поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.03.2017 Шоу-бизнес

Альбина Кармышева хатын-кызларны 8 март белән төрле телдә оригиналь котлаган (ВИДЕО)

Җырчы, тамада Альбина Кармышева Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан тамашачыларына бүләк ясарга булган. Ул бу турыда күптән хыялланган. Һәм, ниһаять, “8 нче Март белән сезне!” исемле җырына клип төшергән. Бүген "Матбугат.ру"да әлеге клипның премьерасы.

 
 

– Альбина, бик оригиналь клип төшергәнсез.
 
– Дөньяда яшәүче бар хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән котларга теләп, клип төшердем. Төрле телләрдә башкардым. Клипны күргәч, үзегез дә аңлап алгансыздыр. Монда чит ил кешеләре дә катнашты. Африка, Франция, Пакыстан, Кытай кебек илләрдән Казанга яшәргә килгән якын дусларым белән төштек. Шул рәвешле клипта халыклар дуслыгы барлыгын күрсәтергә теләдем.
 
– Сезне Миңгол абый Галиев укучысы дип беләбез. Үзегез белән якынрак таныштырып китсәгез иде.
 
– Мордовиядән Казанга күченеп килгән бердәнбер татар җырчысы мин. Әнием Галина рус милләтеннән булса, әтием Асым –татар. Ике телдә дә иркен сөйләшә алам. Мордовиядә 50 меңгә якын татар яши. Шунысы кызганыч: күбесе туган телләрендә сөйләшми. Минемчә, татар теленә мәхәббәтне татар җырлары аша аңлатырга мөмкин. Әйе, мин Казанда музыка факультетында Миңгол абый Галиев классында укыдым. Татарча сөйләшә алуым белән бик горурланам. 8 ел диярлек туган ягым – Мордовиядә татар концертлары оештырып киләм.
 
– Ул концертларны оештыруда дәүләт яисә Мордовиядәге татар җәмгыяте ярдәм итәме соң?
 
– Юк. Туган ягымдагы татар җәмгыяте миңа коммерция максатларында эшлисез, диләр. Аннан кергән акча артистның төркеменә һәм арендага китә. Миңа калмый диярлек. Чөнки төп максатым – Мордовия татарлары үзләренең татар булуларын белеп, татар җырларын ишетеп, телләрен онытмауларын телим. Тиздән 5 мартта Саранск шәһәренә Данир Сабиров концерт белән киләчәк. Якташларым үзен көтәләр инде.
 
– Вокал һәм гитара буенча балаларга дәресләр дә бирәсез икән. Гаиләгә вакыт каламы соң?
 
– Балаларны бик яратам. Алар белән Казандагы иҗат клубларының берсендә шөгыльләнәм. Моңа өстәп, туйлар, төрле бәйрәмнәр алып барам. Үземә рәхәтлек алу өчен генә җырлыйм. Әгәр ирем Айзат каршы килсә, сәхнәдән бөтенләй дә китә алам. Чөнки гаиләм һәрвакыт беренче урында булды. Бүген ике бала үстерәбез. Кызыбыз Әминәгә – 6, улыбыз Әскәргә 3 яшь тулды.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»