|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2017 Матбугат
Туган көнен 4 елга бер уздыручы Камил Сәгъдәтшин: "Миңа әле 16 гына яшь"Танылган журналист Камил Сәгъдәтшинга бүген 65 яшь тулды. Дөресрәге, бүген түгел, ә 29 февраль көнне тулыр иде. Әгәр бу кәбисә елы булса. Дүрт елга бер килә торган көнне туу бик кызыктыр, дип гел уйлый идек. Андый кешеләрне белми идек тә. Менә Камил абый шундый кеше икән. "Ватаным Татарстан"да эшләүче Камил Сәгъдәтшин күбрәк авыл хуҗалыгы, икътисад темаларына яза. Шәһәрдән бигрәк аны авылларда беләләр, дисәң, бер дә ялгыш булмас. Аның очлы каләме авыл җирендә бик күп проблемаларны чишәргә булышты дисәк тә бик каты арттырмабыз. "Бәллүр каләм" һәм башка бәйгеләрдә җиңү яулаган журналист әле дә егетләр кебек. Сере дә бик гади икән. "Миңа әле 16 яшь кенә", - дип шаярта ул 29 февральнең дүрт елга бер килүенә ишарәләп. Камил абый Сәгъдәтшиннны чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|