поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.11.2009 Җәмгыять

КАНАТЛЫ ТАГАННАРДА...

«...Каенлыкка кичке уенга барабыз. Ә анда биек таганнар. Рәхәтләнеп пар-пар атынабыз, күпләр шунда кавыша, сөйгән ярларын таба. Бер хәтеремнән чыкмый шул таганнар, хәзер андыйларны табып та булмый», – дип искә ала үзенең яшьлек елларын дәү әнием. Әйе, ул 1951-53 еллардагы терәү белән терәтелгән ун метр биеклектәге баганаларга беркетелгән чылбырлы таганнар күптән юк инде. Шәһәр паркларындагы кагылып китсәң дә шыгырдый торган тимер таганнарда да балалар сирәк атына. Аларның күбесе яшьләрнең, исерекләрнең сыра эчү, тәмәке тартып, кәрт сугып утыру урынына әйләнеп бара. Аның каравы, балаларны музыка уйнап торган, аллы-гөлле төсләр балкыткан күңел ачу аттракционнарыннан аерып алып булмый. Андагы «күкнең җиденче катына» менгезә торган «очкыч»лар, җил тизлеге белән хәрәкәт итүче паровозлар совет заманыннан калган таганнар түгел шул инде…

Кечкенә кызыбыз: «Качель кирәк, таганда атынам», – дип талпынгач, без «Кырлай» күңел ачу паркына барып карарга булдык. Чыннан да күңелле икән шул монда. Дәртле көй яңгырый, чат саен кафе, киоск, тамак ялгап алырга да була. Табигате дә искитәрлек. Таганнарда атынырга билет алу өчен кассаларда су буе чират.

 

Барлык аттракционнарга да өч яшьтән генә рөхсәт ителә дип язылган. Тик ата-аналар моңа әллә ни игътибар бирми бугай. Без дә, килгән-килгән бер дә атынмый кайтып китеп булмый бит инде диеп, ярамаса да, мөмкин кадәр куркынычсызрагын сайлап, кызыбызны карусельдә әйләндердек. Әй, күңеле булды инде нарасыйның! Чит илдәгеләр балаларны кызыктырырдай әйберләр уйлап таба белә шул… Хәер, балалар гына түгел, олыларга да кызыклы бу парклардагы таганнар. Күпләр 55 метрлы, шәһәрне биектән күзәтергә мөмкинлек биргән «Шайтан тәгәрмәче»нә утырырга, «Америка таулары»ннан шуарга бик ярата.

 

Атынырга куркыта

 

Аттракционга барабыз дигәнне ишетсә, Әлмәттә яшәүче апабыз гел: «Зинһар, сак булыгыз!» – дип кисәтмичә калмый. Үзләрендәге шәһәр паркында булган вакыйгадан соң таганнарга бөтенләй утырмый ул. 1990 еллар уртасында Әлмәт паркында ул чактагы популяр «Сюрприз» каруселе хәрәкәт вакытында ычкынып китеп, шактый кеше зыян күргәч, шулай курка башлады аттракционнардан. Гомумән, күңел ачу урыннарында булган фаҗигаләр тетрәндерә. Узган елларда Казан аквапаркында су коенганда бер үсмернең үлүе, «Ривьера» аквапаркында һава тутырылган җайланма – батутта уйнаганда көчле җил чыгып ике кызы белән атасының имгәнүе, әле быел гына Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә яраксыз хәлгә килгән болт аркасында берничә сәгатькә күзәтү тәгәрмәче туктап торуы, Түбән Камада балалар мәйданчыгында 17 яшьлек кызның өстенә тимер таган авуы дисеңме... Әлбәттә, тәкъдиреңә язса, берни эшләп тә булмый. Тик ул «күпертелгән шәһәрчек» өч кенә җирдән түгел, тиешенчә унбиш җирдән ныгытылган булса, парктагы ул таганны тикшереп, яраксыз икәнен аңлап, мәйданчыктан алган булсалар, бәлки, бу күңелсезлекләр килеп тә чыкмаган булыр иде...

 

Әлмәт аттракционы бүген хәтта Россия күләмендә дә иң яхшылардан санала. Туганыбыз әйтүенчә, анда якын-тирәдәге авыл һәм шәһәрләрдән килүчеләр дә шактый. Берничә ел элек парк яңартылган, төзекләндерелгән. Һәр ел җәйге сезон ачылыр алдыннан аттракционнарны Удмуртия университетыннан килгән белгечләр техник яктан тикшерәләр, биредә куркынычсызлык турында кайгырасы юк. Шулай ук «Кырлай» күңел ачу паркында да хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженер Фәнис Булатов: «Бездә һәрвакыт график тәртибендә тикшерүләр үткәрелә. Ватык аттракционнар төзәтелә, әлегә, шөкер, аянычлы очраклар булганы юк», – ди.

