|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2017 Фаҗига
Арча районында фаҗига: кешеләр поезд астында калып һәлак булганАрча районында поезд бәрдергән өч кеше турында мәгълүматлар ачыкланды. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗигада ике хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган. Искәртеп үтик, фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча – Коркачык юлында булган. «Новосибирск – Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында Васильева Бужа һәм Качелино авыллары арасында поездга артлары белән баручы кешеләрне күргән. Машинист экстрен рәвештә тормозга баскан, тавыш һәм ут сигналлары биргән, ара аз булу сәбәпле поезд туктый алмаган һәм өч кешене бәрдереп киткән. Һәлакәт аркасында өч кеше дә үлгән.
--- |
Иң күп укылган
|