|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2017 Аш-су
8 мартка бәйрәм торты пешерү рецепты (ФОТО)Озакламый иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе - 8 Март якынлаша. Шул уңайдан "Матбугат. ру" үз укучыларына торт пешерү һәм бизәү рецепты тәкъдим итә. Һәрвакыттагыча һәр адымын фотога төшереп.
1. 5 йомырка белән 1 стакан шикәр комын миксер белән 10-15 минут күпертәбез.
2. Күпергән массга 1 стакан он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч салабыз.
3. Шуны яхшы итеп болгатабыз.
4. Әзер массаны торт пешерә торган, астына кургаш җәелгән формага салабыз һәм 40-45 минутка духовкага куябыз. Әзерлеген зубочистка ярдәмендә тикшерәбез.
5. Тортның камыры пешкәч, 10-15 минут суытабыз да, пищевая пленкага төреп, суыткычка алып куябыз. Мин, гадәттә, тортның бисквитын кичтән үк пешерәм. Чөнки суыткычта озаграк торса гына ул сутлы ( влажный) була.
6. Арытаба бисквитны өч өлешкә бүләбез.
7. Аннары коржлар арасына ягарга крем ясыйбыз. Моның өчен 1 банка вареная сгущенка, 1 кап йомшарган ак май алабыз. Шуны яхшы итеп, бер төрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз.
8. Менә шундый крем килеп чыга. Ул карамельле кремга да охшап тора.
9. Арытаба кремны коржлар арасына ягабыз.
10. Арытаба коржларны авыр әйбер белән бастырып суыткычка алып куябыз. Моны тортның өсте тигез килеп чыксын өчен шулай эшлибез.
11. Бисквит тигезләнә торган арада тортның тышына ягарга крем-чиз эшлибез. Башта 1 кап йомшарган ак майны (майлылыгы 82 проценттан да ким булмаганны) 70-80 грамм шикәр пудрасы белән миксерда күпертәбез.
12. Шуңа ике банка ( һәркайсы 140 граммлы) эремчекле-майлы сыр ( сурәттәге кебек) салабыз. Искәрмә: сыр сап-салкын, суыткычтан гына алынган булырга тиеш.
13. Өч ингредиентны да бергә кушкач, менә мондый катнашма килеп чыга.
14. Арытаба крем-чизны кондитер капчыгына тутырабыз.
15. Капчыкның башын кисеп крем-чиз белән тортның кырыен тигезли башлыйбыз.
16. Тигезләү өчен менә шундый скребоклар кулланабыз.
17. Тортның кырыен тигезләп бетергәч, 1-2 сәгатькә суыткычка озатабыз.
18. Тортның кырыен эретелгән шоколад ярдәмендә бизибез. Әлеге катнашманы эшләр өчен 40 грамм 10 процентлы сливкины, 70-90 грамм кара шоколадны , 40 грамм ак майны су мунчасында ( водяная баняда) эретәбез. Ул бераз суынгач, кондитер капчыгы яисә аш кашыгы ярдәмендә тортның кырыйларына агызабыз.
19. менә болай итеп.
20. Тортның өстен безе, шоколад, мармелад белән бизибез.
21. Кискәч, тортның эче менә болайрак була.
22. Коржлар арасына җиләк тәме килеп торган эремчек( творожок) та ягарга була.
23. Шулай ук, бананлы-каймаклы крем да бик тәмле килеп чыга.
Венера МӘҖИТОВА |
Иң күп укылган
|