поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2009 Дин

ХОДАЙ ЯРДӘМНЕ ҮЗЕ БИРӘ

27 ноябрь – Корбан гаете. Бу – мөселман дөньясындагы иң олы бәйрәм. Татарстан президентының указы нигезендә Корбан бәйрәме көнне республика халкы ял итә. Гаетнең төп чаралары – бәйрәм вәгазе һәм намазын – “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляцияләячәк. Вакыйга 8:45тә башлана. Әлеге чараны режиссер Рифат хаҗи Йосыпов җитәкчелегендәге иҗат төркеме әзерли. Турыдан-туры трансляцияне журналист Ләйсирә Фазлыева алып барачак. Олы бәйрәм алдыннан аның белән дини тормыш хакында әңгәмә оештырдык.

"Нәсыйхәт" тапшыруы эфирга чыга башлауга киләсе елның гыйнвар аенда 7 ел була. Шушы вакыт эчендә ул нинди үзгәрешләр кичерде?

 

– Телевизион тапшыру өчен бу аз вакыт түгел, билгеле. Әмма Ислам дине темасы шулкадәр киң, мөгаен, мондый эчтәлектәге тапшыру тагын берничә дистә ел эфирга чыкса да, ул үзенең әһәмиятен югалтмаячак. Әлбәттә, тапшыру үсештә булса. Һәм моңа мөмкинлекләр җитәрлек. Чөнки мондый нечкә мәгълүматны телевизор караучыга җиткерү үзенчәлекләре күп. Тапшыру эшли генә башлаган чорда "Нәсыйхәт" вәгазьләү формасында оештырылган иде. Ришат Хәмидуллин алып баручы булган вакытта тәнкыйди элементларны оста кулланды, дини проблемаларга фәлсәфи күзлектән карарга өйрәтеп калдырды. Хәзер исә без мәгърифәтчел юнәлешкә игътибар бирәбез. Мәсәлән, "Пәйгамбәрләр тарихы", "Коръән иңү тарихы" кебек цикллар шуңа мисал.

 

Сезнең әлеге тапшыруга мөхәррирлек итә башлавың очраклы булдымы?

 

– Хәзер мин һич икеләнүсез очраклы түгел дип җавап бирәм инде. Иртәнге тапшырулар редакциясеннән иҗтимагый-сәяси тапшырулар берләшмәсенә күчерүләрен 2003 елда җитәкчелектән үзем сорадым. Шунда кулыма моңарчы шөгыльләнмәгән теманы тоттыргач, югалып кына түгел, хәтта куркып калдым. Ул чагында Миләүшә Айтуганованың “булдыра алыр” дип ышануы булгандырмы, сынавымы – белмим, әмма мин хезмәт камиллеге эзләп күчерүен сораган идем. Мөгаен, бу җитәкченең алдан күрә белү сәләте булгандыр. Ә Ходай шушы вакыйгалар белән идарә иткән. Үткәндәге проблемаларга шөкер генә кылам.

 

Иртәнге эфирны сагынасызмы?

 

– Иртән турыдан-туры эфирда эшләү – гаять катлаулы, авыр хезмәт. Беләсезме, хәтта Мәскәүдән Хабаровскига самолетта очу да кеше организмын табигый ритмыннан шулкадәр нык тайпылдыра, ди, ул шушы ике шәһәр арасындагы җиде сәгатьлек аерманы кичерүе аркасында бары тик бер айдан соң гына үз хәленә кайта ала икән. Ә көн саен яки атнасына берничә мәртәбә таң белән торып эшләгән организм нәрсә кичерә икән, һәм мондый өзлексез режимнан соң ул кайчан рәткә керә?.. Сәламәтлек ягыннан караганда иртәнге эфирдан китүемә үкенмим. Әмма барыбер көн саен иртән “безнекеләр ничек икән” дип “Хәерле иртә!”гә бер генә минутка булса да күз салам.

 

Ислам буенча яшәү рәвешенә тиз өйрәнү ничек мөмкин?

