|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2017 Мәдәният
GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге Ижауда иҗади очрашу үткәрде (ФОТО)GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге җитәкчелеге Ижау каласында каналның һәм продюсерлык үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырып, тамашачылар һәм журналистлар белән иҗади очрашуда булып кайтты. PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге җырчысы Илдар Әсхәтов һәм Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев исә чараның төп музыкаль бизәге булды. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узыйк әле: профессор Миңгол Вәгыйз улы Галиев PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәгенең музыка бүлеге директоры вазыйфасында эшли башлады һәм хәзер яшь артистлар белән вокал дәресләре алып барачак, аларның репертуары өстендә эшлиячәк. GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге генераль директоры Айдар Шәймәрданов билгеләп узганча, продюсерлык үзәгенең эшчәнлеге сәләтле җырчыларның үз стильләрен булдырып, иҗатларын яңа дәрәҗәгә күтәрүгә юнәлдерелгән. Юкка гына үзәктә артистның имиджы, чыгышлары һәм репертуары өстендә профессионаллар эшләми. Ижау шәһәренең “Сабантуй” кафесында узган зур чарада зыялы яшьләр дә PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге белән кызыксынып, Миңгол Галиев белән бергә үзләренең вокаль мөмкинлекләрен сынап карады, ә җырчы Илдар Әсхәтов классик җырлар белән бергә тамашачыларга премьера – өр-яңа “Шул мизгелдә “ җырын тәкъдим итте. GONGTV спорт һәм музыка каналының баш мөхәррире Гөлшат Мингазизова сүзләре буенча, каналның төп эш мәйданчыгы итеп юкка гына интернет сайланмаган, чөнки киң аудиторияне колачлау, хәбәрне тиз һәм беренче булып җиткерү өчен интернет тулы мөмкинлекләр ача. Бүгенге көндә һәрбер традицион мәгълүмат чарасы махсус сайтлар булдырып, барлык язмаларын кулланучыларга интернет ярдәмендә җиткерә. Шуңа да GONGTV спорт һәм музыка каналы замана журналистикасы алымнарын кулланып, спорт һәм музыка юнәлешләрен берләштереп эшләүче массакүләм мәгълүмат чарасы буларак беренче һәм бердәнбер масштаблы проект булып тора. Чарага зур кызыксыну белән килгән журналистлар да каналның эш алымнары, максатлары турында сораулар бирде һәм, чыннан да, журналистиканың интернет киңлекләрендә бүген төп эшчәнлек алып баруын билгеләп үтеп, каналның эш нәтиҗәләрен югары бәяләде.
--- |
Иң күп укылган
|