поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.11.2009 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ ФӘНЗИЛӘ МОСТАФИНА

Фәнзилә шигырьләрне 4 нче сыйныфта яза башлаган. “Бу вакытта әле чын шигырьләр түгел иде”, – ди ул. Төрле-төрле иҗади конкурсларда актив катнаша: “Зеленая планета” (1 урын), “Иделем акчарлагы”(узган ел шигърияттә 3 урын, быел – прозада кызыксындыру бүләге), “Алтын каләм”дә күрергә, “Сәләт”тә дә очратырга була аны.

Яшь шагыйрә журналистика белән кызыксына, киләчәк һөнәрен шуның белән бәйләргә тели. Мәктәптә “Абау” газетасы мөхәррире – үзе яза, үзе чыгара. Шигърият өлкәсендә иң беренче канат куючысы – шулай ук яшь каләм иясе Эльвира Һадиева булган. Фәнзилә Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Сибгат Хәким, Һади Такташ иҗатларына гашыйк, “Алардан үрнәк алам, сокланам”,-ди. Соңгы елларда ул прозага да кереп китте, киләчәктә драматургия өлкәсендә дә каләмен сынап карарга исәбе бар.

 

Тулы исеме: Мостафина Фәнзилә Рамил кызы

Туган көне: 10.02.1992

Туган ягы: Арча районы Мөндеш авылы

Уку урыны: Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныфы

Фәнзилә, ничек уйлыйсың: кеше кайчан шигырь яза башлый? Ялгыз калгач. Күңеле ялгыз калгач, яза башлый.

Хәзерге моментта сине нәрсә борчый? БДИларны уңышлы гына биреп, үзем теләгән уку йортына керү.

Тормыш девизың нинди? Беркайчан да үзең белән ак флаг йөртмә. Әгәр йөртмәсәң, җиңәргә мәҗбүр булачаксың.

Иң яраткан сүзең яки гыйбарәң? Фәрештәләр еламый.

Әйләнә-тирәңдәгелләр синең иҗатка карата нинди мөнәсәбәттә? Якыннарым, туганнарым хуплый. “Шигырь язып утырма, вакытың күпме әллә!”-диючеләр дә очрый.

Кайларда “басыласың”? Шигырьләрем башта Чаллыда “Көмеш кыңгырау”да дөнья күрде, аннары “Сабантуй”да. Ике ел инде “Ялкын”ның яшүсмерләр редколлегиясендә торам, соңгы вакытта “Безнең гәҗит”кә язам.

Кеше кайчан кулына шигырь китабы ала? Кулына шигырь китабы алып карамаган кеше юктыр ул. Кемнедер мәҗүриләп укыталар, кемдер үзе. Миңа менә мәҗбүриләп тоттырдылар, шигырь укырга яратмый идем. Кечкенә чакта ук зур-зур романнар укый идем. Шигърияткә гашыйк иткән китап – яшь шагыйрьләр җыентыгы иде. Җитди итеп каләмгә тотынуыма әле 4-5 ел.

Җавап таба алмаган нинди соравың бар? Нәрсә ул мәхәббәт?

Язганнарың башкаларныкыннан аерылып торсын өчен нишлисең? Шигыреңдә ачыш ясарга кирәк. Һәр кешенең үз образы булырга тиеш, дип саныйм. Менә миндә, мәсәлән, күк һәм төн образы өстенлек итә.

Ә хәзер шул образларны Фәнзиләнең шигырьләреннән үзегез эзләгез инде.

ХИСЛӘРЕМ

Ә мин сиңа барам,

Учымда- хисләрем.

Учыма сыймады,

Йөрәккә сыймаса нишләрмен?

Мөгаен, җилләргә чәчәрмен.

Бөртекләп җыйналган

Хисләрнең җилләргә очканын

Күзәтергә көчем җитәрме?

Теләсәң,

Учымны пешергән хисләрнең

Бер өлешен сиңа

Истәлеккә бүләк итәрмен...

Һәм

Бушап калган йөрәк белән

Яңа хисләр эзләп китәрмен.

 

ЫШАНМЫЙМ

 

Мин күкләргә бүтән

Ышанмыйм...

Өмет-тамчы сорап,

Күзләр күккә төбәлгәндә,

Көткән тамчы никтер таммады.

Бар хисемне учка җыеп

Җилгә чәчтем –

Җитәрлек бит үзем өчен

Йөрәгемдә калганы.

 

Нигә кирәк гаеплене эзләү?

Безнең хаталарны

Күкләр күтәрер.

Без өйрәнгән бар ялгышны

Өскә юллап,

Әмма күккә

Сыеп бетми икән үпкәләр.

 

Мин күкләргә бүтән

Табыналмыйм...

Болай да бит йөрәк

Күпкә түзгән.

Бер гаепсез күкләремә нәфрәт уты

Уятканчы,

Зинһар өчен,

Күзләреңнең төсен үзгәрт...

 

ОМТЫЛЫШ

 

Биеклеккә омтылам да,

Егылудан куркып, ахры,

Кире җиргә төшәм.