 

– Барысы да максаттан башлана. Ислам дине исә һәр гамәл Аллаһ каршында нияткә карап бәяләнә, дип өйрәтә. Читтән караганда көненә биш тапкыр үз вакытында намаз үтәү авыр кебек тоеладыр. Адәм баласының рухи тынычлыгы, тән сәламәтлеге өчен аның уңай йогынтысы әйтеп бетергесез. Әмма бер нәрсә бар: гыйбадәт Аллаһ ризалыгы өчен үтәлә. Шуңа күрә Ходай ярдәмен Үзе бирә. Кеше аны сизми дә, әмма фикерли белүчеләргә азык бар. Намаз, ураза кебек тышкы гыйбадәтләрдән тыш миһербанлык, ачуланмау, дәшми кала белү һәм башка сыйфатларны камилләштерү өчен үз-үзеңне жәлләмичә тәрбияләргә кирәк. Аннары ул яшәү рәвешенә әверелә, аннары... дип тагын дәвам итәргә мөмкин – Аллаһның рәхмәте чиксез.

 

"Нәсыйхәт" тапшыруы "Татарстан Яңа Гасыр” телевидениесендә Ислам турындагы бердәнбер тапшыру. Шушы арада нинди темаларны ачарга уйлыйсыз?

 

– “Нәсыйхәт” һәр җомгада “Җомга вәгазе” дигән тапшырудан соң эфирга чыга. Ул тапшыруның да, “Нәсыйхәт”нең дә режиссеры – Рифат Йосыпов. Әллә бер үк кешеләр эшләгәнгә, әллә рәттән барганга тамашачылар да бу ике тапшыруны бер дип белә. Еш кына менә “Җомга вәгазе”ндә шундый кеше сөйләгән иде – телефонын бирегез әле, дип шылтыраталар. Хәзер хаҗ вакыты – чыгарылышлар шушы темага бәйле. Аның мәгънәсен ачарга, тәртибе турында сөйләргә, хаҗилар белән әңгәмәләр оештырырга тырышабыз. Телевизор караучылар әлеге темага битараф түгел дип беләм. Бигрәк тә, изге Мәккә, Мәдинә җирләрендә булган кардәшләрнең кичерешләре күңелгә уелырлык.

 

Корбан гаете сезнең өчен нинди бәйрәм?

 

– Гаетне турыдан-туры трансляцияләү төгәлләнгәч, Кол Шәриф мәйданыннан урамга шактый атлыйсы. Шунда мин үзгә хисләр кичерәм. Синең эчтәлегең баеган, күңел тулыланган шикелле була – мин дә мөселман, мин дә Аллаһка мөрәҗәгать иттем, Ул да мине ишетте! Мәчеттән чыгып килүче кардәшең дә шушы хисләрне кичерә бит – нинди шатлык. Үзеңнең әлеге олы вакыйгага катнашың барлыгыңны тоясың да... – аңлатып бетергесез горурлык, бәхет биләп ала.

 

– Әлеге бәйрәм уңаеннан тамашачыларыгызга нинди теләкләр юллар идегез?

 

– Мин әниләргә – иманлы балалар, яшьләргә тәүфыйк телим. Аптырамагыз – бу мине борчый торган мәсьәләләр. Шушы ике теләк тормышка ашса, без бик бәхетле яшәр идек. Бәхетне һәркем төрлечә аңлый дисәләр дә, адәм баласы үз-үзе белән килешеп яшәгәндә генә күңел камиллегенә ирешә. Әлбәттә, машиналы булгач, фатир алгач, матур күлмәк тектергәч тә үзеңне бәхетле тоясың. Әмма берничә көнгә. Матди бәхет – мизгеллек. Нигә яшәгәнеңне, эшләгәнеңне, иреңне нигә яратканыңны һәм тормыштагы башка бик кирәкле вак-төякләрнең мәгънәсенә төшенгәч тынычлык килә. Кеше үзенең бәхетле икәнен аңлый башлый.

 

P.S. "Нәсыйхәт" тапшыруын һәр җомга 11:30да "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында карагыз. "Җомга вәгазе" "ТЯГ"да һәр җомга 5:50 һәм 11:20дә эфирга чыга.


Илһам ВӘЛИЕВ
ТНВ
№ | 25.11.2009
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»