поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.11.2009 Җәмгыять

ШҮРӘЛЕ БЕЛӘН УЙНЫЙСЫ ИДЕ!

Баламны татар мәктәбенә бирмим! Элегрәк болай дип уйлаучылар белән татарлыгыбызны яклап бәхәскә кергән булсам, бүген үзем дә шулар рәтенә басарга мәҗбүрмен. Ачуланыгыз, сүгегез, бәхәсләшегез, әмма мин – татар мәктәбен тәмамлаган, университетта татар телендә белем алган, татар газетасында эшләүче һәм, ниһаять, әни кеше буларак, үз фикеремнән кирегә тайпылырга уйламыйм!

Ана күңеле балада дигәннәренең мәгънәсенә баламны якты дөньяга китергәч кенә түгел, ә тора-тора, сабыем үсә барган саен төшенә барам. Аның елмаюын да, елавын да, авырганын да үз йөрәгем аша үткәрәм. Беренче адымнарына, беренче сүзенә, һәр яңа һөнәренә сабый баладай сөенәм. Мәрхүмә әбиемнең, син ашасаң, мин тук, дигән сүзләрен дә яңа аңлый башладым. Улыма иң тәмлесен генә ашатасы, иң матурын гына кидертәсе, иң яхшысын гына бирәсе килә. Шул исәптән тәрбиянең һәм белемнең дә. Һәрбер әти-әни кебек баламның тәртипле, укымышлы, дәрәҗәле, мәртәбәле кеше булуын телим.

 

Шөкер, беренче сүзләрен ана телебездә әттә, әннә дип әйтте, өч аенда ук сөннәтле булды, әбиләребездән отып калган бишек җырларын тыңлап йокыга китә, әппәр дип битен сыпырып өстәл яныннан кузгала. Гореф-гадәтләребезгә бала гаиләдә үк тәрбияләнеп үсәргә тиеш, минемчә. Үзенең татар баласы икәнен белергә, аңларга тиеш. Тәрбиядә мин әнә шул максатны алга сөрәм. Аңа ирешү өчен мин фәкать үз көчемә генә өметләнә алам, чөнки заман миңа бөтенләй башка таләпләр куя.

 

Мул, җитеш тормышта, технологияләр алга киткән заманда яшибез, шөкер! Кибетләрдә нәрсә теләсәң шул бар дип әйтерлек. Балалар кибетләренә керсәң, күзләр камаша, әйбер төрлелегеннән башың әйләнә. Тик шул төрлелек арасында минем бер дә балам тотып уйнарлык милли уенчык таба алганым юк! Сабыйның исе китәрдәй Барби курчаклары, человек-паук, трансформер, ниндзя, бетмен, суперменнар арасында күңелгә якын булырдай ник бер әйбер булсын! Кайбер кибетләрдә генә мескен булып торган матрешкалар күренгәли. Ә бит ул баланың акыл сәләтен үстерүгә файдалы уенчык. Сабый бер-берсе эченә кереп югалучы бу курчаклардан, бердән, тәм тапса, икенчедән, уйларга, фикер йөртергә өйрәнә. Ә океан арты геройлары рәвешендәге уенчыклар нәрсәгә өнди? Әйтик, гламурлыкны пропагандалаучы Барби, куркыныч трансформерлар?

 

Татар халкы бөтен дөньяга таралган дип шапырынырга яратабыз. Ә нигә соң шул халыкка, үзебезгә якын булган уенчыклар юк? Шул ук матрешканы татар кызы, йә булмаса егете рәвешендә ясап булмый микәнни? Берәүдән, бар андый уенчыклар, дип ишеткән идем, тик кайда сатыла соң алар? Сувенир киоскларындамы? Зур кибет киштәләренә чыгармаслык уенчык мәллә ул? Су анасы, Шүрәлеләрне дә бит балалар китап битләреннән генә күреп белә. Эх, аларны да тотып карап уйныйсы иде!