Канатларым бар дип кенә

Оча алу –

Һәрчак мөмкин түгел,

Белсәм икән.

 

Канат – бәхет,

Канат – ирек, диләр.

Канатларны салып иңемә,

Теләгән дә, курыккан да күкләремә

Сокланып утырам бүген дә.

Җирдән генә...

 

ЯКТЫ ХИСЛӘР ЭЗЛӘП

 

Хисләр палитрасында якты төсләр

Инде бик аз калган.

Бәлки,

Горурлыкны читкә куеп,

Алсу төсләр

Сораргадыр таңнан.

Шигыремне язып бетерер өчен.

 

Синең сурәт гел караңгы төстән тора

Минем күңелемдә.

Мөмкин булса,

Өстәр идем бераз яктылык.

Минем йөрәгемдә сиңа урын күп тә,

Синең йөрәгеңдә урын юк

Минем сурәт өчен.

 

Тирә-ягым – шомлы соры бушлык,

Төнге яңгыр, юеш асфальт,

Салкын Казан.

Ачуланма,

Инде меңенче кат

Соңгы тапкыр

Сиңа шигыръ язам.

 

КЫШКЫ ӨМЕТ

 

Күңелемнең тәрәзәсе язга ачык...

Сүнәр- сүнмәс кышкы ялкын

Җылы бирми,

Тик шулай да

Бармакларны өтә.

Дәфтәрдәге сары таплар санап,

Көннәр үтә:

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...

Җитәр...

Өченче ай

Өмет уты кар астында,

Тик ул исән.

Кыяр- кыймас кына йөрәк

Көннәр саный:

Берәү, икәү... дүртәү, бишәү...

Исән!

Алдымдагы ап-ак биткә

Сүзләр тезәм.

Монысы соңгы хатым булыр, ахры,

Язган.

Уникенче тапкыр шул ук хисләр,

Шул ук сүзләр,

Шул ук адрес:

Миннән – язга.

 

* * *

 

Җилгә очкан хатларыма

Җавап көтәм,

Сәламнәрем барып җитте микән?...

 

ЯКЫНДАГЫ ЕРАК ЯКТЫЛЫК

 

Күзләрдән эзләргә - бер адым,

Эзләрдән күзләргә - чакрымнар.

Нәүмизләнеп калган җилләр

Керфекләрем арасыннан сытылып чыккан

Кайнар тамчыларны саныйлар.

 

Чакрымнарны юкка чыгарырлык итеп,

Кычкырасы килә...

Син якын да кебек, ерак та.

Яңа дулкын көйләгәндә йөрәгеңдә

Безнең ешлыкны да югалтма.

Югалтма...

             

КЫШТА КАЛАМ

 

Февральның соңгы көне...

Тик кыш әле дәвам итә минем өчен.

Бу кышларны ятим калдырырга

Җитми көчем.

 

Кичер,

Мин беразга кышта калам әле.

Соңгы тапкыр

Иренемдә салмак кына вальс бии

Кышкы яңгыр.

 

Кышның аның яңгыры да әллә нинди:

Бозлы, тозлы.

Кар өстенә хисләремне язган идем –

Яңгыр бозды.

 

Бу яңгырлар яз авазы, ахры,

Тик мин әле кышта калам, аңлар язым.

Бәлки, син дә минем белән бергә

Тагын бераз кышта калырсың?

Мин февральдан рөхсәт сорадым...

 

* * *

 

Ә син горур идең,

Үзең өчен

Горурлыгың белән идең бөек тә.

Артык горур идең,

Җаның белән

Гел еракта идең, биектә.

 

Ә янәшә генә – бәхет дигән

Тылсымлы бер илнең чикләре.

Атлап кына керәсе бит инде,

Горур идең,

Көчең җитмәде.

 

Ә мин яшим шул тылсымлы илдә,

Мин кабыздым бәхет йолдызын.

Син һаман да биектә икән әле...

Юк, син – төптә, син түбәндә икән,

Горурлыгың белән ялгызың...

 

* * *

 

Маяк аллы-гөлле утын чәчә,

Киң таш юллар җырлый- җырлый алга бара.

Әзер юлдан кем дә йөри аны,

Ә син менә кычытканлы

Тар сукмактан барып кара.

 

Ал җилкәне зәңгәр күккә сәлам бирә,

Ак диңгездә көймә дулкын яра.

Дулкын уңаена кем дә йөзә,

Ә син менә үзең колач салып,

Дулкыннарга каршы йөзеп кара.

 

Кыш салкыны өйгә үтмәсен дип,

Чытыр-чытыр мичтә утын яна.

Утын салгач, кем дә яна аны,

Ә син менә бер очкыннан,

Бер утынсыз дөрләп кара.

 

Яшь йөрәкләр айлы төн җитүгә,

Йолдыз эзләп һәрчак күккә бага.

Төнлә күктә кем дә күрә аны,

Ә син менә янәшәңдә басып торган

“Көн” күзендә йолдыз табып кара.

 



Матбугат.ру
№ | 26.11.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»