02.03.2017 Җәмгыять
Бар дөньясын этләр баса
Кыш кереп, кырларга кырпак кар яту белән, авыл урамнарын этләр баса. Җәен алар, ничектер, күзгә бик ташланмыйлар, чөнки кырда ашарга табу җае чыгуга таралышалар. Моннан егерме биш-утыз еллар элек авыл урамында бу кадәр эт туе күзәтеп булмый иде әле. Ферма тирәсендә берничә салынган колаклы, «дүрт күз»ле авыл акбайлары, актырнаклар очраштыргалый, әмма урамнарны баскан бозау кадәр этләр өере күзәтелми иде.
Хәзер урамда нәселле, токымлы этләрнең тулы бер коллекциясе кайнаша. Үзара кушылып, алар инде моңарчы күрелмәгән яңа токымнарга старт бирделәр бугай. Авылда этләрне җыеп, питомник ачарга, аларны стерильләштерергә җыенучы күренми, шуңа күрә үрчү конвейеры тулы көченә эшли. «Нәсел эше»нә, әлбәттә, шәһәргә китеп шәһәрләшкән һәм ассимяляцияләшкән авыл кешеләре этәргеч бирде. Туксанынчы еллар башында, «базар мөнәсәбәтләре»нә күчү белән, өйдә бизнес оештыру мәрәкәсе башланды бит. Токымлы эт алып, аны үрчетү, эт баласын сатып «миллионер булу» хыялы шул бизнесның бер тармагы иде. Кырык-илле квадрат метрлы таш тартмада ничек эт үрчетеп була, ничек анда ашап-эчеп яшәп буладыр, авыл кешесе буларак болар миңа караңгы. Тик шәһрдә бер бүлмәле фатирда да эт үрчетеп азапланган танышлар бар иде, монысы факт. Һәрбер бизнес шикеле үк, эт үрчетү эшмәкәрлегенең дә барып чыкмаган очраклары җитәрлек. Товар бар, сатып алучы гына юк.
Бизнесның шушы төп проблемасына килеп төртелгән элекке авыл кешесе нишләсен: җанлы һәм «затлы» бу «товар»ларны, туган якка кайтканда, машина багажнигына тыгып алып кайтып, йөрәккә газиз кырларга сипте. Кемнәрдер шәһәр урамнарына гына чыгарып та җибәргәләгәндер, чөнки калада да атлаган саен эткә абынган чаклар бар иде. Шулай итеп сала тыкрыкларын үз иткән себер хаскалары, немец овчаркалары, лабрадорлар пәйда булды. Соңгысының хәзерге көндә базар бәясе бер көчеккә 15 мең сум тора икән. Авылда бу бәягә кечерәк бер бозау сатып алып симертеп була. Эт кавеме тик тормый, үзара яратыша, тормыш дәвам итә. Берничә ел элек авыл янына шуышып ауга килгән ике бүрене күреп авылдашлар аучыга шалтыраттылар. Бакча башында гына атылган бүреләрне карарга бардым. Коточкыч азау тешле ерткычларның ярымбүре, ярым эт икәнен ачыклау өчен белгеч булырга кирәкми иде.
Сүз башы озынгарак китте, мин этләр саны һәм аларның токымнары хакында түгел, кемдә игелеклелек, кешелеклелек дәрәҗәсе зуррак булуы турында язарга теләгән идем. Беренче «резюме» шул: авылда токымлы этләрнең «шартлаулы үрчүе» кешеләр «этлеге» нәтиҗәсендә. Кайчандыр әби-бабалары урамга куып чыгарылу аркасында кырыгыйлашкан этләр нигездә юаш күңелле, эчкерсез җаннар алар. Син тимәгәндә, алар тимиләр. Этнең кешедән беренче аермасы да менә шунда. Әмма дөньяга килгәнсең икән, тамак кайгысы йөртә башлый. Ач этләрнең авыл кешесенә салган беренче җәфасы ишегалдында җырлап йөргән тавыкларның берәрсен эләктереп алып бугазлап ташлаудан гыйбарәт. Көн саен берәр тавыгың югала башлагач, этләрнең изгелеге турында онытасың, билгеле. Хәзер инде күнектек: тавыкларны биктә тота башладык. Тик биктә тавык асрау белән бөтенләй асрамау бер-берсенә тиң дип әйтерлек. Бигрәк тә балалы ана этләр кешеләрнең үзәгенә үтә.
Боларны ашатып та булмый. Аз гына ашаттыңмы, эт ияләшә һәм үзең генә түгел, аннан күршеләрең дә җик күрә башлый. Хуҗасыз йортларның каралтыларына кереп балалаган этләрнең исә үз кайгысы. Болар кешеләр кебек үк кансыз түгелләр: баланы буып ташлау, бүтән бер этнең оясы тирәсендә калдырып китү кебек «этлек»ләрне бөтенләй белмиләр, балиг булганчы баланы ашаталар, үстерәләр. Көн тудымы, үзе өчен генә түгел, балалары өчен дә ризык эзләп чабышалар. Менә шунда күзәтеп торсаң, этләрдәге үзара ярдәм, нечкә күңеллелек, игелек кылу сыйфатларының ни дәрәҗәдә зур булуын күрәсең. Үзләре эт асраучы авылдашлар сөйләшә.
