|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2017 Фаҗига
Чаллыда үз өендә 8 яшьлек малай буылып үлгәнЧаллыда йога күнегүләре белән шөгыльләнгәндә 8 яшьлек малай буылып үлгән. Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була. Гаилә инде берничә ел йога белән мавыга икән, алар фатирларына йога күнегүләре өчен махсус гамаклар урнаштырган булган. Малай менә шунда күнегүләр ясаганда буталган һәм нәтиҗә фаҗига белән төгәллнгән. Соңрак әти-әнисе кайтып аны коткарырга тырышса да, бала инде суламаган. Ашыгыч ярдәм машинасына да үлемне теркәп китәргә генә кала. Бу вакыйга буенча хокук саклау органнары тикшерү эшен башладылар, дип яза "Шәһри Чаллы".
--- |
Иң күп укылган
|