25.02.2017 Мәдәният
Алинә Максеева: “Һәрбер артистны хөрмәт итәм” (ИНТЕРВЬЮ)
Кеше киләчәккә нинди генә хыял-максатлар билгеләмәсен, тормыш барыбер үзенчә хәл итә. Кайчандыр ерак Ямал-Ненец автономияле төбәгеннән җырчы булырга максат куеп, Казан музыка көллиятенең вокал бүлегенә укырга кергән Алинә Максеева да бүгенге көндә үзгә һөнәрдә эшли, ләкин иҗатны ул үзенең яраткан шөгыле буларак дәвам итә.
Кияүгә чыгып, Татарстаннан Пермь шәһәренә күченгән Алинә хәзер юрист булып хезмәт куя, ләкин күңел кушуы буенча җырлар да яздыра, клип та төшерергә өлгерә.
— “Җитәкләдең тормыш юлында” клибы иҗатыңның көтелгән нәтиҗәсеме? Клип турында күптәннән хыялландыңмы?
— Әлеге клип иҗатымда гына түгел, тормышымда да зур казаныш булып тора. Киң аудитория өчен махсус клип төшерәм дип алынмаган идем. Якын дустымның туена бүләк буларак “Җитәкләдең тормыш юлында” җырын яздыртып, аны видеокотлау буларак эшләгән идек. Дөресен әйткәндә, әлеге клипның ике варианты бар. Берсендә аларның никах мизгелләре дә бар, ә интернет челтәренә бары минем белән төшерелгән клип чыкты. Күп караулар җыячак, тамашачы өчен кызыксыну уятырлык иҗади тәҗрибә булыр дип көтмәгән идем. Әле күптән түгел җыр авторы Рәүфә Нурмөхәммәтова белән сөйләшеп алдык, аңа шушындый искиткеч җырлар иҗат иткәнгә чиксез рәхмәтлемен. Мин аның язган җырларын бик яратам.
— Беренче чыныгу алгач, яңа клип озак көттермәс…
— Юрист һөнәре бик зур игътибар һәм җаваплылык сорый. Кайвакыт тәүлегенә унбишәр сәгать эшләргә туры килә. Алай да башымда төрле иҗади фикерләр һәм клип сюжетлары еш туа, хәтта Гөлфия Шакирова сүзләренә язган җырым да бар, тик аны эшләп бетерергә гади генә вакыт җитми. Яңа клип турында уйланып утырганда, тормышында яраткан кешесен югалткан дустым шалтыратып, истәлеккә шул хисләрне чагылдыручы клип төшерергә сорап мөрәҗәгать итте. Шул ук кичне, беренче клипны төшергән төркемем белән киңәшләшеп, әлеге эшкә алынырга булдык. Бүгенге көндә клипны төшерәбез, кыш ахырларына әзер булыр дип ниятлибез.
— Сәхнә өлкәсендә кайный башлагач зур артист булып китәсе килмиме?
— Җырлау – минем өчен яраткан шөгылем генә. Мин профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарлык дәрәҗәгә әлегә җитмәдем. Алга таба белем һәм тәҗрибә туплагач, бәлки, мөмкинлек чыгар да, чөнки теләгем бик көчле. Клипны интернетка чыгаруга ук бик күп кулланучылар дусларга өстәлде, минем иҗатым белән кызыксынучылар күбәйде, Татарстан, Башкортстан, Сургут, Төмән, Оренбург якларыннан элемтәгә чыгучылар булды. Әстерханнан җылы фикерләр җиткерүчеләр бигрәк тә гаҗәпләндерде. Бәйрәмнәрдә минем чыгышымның күпме торуын ук белешүчеләр булды. Мондый игътибарны бөтенләй көтмәгән идем.
— Гаиләң җырчы булып китүеңә ничек карый?
— Гаиләм, билгеле, биш еллык иҗади торгынлыктан соң яңа җыр яздырырмын дип көтмәде. Бу турыда без сөйләшмәдек тә, үзем дә башлап йөрмәдем, ләкин күңелем кушкач кабаттан иҗатка кайтырга булдым. Минем тормыш иптәшемә җыр да, клип та бик ошады, ул чын күңелдән миңа ярдәм итте. Клипны төшергәч, аның минем иҗатыма карата кызыксынуы тагын да артты. Без гаиләдә бер-беребезнең шөгыльләренә ихтирам белән карыйбыз, киңәшләр бирәбез, уңышларыбызга сөенеп яшибез. Әйтеп узасым килә: җыр өстендә эшләгәндә Адис Мәликов һәм Рөстәм Габдрахманов белән иҗади дуслашырга өлгердек. Аларның студиясендә тавыш яздыру бөтенләй дә уңайлы һәм җиңел булды, чөнки алар минем теләкләрне ярты сүздән аңлап, күңелле һәм җылы мохит тудыра алды.
— Кайсы җырчының репертуары ошый? Яраткан авторларың бармы?
— Миңа татар эстрадасының күп башкаручылары ошый. Һәрбер артист үзенчәлекле тавышка һәм сәхнәдә үз урынына ия. Мин бигрәк тә Әлфинә Әзһәмова, Гүзәл Әхмәтова, Гүзәл Уразова, Ринат Рахматуллин, Салават һәм тагын бик күп артистларның иҗатын яратам. Авторлардан Гөлфия Шакирова, Рәүфә Нурмөхәммәтова, Гөлназ Даутова язган җырлар ошый. Мин һәркем үзенчә сәләтле дип саныйм, шуңа да һәрбер иҗат кешесен хөрмәт итәм.
— Эстрада да иҗат итү өчен бик күп көч һәм матди ярдәм кирәк. Үзеңнең киләчәккә максатларың нинди?
— Эстрада, әлбәттә, башка хезмәт кебек үк бик күп тырышлык, көч һәм үҗәтлек таләп итә. Мин үземне көчсез дип санамыйм һәм шуңа тормышта да, иҗатта да туган каршылыклардан һәм авырлыклардан курыкмыйм. Сәламәтлек һәм куелган максат булганда барысын да эшләп була. Киләчәктә иҗатта озак тәнәфесләр булмас дип исәплим, чөнки бик күп яңа проектларны тормышка ашырасы бар.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 25.02.2017