|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2017 Криминал
"Татфондбанк"ның экс-җитәкчесе Роберт Мусин кулга алынды (суд залыннан ФОТО һәм ВИДЕО)"Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кулга алында. Тикшерүчеләр таләбе буенча, ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак. Суд карарын ишеткәч, залда булучылар кул чабып алкышладылар. "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусинның кулга алынуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул "аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә"гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, "Татфондбанк" җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында РФ Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алганнар һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергәннәр.
Александр ЕЛИСЕЕВ |
Иң күп укылган
|