поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2017 Язмыш

"20 ел эчендә 6 мәет җирләдем..."

Үтмәс кебек көннәр үткән. Бу сынаулар Апас районы Дәүләки авылында гомер итүче Зөбәйдә Хисамовага корыч йөрәк бүләк иткән. Шатлыгы да, кайгысы да үземнеке. Язмышыма үпкәләргә хакым юк. Шөкер, дөрес юлдан атладым, әти-әнием исеменә тап тө­шермәдем, балаларымны кеше иттем, хезмәттә үз урынымны булдырдым. Елыйсы килгәндә дә кө­ләргә, максатыма үз тырышлыгым белән ирешергә өйрәндем, – ди ул.

Зөбәйдә апа тумышы белән – Урта Балтай авылыннан. Әнисе – укытучы, әтисе кулына агроном белгечлеге алып, төрле урыннарда җитәкче булып хезмәт икән. Язмыш кызны, үзе дә сизмәстән, әнисенең һөнәренә – укытучылык юлына алып килгән, ә тормыш юлын парлап дәвам итәр өчен, Дәүләкинең агроном егете, газиз әтисенең, каената­сының алмашчысы булырлык Илгизәр белән оч­раштырган. Бер үк һөнәр ияләре бер йодрыкка тупланган.

Авылны сагынып кайттым

– Шәһәргә укырга киттем дә, ияләшә алмыйча, авылны сагынып, кире кайттым. Дәүләки авылы китапханәсенә эшкә урнаштым. Ме­нә шунда булачак тормыш иптәшем белән очраштык та инде. Үзе чая, үзе оялчан егетнең ул чактагы күз карашы бүгенгедәй хәтеремдә. Җиде ел очрашып йөрдек. Икебез дә бер үк елны югары уку йортларын тә­мамладык. Илгизәр – агроном, ә мин укытучы дипломы алдым. Аннан белгечлегебез буенча бер ел эшләдек һәм, бер-беребездән башка тора алмаслыгыбызны аң­лап, гаилә кордык. Бездәге сөю­не, аның миңа булган хөрмәтен, ихтирамын, мөгаен, мәхәббәт романнарында гына очратып буладыр. Бик бә­хетле яшәдек һәм мәхәббәт җи­мешләребез булып өч кызыбыз туды, – ди Зөбәйдә апа.

Ләкин бу бәхет сынар өчен генә бирелгән булган, күрәсең. Гаилә корып, 11 ел вакыт узгач, үзләрен таныштырган 30 сентябрь көнендә Зөбәйдә апа Илгизәрен мәңгелеккә югалта. Каенана йортында, әле кеч­кенәсенә – 5, олысына 10 яшь кенә тулган эреле-ваклы өч кызын кочаклап тол кала ул.

– Үзенең кыска гомерле икә­нен белеп яшәде. Кызларны кеше итәр­сең, дип гел әйтә иде. Бер көн­не: “Миңа алты бүре ябышты. Алардан котылып кала алмадым. Озак яшә­мәм инде мин”, – дип, үзенең төшен сөйләп үзәгем­не өзде. Озак та үтми, миңа да төш керде. Яңа гына авылыбызда вафат булган абзый, урманга утынга барабыз дип, Илги­зәрне алырга кергән иде. Мин, безгә утын кирәкми, дип кире борырга тырышсам да, ул чыкты да утырып китте. Шушы төштән соң, бер ел узгач: “Хәзер кайтам!” – дип киткән җиреннән таң белән җан­сыз гәүдәсен алып кайттылар. Безгә йөрәк дип аңлаттылар. Көтел­мәгән югалту һәм мәгъ­нәсез үлем иде бу”, – дип сөйли Зөбәйдә апа.
Илгизәр абыйның: “Әгәр Зө­бәйдәне үземнеке итсәм, үлсәм дә риза”, – дип яратып әйтә торган сүзләре булган. Аның чын, ихлас сөюен сыйдырган әлеге йөрәк авазы Зөбәйдә апа күңе­ленә барып җиткән. Тик яратышып кавышкан парларга тормыш юлын ахыргача җитәкләшеп узарга гына язмаган. Күңел ярсуларын моң­ланып бас­кан, эшен дә җырлар көйләп башкарган ирнең: “Әгәр агроном булмасам, җырчы булыр идем мин!” – дигән хыялы да тормышка ашмый калган.

20 ел эчендә 6 мәет җирләдем

Бу югалтуны сабыр иңнә­рендә күтәреп, кызларына күңел тө­шенкелеген сиздермәс өчен, Зө­бәйдә апа тик тормаска, үзенә шө­гыль табарга тырыша. Бәйли, тегә, чигә.

