|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2017 Юмор
Нинди планетадан сез, хатын-кызлар?
Гаҗәеп тә зат инде бу хатын-кыз дигәнең, әйеме? Уйлыйм-уйлыйм да, әллә соң алар безнең планетадан түгелме икән, дип куям. Моны аңлау өчен хатын-кызның иртән эшкә җыенуын күзәтү дә җитә. Кием сайлавы гына да ни тора бит! “Монысын кисәм, алдан отышлырак, монысы арттан карап калучыларны җәлеп итәр өчен менә дигән”. Чәч ясау тагын аерым бер вакыйга. Ә алтын йөзек, энҗе муенсалар нигә кирәк инде? Алары нәрсә – гайка борырга ярдәм итәме әллә квартал отчёты төзегәндә файдалары тияме? Каш, керфек буяуларын әйтәсе дә түгел! “Миңа гына карап торсыннар!” – дигән уй белән буялмаса, макияж шулкадәр оста ятар идеме? Менә шуннан соң уйла инде. Эш бит бу очракта сылтау гына булып чыга!.. Ә төп максат нәрсәдә соң? Дөрес, игътибар үзәгендә булу. Ирләр уенча, хатын-кыз – эзлексез, башына ни килде шуны эшли торган зат. Бервакыт миңа бабай, кызы миндә кияүдә икәнен дә онытыпмы: “Хатын-кыз сүзенә карап яшәмә син, улым”, – дигән иде. Ә бит алар үз планетасындагы кануннар буенча яшидер. Бәлки, ул кануннар буенча, киресенчә, без, ирләр, эзлексездер, без генә җир шарындагы барлык тәртипсезлектә гаепледер. Чыннан да. Фәлән патша сугыш ачкан, чөнки сөяркәсе алтын таулар таләп итә, имеш. Танылган артист эчкечелеккә бирелгән, чөнки хатыны көн күрсәтми икән. Йә, мантыйк кайда монда? Үзеңне санга да сукмаган кешегә ярыйм дип яки аңа үч итеп шундый ахмаклыклар эшлиме кеше? Аркылы-торкылы йөрмичә, турысын гына әйткәндә, хатын-кыз планетасында төп канун – мәхәббәттер. Мәхәббәт юк икән, син хет алтын сарай төзеп куй, хет кыядан ташлан, ярармын димә инде. Бервакыт автобуста барам. Тукталышта, яңа палас күтәреп, бер хатын килеп керде. Чәче тузган, маңгаенда тир бөрчекләре. Янымда утыручы ир: Шулай, гүзәл затларыбыз, әгәр без төрле планетадан икән, уртак нокталар табу ягын карау кирәктер. Югыйсә, уены-чыны бергә дигәндәй, эшләр харап булмагае.
Марс ЯҺУДИН |
Иң күп укылган
|