|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2017 Матбугат
Илдар Миргалимовка бүген 35 яшь тулдыАның эш бүлмәсе тәрәзәсе каршында бүген плакат тотып тормадылар, каршы бина тәрәзәләре дә йөрәк булып янмады. Әмма бүген ул да кечкенә генә юбилеен бәйрәм итә. "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимовка бүген 35 яшь тулды. Илдар Флүс улы 1982 елның 1 мартында Яр Чаллыда туган. Күпләр аны "Ватаным Татарстан" журналисты буларак белә. Әлеге басмада ул "7 каттан караш" дигән аналитик сәхифәне алып барды. Соңрак баш мөхәррир урынбасары итеп билгеләделәр. Берничә ел "Мәгариф" журналын җитәкләгәннән соң Илдар Миргалимовны "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп куйдылар.
35 яшендә Илдар күп балалы әти. Тормыш иптәше Зөлфия белән алар 3 бала тәрбияли.
Илдар Флүс улын кечкенә генә юбилее белән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|