|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2017 Хатлар
“Таяну ноктасы”н карагач, тәвәккәлләргә булдымБу темага күптәннән язарга йөрсәм дә, ничектер җай чыкмады. Ә телевизордан “Таяну ноктасы”н карагач, тәвәккәлләргә булдым. Авылларның бетә баруы темасына багышланган иде ул. Соңарып булса да, авыл темасына кагылуларына сөенеп, бик бирелеп карадым тапшыруны. Мин Иске Чакмак авылына моннан 40 ел элек эшкә билгеләнеп килгән идем. Шул еллар эчендә авылның ничек бетә баруы күз алдымда. Мин килгәндә авылда 63 хуҗалык булып, сыер, дуңгыз фермаларында эш гөрләп бара, хәтта атлар да үрчетелә иде. Шул 40 ел эчендә аларның берсе дә калмады, шулай да бер буш сыер фермасын ремонтлап, кошчылык фермасы ясадылар анысы. Авылда медпункт, клуб, китапханә бар әлегә. Укырга балалар беткәч, мәктәпне ябып куйдылар һәм яртылаш сүттеләр. Кемнәрдер мәчет итәргә йөрделәр дә, яңадан кул селтәделәр. Үзем зур авылда туып-үскәнлектән, кечкенә авылга ияләшү башта бик авыр булды. Ләкин адәм баласы һәр нәрсәгә ияләшә бит ул. Яңадан күчеп китү мөмкинлеге тугач та китеп булмады, чөнки иптәшем авылның чын патриоты, ул беркая да китәргә теләмәде. Авылда йортлар саны да кимеде хәзер: 33 хуҗалыкта гына чын тормыш кайный, 12сендә җәй көне хуҗалары яки балалары торып китә, ә 10сында инде тормыш бөтенләй сүнгән. Авыл бит югыйсә бик матур җирдә урнашкан: бакча артыннан гына Ык елгасы ага, кул сузымында урман, тирә-ягында болыннар һәм калкулыклар. Бернинди санаторий да эзләп йөрисе юк. Район үзәгеннән дә 12 чакрым ераклыкта гына. Ләкин авылда яшьләр калмый, калыр иде – эш юк. Әле пенсиягә чыгып җитмәгәннәр дә йә район үзәгенә, йә күрше-тирә авылларга барып эшләп йөриләр. Ә инде андый мөмкинлеге булмаганнар күп итеп мал асрый. Былтыр әле көтүдә 50 баш эре мал йөрде, ләкин сарыклар бик кимеде. Печән сезоны кергәч, дәррәү печән эшенә керешәбез. Башы эшләгәннәр, бурычтан да курыкмыйча, җирен дә, техникасын да алып калды. Ә инде боларның берсе дә булмаганнарга айлар буе печән әзерлисе. Шуңа күрә җәйнең рәхәтен дә күрми каласың. “Таяну ноктасы” тапшыруында барысы да дөрес фикерли, ләкин иң ошаганы Фәүзия апа Бәйрәмованыкы булды. “Авылда буш йортлар булса да, анда теләсә-кемне урнаштырмаска кирәк”, – дигән фикер әйтте ул. Бик дөрес. Безнең авылга да күчеп кайтучылар булды, кайберләре авыл тормышына әйбәт кенә кушылып китте, калганнарының нинди кеше икәнлеген вакыт күрсәтер. Ләкин кайтканнар барысы да пенсия яшендәгеләр, шулай булгач, авыл яшәрә дигән сүз түгел бу. Авылны тота торган 10 яшь гаилә бар (яшь дип, иң яшенә дә 38 яшь инде), аның шулары гына мал асрый, картлар асрап мәшәкатьләнми, тавык кына тота. Инде шул гаиләләрнең кадерен белеп, аларны авылдан китмәслек итәсе иде. Аннан авылларның төп бәласе – юлсызлык. Яз-көз айларында үзебез дә ничекләр генә интекмибез. Кайтасы балаң да кайталмый ята, нигә ул машинасын бетереп, батып йөрсен ди. Юлсызлык чорында авылны бәла-казалардан, кешеләрне кискен авырулардан Ходай үзе сакласын инде. Хәзер менә үзара салым акчасы җыя башладылар, бездә ике ел рәттән кеше башына меңәр сум җыялар. Ярый, быел кыш юл булды, интекмәдек, ачып кына тордылар. Менә язы җитә бит әле, быел аның кары да күп. Шулай ук иртә-кич урамнар яктыртыла. Ләкин болар гына аз шул. Проблеманы тирәнтен өйрәнеп, кеше кадерен ныграк белергә кирәк хөкүмәтебезгә. Авыл кешесенә дә “үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын” дип кенә яшәргә кирәкми. Битарафлыктан чыгар вакыт. Берничә елдан авыллар урынына ни генә калыр? Авылдан чыккан, төрле җирдә яшәүче авылдашлар бөтенләй ярдәм итми дип булмый. Самарада яшәүче Әлфинур апа авылга бик нык ярдәм итте элек, шулай ук энесе Наил Хәмматуллин белән авыл зиратын әйләндереп алырга материал белән ярдәм иттеләр, ә авылдашлар Наил белән бергә әйләндереп алдылар. Сабантуй үткәрүдә дә читтәге авылдашлар акчалата да, әйберләтә дә ярдәм күрсәтә. Ләкин сабантуй елга бер генә бит ул, үтә дә китә. Авылга хәзер ныграк ярдәм кирәк. Әнә, районыбызның Түреш, Елгабаш, Кырынтау, Атлас авыллары көчле спонсорлары булу аркасында нинди үсеш кичерделәр, без аларга кызыгып кына карыйбыз шул. Әйдәгез әле, барыбыз да уйланыйк авыллар язмышы турында. Саклап калыйк авылларыбызны. Киләчәк буыннар алдында йөзебез якты булсын. Нурия ШӘРИФУЛЛИНА. Мөслим районы, Иске Чакмак авылы.
--- |
Иң күп укылган
|