|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2017 Мәдәният
Елат безне, Азат! (ВИДЕО)Ике метрлы ыржыктай ир-егетнең зур сәхнәдә җырлавына бүген алай ук искитмәле хәл дип карамасак та (хәзер кем генә җырламый!), аның хисләрен тыя алмыйча елавын тамашачы тиз генә онытмас. Ә ул җырчының Шыгырдан егете икәнлеген дә әйтсәм, аңлаган укучы шаккатачак. Сүзнең Рәшит Ваhапов фестивале лауреаты Азат Абитов турында барганлыгын чамалаучыларыгыз булгандыр. Тамашачы инде аны танырга гына түгел, яратырга да өлгерде. Филармониягә аның беренче зур концертын карарга дип зал тутырып килгән халыкның үз-үзен тотышыннан мин шуны аңладым: тамашачы тыйнак та, ихлас hәм үзенчәлекле дә талантларга сусаган. Шулай булмаса, ул дулкынланып беренче тапкыр зур сәхнәдә имтихан тоткан яшь җырчының хисләрен тыя алмый елавына кушылып үзе дә еламас иде. Әнисенә багышланган җырны аның ана телендә – чуашча җырлаганда Азат яшьләрен яшереп кала алмады. И бу ихласлык, и бу самимилек! Уйнауга, тапталган сәхнә алымнарына корылган күпсанлы тамашалар, туйдырып кына калмыйча, халыкның күңелен дә зәгыйфьли шул. Тамашачы зәвыксызлыкка, урам теленә hәм мәгънәсезлекләргә инде күптән күнгән булса да, шул агымда Азат, Гөлсирин hәм Рәмис кебек саф, ихлас, зәвыклы талантларны шунда ук күреп ала, таный hәм яратып кала. Нәкъ менә шундый авыр да, мактаулы да эшне үз өстенә алганы өчен Р.Ваhапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховка без атлаган саен рәхмәтебезне әйтик, зурлыйк. Азат Абитовның концертында да сән¬гатьтән, җырдан ерак торалар дип саналган Шыгырдан авылы җәмәгатьчелеге үзләрендәге беренче яшь җырчыга, зур сәхнәгә күтәрелү мөмкинчелеге тудырганы өчен, Рифат әфәндегә кат-кат рәхмәт җиткереп кенә калмыйча, аңа Чувашия Диния нәзарәтенең якташлары Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләк тапшырулары өчен дә без – залдагылар шатланып утырдык. Миңназыйм Сәфәров
--- |
Иң күп укылган
|