«Бәйдәге эткә сөякләр чыгарып салам, ашамый, күмә дә куя, – дип сөйли берсе. – Ни хикмәт икән бу дип, күзәтеп торырга булдым. Аз гына вакыт үтүгә, якындагы буш йортның лапасына кереп балалаган ана эт килеп җитә. Карга күмелгән сөякләр казып чыгарыла; кәнтәй, авызына сөяк кабып, балалары янына чаба». Икенче күрше дә шуңа охшаш хәлгә тап булган икән: бәйдәге эт савытына сөт сала, тегесе яртылаш кына эчә туклыклы сыеклыкны. Кешеләр күренми башлау белән, шул ук ана эт килеп, калган сөтне эчеп бетереп китә, ди. Кешеләрдән аермалы буларак, этләр хәйрия фондлары төзеп азапланмыйлар, үз авызларыннан өзеп булышалар мохтаҗ кардәшләренә.
Бездә, кешеләрдә, бит ничек: дүрт хәйрия фондының өчесе мошенниклардан тора, акча җыялар да үзләштерәләр, җыялар да кәеф-сафа коралар. Этләр мондый явызлыкка бара алмый. Гомумән, мондый “этлек” аларның төшләренә дә керми. Кешеләр “этлеге”нең хәйрия белән бәйле икенче төре дә бар: мохтаҗларга дип бүленгәнне ачкүз байлар талый. Моның интернетта әллә никадәр мисалларын таба аласың.
Күптән түгел генә Якутиядә бер эшмәкәр гаилә кибеттә “Игелек киштәсе” булдырган. Мохтаҗлар килеп бушка алсын өчен, киштәне азык-төлек белән тутырган, шул хакта белдерү дә язып элгән. Сатып алучыларга да изгелек эшләргә җай чыккан: мөмкинлегең бар икән, киштәдә берәр пачка май, яисә макарон калдырып китәсең. Киштәне күрү белән, бер өлкән яшьтәге карчык та бер кисәк май китереп өстәгән: “Мин үзем пенсионер, ләкин акчам бар. Бәлки, миңа авыр чак килсә, мин дә шушыннан килеп ашарга алырмын”, – дип әйтә икән. “Игелек акциясе” озак дәвам итмәгән, ләкин кемнең кем икәнен ачып салган. Иң беренче шул күзәтелгән: чынлап та фәкыйрь булган затлар – ялгыз һәм аз керемле пенсионерлар киштәдән ризык алырга оялганнар. Аның каравы чәшке тунлы, шәхси автомобильле гражданнар активлык күрсәткән: киштәдән бушлай азык-төлекне сәгать эчендә сыпырып алып бетергәннәр. Графит төсендәге чәшке тун кигән бер ач- күзле ханым бер сәгатьтән соң, яңадан “калҗа”лар өстәмәгәннәрме дип, кибеткә кабат сугылды ди игелекне оештыручы эшмәкәр. Яшьләр, машиналарга утыртып, пенсиядәге әти-әниләрен ташый икән. Боларда инде, күрәсең, бик ябыгып, нечкәреп беткән булса да, намусның скелеты калгандыр, өлкәннәргә дигән киштәдән бушлай ризыкны үзләре килеп алырга оялганнар.
Бервакыт көзге якта авыл урамында шундый күренешкә тап булдым. Бакчалар аша турыдан гына үтәргә ниятләгән эт рәшәткә ярыгына кереп кысылган. Тегеләй талпына, болай тартыла, һич кенә дә ычкына алмый. Тик ул ялгыз түгел: икенче бер кардәше моның янына хәсрәтле кыяфәт белән килә, булышырга итмәк була, әмма эт мөмкинлекләре чикләнгән бит инде. Кайгылы башын иеп, читкә китә, тагын килә. Карап торсаң, кысылган эткә караганда, иркендәгесенең хәле яманрак кебек. Рәшәткә әйбәт кадакланган, буш кул белән генә кубарырлык түгел. Хуҗага кереп әйтергә туры килде. Берәр сәгатьтән соң узганда, эт инде котылган, койма ярыгы эт сыймаслык итеп кадакланган иде.
Интернетта яңа видеохәбәр карыйм. Чита шәһәрендә исерек автомобильче, кызыл утка кереп, җәяүлене бәрдергән. Ун метр читкә очып, аңын югалткан корбанына машинасыннан төшеп аз гына карап торган да юк булган. Берничә җиңел машина хуҗасы авыр хәлдәге җәяүлегә борылып та карамый үтеп киткәннәр. Шәһәр урамында аңын югалтып егылып ятучылар яныннан кешеләрнең тыныч кына үтеп китүләре – бик еш күзәтелә торган хәл бит инде. Менә шуларның барысын да уйлыйсың да “кешелеклелек” сүзе белән “этлек” сүзләренең мәгънәләрен алыштырасы килә башлый. Югыйсә этләрнең кешелеклелеге, кешеләрнең этлеге турында сөйләргә туры киләчәк.