|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2017 Мәдәният
Сәйдә Мөхәммәтҗанованы «Голос.Дети» проектының яңа сезонында нәрсә борчыган?Беренче каналда «Голос.Дети» җыр бәйгесенең яңа сезоны бара. Дүртенче сезон бу. Икенче сезонда исә милләттәшебез Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнашкан иде. Алай гына да түгел – финалга узган иде. Сәйдәне «Голос дети» проектының яңа сезонында нәрсә борчыган? Бу турыда ул «Матбугат.ру» хәбәрчесенә сөйләде: - «Голос.Дети» проекты миңа бик ошый, чөнки мин үзем дә шул проектта катнашкан кеше. Дүртенче сезонны мин игътибар белән карап барам, бу сезон да миңа бик ошый һәм дөньяда талантлы балалар күплегенә шатланам. Беренче тапшыруда миңа йодль техникасы белән җырлаган Диана Анкудинова исемле кыз ошады. Һәм наставниклар борылмагач минем кәефем төште. Чөнки йодль техникасы бик авыр, ә ул аны шундый югары дәрәҗәдә башкарды.
Диана Анкудинова чыгышы - Икенче тапшыруда мин бик шат идем Татарстаннан Мәдинә Мөхәммәтшинаны күрергә һәм мин аңа зур уңышлар телим. Минемчә, Россиядә дә, чит илдә дә талантлы балалар бик күп. Аларны вакытында күреп ала белү мөһим. Аларны үстерү өчен дәүләт тарафыннан ярдәм итү кирәк. Чөнки балалар безнең киләчәгебез.
Наставникларга килгәндә, Дима Билан миңа таныш. Нюша белән Меладзеның җырларын яратып тыңлыйм. Ләкин без алар белән ике генә тапшыру карадык һәм алар нинди наставниклар - әлегә әйтә алмыйм. Ләкин Пелагея миңа аеруча якын. Аның белән без бик күп эшләдек. Аны кеше буларак та, җырчы буларак та беләм. Нюша белән Меладзега да мин зур уңышлар телим. Аллаһ ярдәм бирсен аларга, чөнки балалар белән эшләү бик авыр. Ә инде тамашачыларга әйтәсем килә, «Голос.Дети» проектын карагыз дип. Олыларныкына караганда балалаларныкы күпкә кызыграк!
Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгышы
--- |
Иң күп укылган
|