 

Совет заманыннан калган иске, атына башласаң шыгырдавы колакны яра торган таганнарны да ышанычлы дип әйтеп булмый. Күбесе җиргә бөтенләй беркетелмәгән, тимер таганнарның эретеп ябыштырылган урыннары күгәреп беткән, кубарга мөмкин. Балалар өчен шуа торган әлеге дә баягы тимердән эшләнгән «таулар»да да кадаклар тырпаеп тора, киемеңне ертырга була. Ярый ла ыштаның гына тишелеп калса… Ишегалларын ямьсезләп торган ул таганнарны алып, алар урынына балалар мәйданчыгы булдырылса, мең мәртәбә файдалырак югыйсә. Ата-аналар да балаларын кая алып барырга белми аптырамас, өй аллары да ямьләнеп китәр иде. Яңа төзелгән йортларның күбесендә андый мәйданчыклар бар инде. Элегрәк төзелгән йортларның ишегалларына да кечкенәләр өчен комлыклар, таганнар, әкияти өйчекләр, утырып тору өчен эскәмияләр урнаштырсалар, әйбәт булыр иде, мөгаен.

 

Таганнар инсультка китерә?!

 

Белгечләр аттракционга билет алганчы аны куллану инструкциясе, кагыйдәләр белән танышып чыгарга киңәш итә. Мәсәлән, анда ничә яшьтән утырырга рөхсәт ителә, кешенең буе ничә сантиметрдан, авырлыгы ничә килограммнан артмаска тиеш икәнлеге күрсәтелгән. Шулай ук атынганда кесә телефоныннан сөйләшү дә куркыныч.

 

Баксаң, кеше ял итәм, күңел ачам диеп килгән аттракционнар аның сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә дә мөмкин икән. Америкалылар уздырган тикшеренүләр буенча, 1987-2001 ел аралыгында аттракционнарда 34 кеше һәлак булган. Үлүчеләрнең 13е иң куркыныч саналган «Америка таулары»ннан шуып, фаҗигагә тарыган. Табиблар мондый күңел ачу урыннарында булган үлем очраклары инсульт, баш мие гематомасыннан килеп чыккан дип саный. Шулай ук көчле тавыш, күзгә бәреп тора торган якты утлар нәтиҗәсендә ашказаны җәрәхәте кузгалырга, эпилепсия өянәге ешаерга мөмкин дип шикләнәләр.

 

Тиз хәрәкәт итүче аттракционнар кан басымнары түбән булган кешеләргә, авырлы хатын-кызларга, шикәр авыруыннан интегүчеләргә, яңа гына операция кичергәннәр өчен аеруча куркыныч тудыра. Шулай ук көчле тизлектәге таганнарда атыну үзәк нерв системасы какшаган, аз канлылыктан интеккән, радикулит, йөрәк авырулары булган кешеләргә дә начар тәэсир итәргә мөмкин. Ни хикмәт, кайберәүләр шундый аттракционнарда атынганнан соң авырып, башы әйләнеп, укшып яки күңеле болганып утырса да, күп тә үтми, кабат адреналин тоярга атлыга. Күңел ачу паркларына еш килүчеләрне тагын да куркынычрак аттракционнар ымсындыра. Дәү әнием дә: «Каенлыктагы чылбырлы, биек таганнардан егылып, бер таныш кызның гомере өзелсә дә, барыбер шунда атынырга бара идек», – дип сөйли.

 

Мең тапкыр ишеткәнче, бер күреп карыйсы килә анысы. «Бу дөньяда бар нәрсәне дә татып карарга кирәк» дигәнме әле берәү? Тик шулай да үз-үзеңә ышанмасаң, үзеңне начар хис итсәң, аттракционнарда атынмавың хәерлерәктер, мөгаен. Башкаларны читтән генә күзәтеп утыру да кайчак кызык анда. Хәер, киләчәкне күрми гүргә кереп булмый дигәндәй, Аллага тапшырып, бисмиллаңны әйтеп, моңа кадәр кичермәгән хисләрне тоярга була...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ 216 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»