поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2017 Спорт

Камка батыры истәлегенә спартакиада үтте

19 февральдә Сергач районы Камка авылы мәктәбе базасында моннан өч дистә еллар элек Әфган сугышында батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышлап һәм Ватанны яклаучылар көне уңаеннан традицион районара спартакиада оештырылды.

Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасында үткәрелүче кышкы спартакиаданы быел Сергач районы администрациясенең яңа гына билгеләнгән мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова үз контроленә алды.

Районара булган бу ярыш узуга берничә көн кала дигәндә, Ирина Борисовна оргкомитет утырышын уздырды. Биредә спартакиаданы югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү өчен һәр сорау җентекләп тикшерелде һәм өйрәнелде, төп максатны хәл итәр өчен аерым кешеләргә конкрет йөкләмәләр бирелде.

Спартакиада көнне иртә белән үк Камка мәктәбе тирәсе махсус автобуслар белән тула башлады. Быел алар бигрәк күп иде, чөнки спартакиадада катнашырга нибары ике йөзгә якын кеше җыелды, шуларның 150се – спортчылар. Сергач районыннан Камка, Грибан, Шөбиле, Янау, Лопатин, Печә, Мөтеравыл, Ачка авыллары спортчылары, Сергач балалар спорт мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты, Кызыл Октябрь районыннан Уразавыл, Чүмбәли, Яндавишча һәм Карга авыллары спортчылары, Спас районы Та¬тар Моклокасы мәктәбен яклап килгән Тукай, Моклока һәм Бозлау спорт яратучылары көч сынашты.

Спартакиаданың тантаналы өлешендә егетләрне һәм кызларны өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Сергач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Дмитрий Блаженов, рус Пожары мәктәбе директоры Ирина Лазарева, Камка мәктәбе директоры Рафаил Әбүбәкиров, авыл администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Марсның туганы Рафек Мангушев тәбрикләделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр. Укытучы-ветеран Дамир абый Башкуров Марсның сугышчан батырлыгы, биографиясе белән таныштырды.

Байрак күтәрелеп, Россия гимны яңгыраганнан соң, мәктәп каршындагы Марс Мангушев истәлегенә булдырылган хәтер тактасына чәчәкләр куйдылар. Шуннан соң спортчылар һәм җанатарлар бәйге мәйданнарына юнәлде.

Ярышлар волейбол, милли көрәш, шашка, шахмат, гер һәм чаңгы спорты, кул көрәше, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан төз ату һәм автоматны вакытка сүтеп җыю кебек спорт төрләре буенча оештырылды. Һәр җирдә көрәш җитди һәм кызу барды, җанатарлар күп иде.
Спартакиаданы ачып җибәргән чаңгычылар эстафетасында 7 команда старт алды. Ахырда беренче, өченче урыннарда хуҗалар, икенчедә Мөтеравыл чаңгычылары булды.

Берүк вакытта мәктәпнең спорт залында старт алган во¬лейбол турнирында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде - беренчедә Камка, икенчедә Яндавишча, өченчедә Уразавыл командалары. Бу төрдә җиңүче билгеләнгәч, Татар Моклокасы белән Камка кызлары командалары иптәшләрчә волейбол уйнадылар.

Теннис өстәле артында сигез команда ярышты. Беренче урынны хуҗалар, икенчене Ачка теннисчылары, өченчене Уразавыл командасы яулады.

Шашка һәм шахмат уеннары өчен аерым бер класс бирелгән иде. Шахмат яратучылар арасында өч призлы урын да Сергач балалар иҗаты үзәге командасыныкы. Шашка буенча ярышта алты команда арасыннан беренче урынны камкалылар алды. Икенче урында Татар Моклокасы, өченчедә Сергач командасы булды.

Армспортта берничә дистә спортчы арасында камкалы Әхмәт Какушкин, ә гер күтәрүдә Камка егете Надир Мангушев җиңеп чыктылар. Автоматны сүтеп җыюда һәм төз атуда биш команда катнашты. Беренче урынны 57 очко җыеп хуҗалар яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Татар Моклокасы һәм Янау командалары алды.

Халыкның аеруча яраткан спорт төре - милли көрәш биш үлчәмдә барды.

40 килограммга хәтле авырлыкта тугыз көрәшче арасыннан беренче һәм өченче урыннарны Камка егетләре Азат һәм Сабир Орловлар алды, Никита Сидельников (Сергач) икенче булды.
50 кг кадәр авырлык категориясендә Илнар Фәйсханов (Шөбиле) беренче, Илдар Султанов (Т.Моклокасы) икенче, Юрий Медведев (Сергач) өченче.
60 кг хәтле авырлыкта беренче урынны Грибан егете Айдар Хафизов алды, икенчедә Шөбиле егете Илһам Курамшин, өченчедә чүмбәлиле Рөстәм Аляутдинов.
70 кг кәдәр авырлыкта грибанлы Надир Какушкин беренче, Марат Сафаров (Камка) икенче булды.
80 кг кадәр авырлыкта при¬злы урыннар Сергей Сапожников (Камка), Марат Сафин (Чүмбђли) һәм Фаил Аляутдинов (Шөбиле) арасында бүленде.

2017 ел кышкы спартакиаданың абсолют батыры исеменә Грибан егете Илгиз Хафизов лаек булды. Егетләр белән беррәттән дистәгә якын кыз да келәмгә чыкты бу көнне.

Әйтергә кирәк, спартакиада быел да зур оешканлык белән үтте. Призлы урыннар яулаучылар район спорт комитеты исеменнән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Кичке сәгать бишләрдә генә спортчылар шат күңел белән өйләренә таралыштылар.



 


Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 27.02.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»