|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2017 Ир белән хатын
Данил Сәфәровтан хатын-кызларга 10 КИҢӘШЗамана хатын-кызы нинди ул дисезме? Әлбәттә, төрлесе бар. Әмма бер категория асыл зат бигрәк замана галәмәте инде. Һәрвакыт алда булырга теләүче, үзен көчле хис итүче, ирләр белән ярышучы кызларны әйтүем. Танышларым-дусларым арасында кияүгә чыга алмаган 25-35 яшьлек кызлар күп. Берсе дә төшеп калганнардан түгел. Киресенчә, бала тәрбиялисе булмагач, бар көчләренә карьера ясыйлар. Үзләре ипотекага фатир алган, машина йөртәләр, ирләр игътибары да юк түгел. Әмма ир юк. Чөнки ир аларга кирәкми дә. Ирдән таләп ителә торган бар эшне алар үзләре башкара. Мондый кызлар кияүгә чыкса, аларга тагын да авыррак булыр, дип уйлыйм. Чөнки дилбегәне ир белән бүлешәсе килмәс. Инде ничә ел дилбегә тотып ияләнелгән бит. Көчле хатыннан ир дә курка. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән, кыскасы.
--- |
Иң күп укылган
|