 

Китап дигәне бөтенләй баш бәласе! Казанның татар китаплары кибетләренә күп­ме кереп, нәниләргә тоттырырдай матур рәсемле, катыргы  кәгазьгә басылган китап таба алганым юк. Кулыма килеп кергән бердәнбер китап – Татарстан китап нәшрияты чыгарган "Журнал укучы жираф" исемле басма. Тик анысының гомере озын булмады. Улым аны бер атна эчендә ертып юк итте! Нәниләргә исәпләнгән булып чыкмады ул. Шигырьләре матур, ятларга җиңел булса да, бизәлеш ягыннан басманы мактамас идем. Гомумән, балалар өчен чыккан татарча китаплардагы рәсемнәр сабыйларда кызыксыну уятырлык түгел, артык катлаулы һәм ара-тирә куркыныч та! Ә менә рус телендәге китаплар күпкә отышлырак. Сыйфат ягыннан да, бизәлеш ягыннан да, эчтәлек ягыннан да. Мәче мәчегә охшаган, куян – куянга. Гомерләре дә озын үзләренең. Улым җиде яшьлек апасыннан калган китапларны бик яратып карый. Ертылмаган, уңмаган, бозылмаган! Кызганыч, әкиятләрне русчадан тәрҗемә итәргә туры килә. "Колобок", "Гуси-лебеди", "Три медведя", "Теремок"ларны укып үсәбез. Китапларның хәзер су коенганда укый торганнары, резин битлеләре бар. Алардан да татар халкына ят булган сурәтләрне карарга мәҗбүрбез...

 

Баламны татар мәктәбенә бирмәс идем дигән уем да әнә шул кечкенә генә хакыйкатькә барып тоташа. Татарлык һәм миллилек бүген гаиләдә генә яши түгелме? Бары тик без – әти-әниләр, әби-бабайлар гына балабызга бишек җырлары аша гореф-гадәтләребезне иңдерәбез, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз белән таныштырабыз. Җәмгыятькә бу кирәкми! Мәктәптә укыганда китапханәдән татар дәреслекләре белән бергә рус дәреслекләрен ала идем. Чөнки күп очракта беренчеләрендә нәрсә язылганын аңламый идем. Татар дәреслекләрендәге тәрҗемә бүген аксый гына түгел, ә инвалид коляскасына үрмәли. Мондый китаплардан белем алган балага тел байлыгы кайдан килсен дә, фикерен ачык, анык итеп җиткерү каян бирелсен? Татар телендә белем бирү системасы бездә һаман да камил түгел әле. Бу кимчелекне төзәтү өчен бездә нәрсәләр эшләнә икән, шуны беләсе иде. Миңа калса, бу проблеманы бик җиңел генә хәл итеп куймакчылар – татар мәктәпләрен әкренләп юк итеп! Шуңа таба барабыз да бит.

 

Бездә татар дип лаф орырга гына яраталар. Ә телне, мәдәниятне киң җәелдерү өчен берни дә эшләнми диярлек. Әйтегез әле, татар телен бүген кайларда гына кулланабыз? Ишекне ябып урамга аяк басуга русча сөйләшә башлыйбыз бит. Кондуктор, кибетче, банк эшчесе, хокук саклаучы һәм башкалар – берсе дә сиңа татарча мөрәҗәгать итми. Шәһәр җирендә татарча бакчаларда, мәктәпләрдә, редакцияләрдә генә сөйләшәләр. Татар теле авыллар һәм районнар өчен генә кирәк булып кала түгелме? Анда да бары тик аралашу өчен генә. Кәгазь, документация эшләре барыбер рус телендә алып барыла. Югары уку йортына килеп керү белән дә русча укый башлыйбыз, чөнки дәүләткә рус телле белгечләр кирәк.

 

Бу турыда озын-озаклап сөйләргә, фәлсәфәгә кереп китәргә була. Тик минем максатым ул түгел. Алда торган зур бурычым – баламны кеше итү. Ә кеше булу – ул иң элек яхшы белем алу дигән сүз. Мөмкинлекләре булганнар берсе дә миллилек турында бәхәс алып бармый, баласын туп-туры чит илгә укырга җибәрә. Күренекле татар мәгърифәтчеләре дә чит илләрдә укыган. Кем белә, бәлки бу бәхет минем улыма да елмаер. Ә хәзергә татар бакчасына йөреп, татар әкиятләрен, җырларын, биюләрен өйрәнәбез. Ә истәлеккә безгә Дисней мультфильмнары геройлары белән төшкән фотосурәтләр кала...

 

P.S. "Ватаным Татарстан" редакциясеннән: Мөхтәрәм укучыларыбыз, автор күтәргән проблемалар хакында сез нәрсә уйлыйсыз? Шул хакта хатлар көтеп калабыз.

 


Галия ХАБИБРАХМАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 237 | 25.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»