26.02.2017 Мәдәният
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмованың 60 яшьлек юбилее билгеләп үтелде (ФОТО)
25 февральдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмованың 60 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Бу кичтә юбилярны гомер бәйрәме белән үзе хезмәт иткән Тинчурин театры коллективы, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле драматург Мансур Гыйләҗев, якташлары - җырчылар Фердинант Сәләхов белән Илсур Сафин, шулай ук Татарстан театрлары вәкилләре, хезмәттәшләре, туганнары һәм дуслары тәбрикләде.
Күпсанлы котлау сүзләреннән соң, бәйрәм Ш. Фәрхетдинов әсәре буенча куелган "Алтын көз" бенефис-спектакле белән дәвам итте. Хат ташучы ролен Люция Галләмова үзе башкарды.
Белешмә. Люция Заһит кызы Галләмова 1957 елның 25 февралендә Апас районы Югары Балтай авылында туган. 1974 елда, балачак хыялларын тормышка ашыру нияте белән, Казан театр училищесына укырга керә. Остазлары СССРның халык артисты М.Сәлимҗанов белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Ш.Әсфәндияровадан сәхнә серләренә төшенә ул.
Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, Люция Галләмова 1978 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә һәм Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Шәрипова кебек җырчыларның эстрада бригадаларында нәфис сүз остасы, концертлар алып баручы булып эшли. 1980 елда ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредәге иҗат юлын шул ук елны беларус драматургы А.Макаенокның “Трибунал” спектаклендәге Зина роле белән башлап җибәрә. А.Гыйләҗев пьесасы буенча куелган “Шикәрем син, балым син” спектаклендә Сәрвиназны башкарып, Люция Галләмова үзен кабатланмас, үзенчәлекле талантлы артистка итеп таныта.
Л.Галләмова — драматик һәм комедиячел характердагы артистка. Аның иҗат биографиясен А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы кош” спектаклендәге Шифан, Р.Батулланың “Ак күгәрченнәр”ендәге Балчәчәк, К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад”ындагы Гөлҗамал, Ш.Шаһгалинең “Өмет” әсәрендәге Гайшә, И.Юзиеевның “Мәкәрҗәгә барган идек” әсәрендәге — Саҗидә, Н.Гыйматдинованың “Сихерче”сендә — Мәликә, Н.Гаетбайның “Ничек кияүгә чыгарга?” әсәрендә — Җиһан, Д.Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия”сендә — Мәгъфия, Н.Хикмәтнең “Мәхббәт турында риваят”ендә Сөт анасы кебек тормышчан бизәкләр белән сугарылган дистәләрчә образлар тәшкил итә.
Тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе буларак, ул 1998 елда төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивалендә, И.Грекова әсәре буенча куелган “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендәге Кәримә образы өчен, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулады.
2003 елда Люция Заһит кызы “Татарстанның атказанган артисткасы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Соңгы елларда башкарылган Зилә (“Әзелгән яфраклар”, Р.Габделхакова), Айзирәк (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), Бибисара (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) һәм башка рольләре актрисаның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.