылган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 19 яшьлек Роман Хәлилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов үз гаепләрен таныган. Билгеле булганча, бу җинаятьне ачуда ярдәм итүчегә Татарстан Президенты 1,5 миллион сум акча түләнәсен әйткән иде. Ә хокук сакчылары Архипов белән Хәлиловның башка шундый җинаятьләргә катнашы булу-булмавын тикшерергә җыена.

"Ахырда өч патрон: икесе – аны тоткарлаячак полиция хезмәткәрләренә, соңгысы – үзенә

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанга ике ел элек Африканың Чад иленнән килгән һәм КФУда белем алган Махджуб Тиджани Хассанның мәетен 16 февраль төнендә ул яшәгән тулай торак янында таптылар. Икенче көнне Татарстан прокуроры Илдус Нә­фый­ков гаеплеләрне ачык­лауның хокук сакчылары өчен намус эше икәнен әйтте. Президент Рөстәм Миңнехановның әлеге вакыйганы махсус кон­трольгә алуы, җинаятьне ачуда ярдәм итүчегә исә 1,5 миллион сум акча вәгъдә ителүе турында хәбәр иттеләр. Өч атна дигәндә, хокук сакчыларыннан хәбәр килде: 19 һәм 22 яшьлек ике егетне тоткарлаганнар. Ике көн элек исә Россия Тикшерү коми­теты­ның Татарстан буенча тикшерү идарәсе вәкилләре Роман Хәли­лов белән Руслан Архиповның үз гаепләрен тануы турында җит­керде. Икесе дә – моңа кадәр хө­кем ителгән кешеләр.

Бәйрәм көн булуга карамас­тан, идарә вәкилләре журналистлар алдында хисап тотты. Ида­рәнең аеруча мөһим эшләр буенча беренче бүлеге тикшерү­чесе Игорь Золотов сүзләренә караганда, тикшерү барышында аларның милләтчелек социализмы идеологиясе йогынтысында җинаять юлына басуы ачыкланган. “Башта җинаять кыласы урынны озак тикшереп йөр­гән­нәр. Аннары билгеләнгән көнне явыз гамәлләрен кылганнар. Чит илдән килгән студентка чүкеч һәм пычак белән һөҗүм иткән­нәр”, – дип сөйләде журналистларга Золотов.

Хокук сакчылары егетләрдән сорау алу барышында төше­рел­гән видеоязманы да күрсәтте. Роман Хәлилов нацизм идеологиясе белән 2010 елда кызыксына башлаганын һәм инде шул вакытта ук һәр ак ир-атның дош­ман­нарны – кыяфәте белән славян булмаган кешеләрне үте­рергә тиешлегенә инанганын сөй­ли. 13-14 яшендә Хәлилов Африкадан килгән студентларны үзенә корбан итеп сайлый. Әмма явыз ниятен тормышка ашыруга хәле җитеп бетми. “Базарда карбыз сатучыларга кагылып кына тавыш чыгарып булмый. Ә менә Африкадан килгән студентлар куркачак, алар бездән китәчәк. Аннары безнең хакта сөйли башлаячаклар, – ди егет. – Юк, мин үкенмим. Чөнки үземне дөрес эшләдем дип уйлыйм. Акция уңышлы узды. Безне кайчан да булса барыбер эләктерәселәрен аңлый идем”.

Иптәше белән алар футболда танышкан. Фанатлар арасында төрле кешеләр барлыгы турында белгечләр инде күптән кисәтә һәм бу беркемгә дә сер түгел. Әмма Россиядә, кызганыч, бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирелми. Тегеләргә исә үзләрен күрсәтергә генә кирәк. Әнә бит тоткарланган егетләр журналистлар белән очрашу оештыруны сораган. Ә “Татар-Информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, егет­ләрнең берсе, корал тотып, Казандагы сәүдә үзәгендә тәне ак төстә булмаган кешеләргә һөҗүм итәргә хыялланган. Ахырда исә өч патрон калдырырга җыенган. Икесе – аны тоткарлаячак полиция хезмәткәрләренә, соңгысы – үзенә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, егетләрне эләктерү җиңел булмаган. Алар киемнәрен алыштырып йөргән, йөзләрен күрсәт­мәскә тырышкан. Аяк кием­нәренә спирт тутырылган махсус капсула салган, ә җинаять урынында этләр ис сизмәсен өчен, тоз һәм борыч сипкәннәр.

Хокук сакчылары исә барлыгы тугыз кешене тоткарлаган. Калганнарының исемнәре билгеле түгел. Инде хәзер бу кеше­ләрнең шуңа охшаш җинаять­ләргә ­катнашы булу-булмавын тикшерергә җыеналар. Әйтик, узган елның мартында башкалада Һиндстаннан килгән студент­ның мәете табылды. Сентябрьдә исә Казанда Яңа татар зиратында 100гә якын кабер ташын җиме­реп чыкканнар иде. Ул җинаять тә әлегәчә ачылмаган килеш калды.

Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәи­се урынбасары:


– Дөресен әйтергә кирәк, мондый шау-шулы җинаять Татарстанда беренче тапкыр килеп чыкты. Кайдадыр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта скинхедлар, аларның җинаятьләре турында ишетеп тордык, ә бездә андыйлар юк иде. Бу  – коточкыч очрак. Мондый проблема бар иде, әмма чәчәк атмады. Рус милләт­чел төркемнәрендә кискен ка­раш­лы яшьләр бар. Андыйлар футбол фанатлары арасында күзәтелде. Алар хисапта торды, әмма, күрәсең, игътибардан читтә калганнар. Хисапта 25-30 кеше бар, әмма бу – рәсми сан. Алар күпкә күбрәк булырга мөмкин. Руслан Хәлилов та Петербургтагы скинхедка мөккиб­бән китүе турында сөйләгән, аның үрнәгендә җинаять кылганын әйткән. Төрле көч хезмәт­ләре, төрле структуралар бар, тәртип саклаучылар кая караган, дип гаепләргә кирәк­ми. Киресенчә, алар бик тиз арада мондый фашистик карашлы кеше­ләрнең эзенә төшеп, җи­наять кылуда шикләнелү­челәрне тоткарлады. Татарстанда йөз­дән артык милләт яши, матур, тату булып яшибез, без – башкаларга үрнәк. Каян чыга бу нәфрәт – әйтү авыр, әмма бу өй­рә­не­лергә, тикшерелергә тиеш. Ике егет тә тулы булмаган гаиләдә үскән. Күрәсең, дөрес тәрбия дә бирелмәгән. Җәмгыятьтә мигрантлар начар, алар безнең эшне тартып ала дигән караш бар. Мондый сүзләр дөрес түгел. 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.03.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»