– Сынаулар моның белән генә бетмәде. 20 ел эчендә 6 якын кешемне җирләдем. Без төп йортта яшәдек. 1987 елда 1 яшь тә 5 айлык Зөлфия һәм 2 яшь тә 7 айлык Илсөя кызларым Чирмешән елгасында чак кына батмадылар. Алар бер могҗиза белән генә исән калды. Укытучы Мәрзия апага, аның улы Рифат Гыйбадуллинга хәзер дә рәхмәт укыйм. Бер елдан, кызу урак вакытында, ындыр табагында орлыкны сортларга аера торган барабанга эләгеп, ирем беләзектән сул кулын кистерде. Иң элек Дәү­ләки авылында абруй казанган, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән каенатам, ике елдан соң 40 яшендә ирем Илгизәр вафат булды. Аннан иремнең безнең белән бергә яшәгән абыйсы 52 яшендә Чирмешән елгасында батып үлде. Үз әтиемне, каенанамны кадерләп соңгы юлга озаттым. Инде барлык кайгылар артта калгандыр дип йөргәндә, быел июнь башында 53 яшьлек бертуган энем Марат кинәт кенә үлеп китте.

36 яшендә тол калган

Зөбәйдә апа бик эшчән гаи­ләгә килен булып төшә. Каенанасы Назирә апаның, йон эрләргә утыргач, бер үк вакытта китап та укуы, телевизорны да күзәтеп баруы хакында сокланып сөйли. Үзе дә сер бирми. Ташландык, җимерек хәлдә яткан әйберләрне өнәми. Ир-ат, хатын-кыз эше дип аерып тормый, шунда ук төзәткәләп, эшләп тә куя. Кулында балта белән чүкеч тә, энә белән табагач та уйный.

Шунысы игътибарга һәм ихтирамга лаек: Зөбәйдә апа 36 яшендә ирен югалтканнан соң, аңа 21 ел дәвамында тугрылык сак­лый. 30 ел каенана белән тора. Аягы сынып, урын өстендә ятканда да, ике ел күзләре күрмичә яшәгәндә дә кызлары белән бер­лектә аңа терәк була, ка­дерләп, соңгы юлга озата.
Урта Балтайда үзе генә яшәп ятучы 83 яшьлек әнисе дә, энесе белән сеңлесе Мәскәүдә яшәгән­лектән, гомер буе аның карамагында була. Өй түбәсен, тәрәзә­ләрне, электр үткәргеч­ләр­не алыштырту, капкаларны яңа­дан эшләтү, өй тирәсенә рәшәт­кәләр тоттыруны да әлеге батыр ханым үз өстенә алган.

Хезмәтенә күрә –хөрмәте

Зөбәйдә апа Хисамованың эш стажы – 40 ел. Шуның 38 елында балаларга белем биргән. Һөнәре буенча биология укытучысы. Шуңа да матурлыкка гашыйк, табигатьне, әйләнә-тирәне яхшы аңлый, кешене кешедән, яхшыны яманнан аера белә. Китаплар укырга ярата, аның күңелендә шигъ­рият аерым урын алып тора. Ул 2007 елда Татарстан Мәгариф һәм фән минис­трлы­гы­ның “Мә­га­рифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бү­ләкләнә, ә 2012 елда Апас районы башлыгы грантына ия була. Дәү­ләки мәк­тәбендә 10 ел директор урынбасары, 8 ел директор булып эшли. 2004 елда белем йорты “Та­тарстанның иң яхшы мәктәбе” исемен ала.

Хәзер Зөбәйдә апа – лаеклы ялда. Ләкин кул кушырып, ямансулап утырырга вакыты юк. Бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш, ишегалды тулы төрледән-төрле чәчәк, йорты тулы гөл аның. Хәтта ясалма күл дә булдырган, беседка ясатып куйган, каенатасы төсе итеп сакланган җәйге йортны ял бүлмәсенә әве­рел­дергән. Шул ук вакытта мендәр тышлары, картиналар чигәргә дә вакыт таба. Кич утырып ши­гырь­ләр укый.

Ә иң зур шатлыгы һәм горурлыгы – балалары аның. Сыңар канатлы булса да, өчесенә дә югары белем биргән. Кызлары Илсөя, Зөл­фия, Гөлназ – барысы да дәү әти­ләре, әтиләре юлын сайлаганнар. Югары белемле агрономнар. Тормышта үз урыннарын, үз һөнәр­ләрен тапканнар. Кечкенә кызы бүген Германиядә яши. Анда үзен яшелчә үстерү буенча белгеч буларак таныта. Әле күптән түгел генә Зөбәйдә Германиядә булып, кызы өчен сөенеп кайткан


Ләйлә ВӘЛИӘХМӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»